Бөгелмә авазы

Булдыклы һәм намуслы иде

"Бөгелмә авазы"ның 124 нче санында авылдашым Әхмәтҗан Хәй­дәров авторлыгында басылып чыккан "Бер уч киндер орлыгы" мә­каләсен укып чыккач, уйларым өермәсе үземне әллә кайларга алып кереп китте.

Тәслия ХӘЕРОВА,
мәгариф ветераны.
Кодаш авылы.

Чыннан да, ул каһәрле сугыш арты елларында күпме әниләрнең, аларның балаларының канлы күз яшьләре коелды. Күлмәк кесәсенә яшерелгән бер уч ашлык өчен, арып, өй­ләренә сабыйлары янына ашыгып кайтып килүче аналарны, бернинди ялваруларга да карамыйча, алып китеп, төрмәләргә утырттылар, күпләре аннан кире туган нигезләренә кайта да алмады. Берәү дә андыйларның төгәл санын әйтә алмый...

Өстәвенә, миңа туган тиешле Мөслимә Ши­һапо­ва да, телефоннан шылтыратып, мәкаләне укуым белән кызыксынды: "И-и, Тәслия апа, ул абый (Талыйп абый турында әйтүе инде) тормышын куркыныч астына куеп, нинди зур адым ясаган бит", - ди.

Чыннан да, "Дус - баш­ка, дошман - аякка" дигәндәй, җитәкче булгач, күралмаган кешеләр дә аз булмагандыр. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән генә ул зур афәткә юлыкмаган инде. Аны шушындый рәхмәт хисләре белән искә алуыбыз дога булып барып ирешсен.

Бу язманы укыганда, ку­лыма каләм алып, Мулла­гали абый турында да бераз язарга булдым.

Безнең Муса Җәлил исемендәге колхозны 1948 ел­дан 1968 елга кадәр 20 ел буена Муллагали Галиев җитәкләде. Ул эшкә алынган елда колхоз әле "Кызыл Куак" исемен йөртә иде. Артта калган хуҗалыктан миллионер колхоз булып күтәрелде. Мондый олы дәрәҗәгә Зәй-Каратай авылы "Уңыш" колхозы да (рәисе - Вагыйз абый Хафизов иде) иреште.

Ул вакытта колхозда 1000гә якын колхозчы эшли иде. Менә шушындый хуҗалыкны бер йодрык итеп тота белде ул. Муллагали абый каты, йөрәкләргә үткәрердәй итеп әйтә белә иде. Өл­кәннәрдән ишетеп үскәнгәдер, без, бала-чага да, аннан шөлләдек. Шуңа бәйле бер вакыйганы гына язып үтим әле. Асия, 5 яшьлек апаем Сәмигулла һәм мин басуга борчак кузагы җыярга киттек. Кузак җыя гына башлаган идек, апаем: "Муллый!" - дип кычкырып җибәрде. Без якындагы чокырга пуля кебек атылдык. Сәмигулла иртәгә беренче сыйныфка укырга барырга дигән көнне генә "р" хәрефен әйтә башлады. Ул борчак басуында чагында "Миңнур"ны "Миннул" дигән, ә безгә "Муллый" булып ишетелгән икән бит.

Муллагали абыйга рәис булып эшләгән чорда кыек юлда йөргәннәрне күп күрергә туры килгәндер, ләкин ул һәрвакыт эшне зурга җибәрмичә, үзе хәл иткән. Моны өлкәннәр дә шулай ди: "Каты иде, әмма беркайчан да кеше күзенә чүп салмады".

Өе янды. Колхозны миллионер иткән җитәкче яңаны да торгыза алган булыр иде, ләкин ул искесен ремонтлап, шунда яшәде. Димәк, нәфесен йөгәнли белгән, зурга үрелмәгән. Аның эшен район җитәкчелеге лаек­лы бәяләде. Ленин ордены белән бүләкләнде Муллагали абый. Һәм бүген авылыбызның бер урамы аның исемен йөртә. Бу үзе генә дә күп нәрсәне аңлата. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: