Бөгелмә авазы

Раушан көзгегә караучы бармы?

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай: "Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале мирастыр, халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс, саф вә раушан көзгеседер", - дип әйткән.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Л.Габдрахманова фотолары.

Татар җырлары, көйлә­ре - татар музыка сән­гатенең бик бай һәм тирән эчтәлекле төре. Җыр­ларның мәгънәле сүз­ләре, тылсымлы музыкасы халыкның рухи байлыгын күрсәтәләр һәм аның зур талант иясе булуын раслыйлар. Аларда татар халкының көнкүреше, йолалары, хезмәт бәй­рәмнәре, гореф-гадәт­лә­ре, күңел ачу һәм башка традицияләре чагыла.

3 февраль көнне Техника йортында милли мохит тантана итте. Төбәгебез татарларының якты йолдызлары милләт­тәшләребезне шәһә­ре­­­­­­­бездә бишенче тапкыр үткәрелүче "Татар җы­ры"ның юбилей фес­тиваленә җыйды.

Концертның Техника йорты эшли башлау­га 45 ел тулу чорында үткәрелүе һәм ике истәлекле датаның бер елга туры килүе дә үзенә бер үзенчәлеккә ия. Аның дәрәҗәсе тагын да арта төште һәм бу фестиваль программасында да чагылыш тапты диясе килә. Чөнки яшьләрне милли моңга тарту, гореф-гадәтләрне саклап калу, милли үзаңыбызны баету, талантлы җырчыларны үстерү, аларның осталыкларын арттыру, үзе­бездәге татар эстрадасында яңа исемнәрне ачыклауга юнәлтелгән әлеге чарага, Бөгелмәнең якты йолдызларыннан кала, Лениногорск, Азнакай районнарыннан да бик матур, гүзәл тавышлы җырчылар, оста биючеләр килүе быелгы фестивальне тагын да куәтлерәк, көчлерәк итеп үткәрергә мөмкинлек биргән.

"Оештырып кына җи­бәргән елларда "Татар җыры" фестивален яшь артистларыбыз катнашында гына үткәргән булсак, хәзер инде өлкәннәр белән берлектә үткәрәбез, чөнки нәкъ менә алар безнең мәдәниятне, го­реф-гадәтләрне төптән аң­лап эш итәләр, ә яшь­ләр алардан өйрәнә", - ди программаны оештыручы, Техника йортының милли бүлек мөдире Айсылу Гаврилова. Киләчәктә исә алар бу фестивальне тагын да киңрәк масштабларда үткәрергә теләүләре турындагы фикерләрен дә белдерделәр. Әлбәттә, яшь коллективларның матур чыгышлары - бүгенге көндә шәһәрдә яшәүче яшьләргә бик матур үрнәк. Мәсәлән, Лениногорск шәһәреннән кил­гән "Елмай" төркеме егет­­­­ләренең, рольгә кереп, "Без татар егетләре" дип җыр башкаруы мин­дә генә уңай, матур фи­керләр калдырмагандыр дип уйлыйм. Шулай ук үзебезнең Техника йорты, Татар мәдәният үзәге, музыка мәктәбенең татар вокаль коллективларының матур чыгышлары да ра­­­йоныбызда татар мо­ңының сүнмәвен һәм сү­релмәячәген дәлил­ләде. "Татар җыры" фес­ти­валенең беренче көннә­ре­ннән үк эшләгән "Наз" халык ансамбле (җитәкчесе - Ринат Минһаҗев) һәм "Ихлас" халык фольклор ансамбле (җитәкчеләре - Людмила һәм Ришат Габд­рахмановлар) чыгышлары да беркемне дә битараф калдырмады. Концерт, чыннан да, киң колачлы итеп оештырылган иде. Сәхнәдә балалар бакчасына йөрүче кечкенә сабыйлардан алып, инде гомер көзенә кергән абый-апаларыбыз да искиткеч моң­­лы җырлары белән сөендерделәр. Әйе, зур сәхнәгә беренче тапкыр аяк баскан фестивальнең иң яшь җырчысы Ләйсән Мәүлиеваның образга кереп җырлавы да бик зур үзенчәлеккә ия - бу "Татар җыры"ның дәвамы көчле һәм гайрәтле булуын дәлилли бит.

Концерт ахырында Техника йорты директоры Ирина Краснова бу кичтә сәхнәдә балкыган барлык йолызларга Дипломнар тапшырды. Иң ахырдан фестивальдә катнашкан барлык коллективлар, үзешчән артистлар түгәрәк өстәл артында, татар халкына хас булган бер матур йоланы исләренә төшереп, тәм-томнар белән чәй эчтеләр, концерттан алган тәэсирләре белән уртак­лаштылар.

Концерт программасы бик бай, үзенчәлекле, матур булды, әлбәттә. Әмма һәрвакыттагыча залдагы халыкның аз булуы гына бераз пошаманга төшерде. Чыннан да, зур көчләр сарыф итеп, шундый гүзәл концерт программасына халыкның аз йөрүе оештыручыларны да бик борчый. Бердәм, тату булып, бер-беребезгә ярдәмләшеп, терәк булып яшәмәсәк, кем кайгыртыр соң безне, безнең милли моңыбызны?! Шәһәрдә һәр районда яшәүче мил­­­­ләттәшләребез үз-үз­лә­ренә битараф булмасыннар, алар өчен тырышып эшләүче татарларның эшләрен күрә һәм аңа тиешле бәя бирә белсеннәр иде. Әлбәттә, мондый киң колачлы зур чараны оештырган мәдәният йорты үзе дә бу концертны алдан ук киң афишалау турында кайгыртырга тиеш булгандыр.

Фестивальдән исә ки­­чә хуҗасы җыр да, аның кадерле кунаклары - та­­машачылар да бик ка­нәгать калдылар дип уйлыйм. Концерттан без яхшы кәеф һәм милләтебез өчен горурлык хисе кичереп, киләчәктә мондый чаралар тагын да киңрәк колачлы булып үтәр һәм халык үз-үзен хөрмәт итә башлап, мондый чараларга битараф булмас әле дигән якты өмет белән хушлаштык.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: