Бөгелмә авазы

Авылым атамалары

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, Билгесездер - кая ташлар бу тәкъдирем; Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. (Г.Тукай). Туган җир… Туган авыл… Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә...

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер - кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Реклама

(Г.Тукай).

Туган җир… Туган авыл…
Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп агучы йөгерек чишмә буйлары, җикән камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган илгә мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп сок­лансак та, туган төбәгебезнең матурлыгын берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр урамы күңелгә ифрат та якын.

Туган авыл… Анда - безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы-зары, кайгысы-шатлыгы, куаныч һәм сагышы.

Мине күптән инде авылым­ның урам, чишмә, күл, тау атамалары, тарихы кызыксындыра. Бер атама да юкка гына бирелмәгән, ул нинди дә булса сәбәпкә бәйле рәвештә килеп чыга. Бер ишеләре - тарихи вакыйгаларга, бер ишеләре гадәт-йола кануннарына бәйләп бирелә.

Хәтеремдә, әле балалар бакчасына йөргән вакытларда ук инде гаиләбез белән ял итәргә Чәнечкеле чишмә янына, я булмаса, җәйләүгә барсак, Кылыч тавы итәкләрендә йөрергә туры килгәндә, үземнең күптөрле сорауларым белән әти-әниемнең теңкәсенә тиеп бетә идем: "Әнием, бу чишмәгә нигә шундый исем кушканнар? Тирә-ягында чәнечкеләр дә күренми, суы да чәнечтерми, ә киресенчә, бик татлы, сусауны баса торган. "Кылыч" сүзе нәрсәне аңлата? Нигә шундый биек горур тауга "Кылыч" исеме такканнар?"
Сүз дә юк, әти-әнием минем сорауларымны җавапсыз калдырмадылар. Үзләренең бел­гәннәрен, ишеткәннәрен миңа сөйләделәр.

Бервакыт әнием әйтә: "Кызым, әтиең кайткач, Әсән күленә печән чабарга барабыз". Мин эчтән генә сөенеп куйдым: "Су керәбез икән рәхәтләнеп!".

Барсак, ни күзем белән күрим, тирә-якта очсыз-кырыйсыз кыр, бернинди күл дә юк. Кәефем кырылды. Кояш кыздырыпмы-кыздыра! "Әнием, - димен, - Әсән күле кайда соң?" Әнием кычкырып көлеп җибәрде һәм түбәндәге риваятьне сөйләде: "Менә без әле басып торган җирдә элек чиста сулы искиткеч матур күл булган. Төрле яклап урман чорнап алган бу күлнең ярлары зур түгәрәк ташлар белән капланган булган. Ә күлнең уртасы кап-кара булып, аның төпсез икәнен күрсәтеп торган икән диләр. Менә шул күл буенда, Димскәйгә әле кешеләр күченеп килгәнчегә кадәр үк инде, Әсән исемле кеше төпләнеп утырган булган. Ул шушы күлдә балык тотып көн күргән. Көннәрдән беркөнне, балык тотып утырганда, күлнең төпсез җиреннән искиткеч зур балык калкып чыккан да Әсәнне койрыгы белән бәреп очырган. Әсән аңа үч итеп, күлне ерып җибәреп, киптерергә булган һәм ташларны аралап, күл суын таудан түбәнгә агыза башлаган. Күлдә су көннән-көн кимегән һәм, ниһаять, зур балыкка йөзәр урын җитми башлаган. "Хәзер мин сине тотып ашыйм", - дип, Әсән куа­­нып йөргәндә, зур балык койрыгын авызы белән капкан да, зур тегермән ташы чак­лы тәгәрмәч булып, тау башыннан Каран елгага тәгәрәп төшкән. Шуннан соң Димскәй елгасына шуышып төшкән һәм диңгезгә юл тоткан диләр. Ә менә Әсәннең күле бөтенләй кипкән һәм ул ачтан үлгән. Аның сөякләре әле дә булса шул кипкән күл төбендә ята икән диләр".

Инде мәктәптә укый башла­­­гач, күңелдә йөрткән атама­­­лар хакындагы сораулар­га җавап­ларны китап-журнал­лардан, газета битләреннән эзли башладым.

Алтынчы сыйныфта укыганда, минем кулыма 2010 елда Бөгелмә типографиясендә Димскәй авылының 300 еллыгына багышлап нәшер ителгән китап килеп керде. Авторлары: гомер буе авылым мәктәбендә физика-математика укыткан, бик күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән мөгаллим - Шаһинур Мәрданов, авылыбызның горурлыгы булган шәхес - Дефак Рәхмәти, Димскәйнең абруйлы кешесе - Фәрит Шәфигуллин.

Күптән "Җәйләү", "Кылыч тавы", "Изгеләр кабере", "Азан тавы" атамаларының килеп чыгышы белән кызыксына идем. Шул турыдагы күп кенә конкрет материалларны нәкъ менә шушы китаптан таптым.

Бу атамалар Емельян Пугачев явыннан бирле сакланып килгәннәр икән. Шунысы билгеле, Россия патшасы Екатерина ll Пугачев восстаниесен бастырырга җибәргән гарнизон Рәҗәп авылында торган вакытта, Пугачев гаскәре Димскәй елгасы буенда Рәҗәп авылыннан 3-4 километр өстәрәк урнашкан була. Алар арасында бәрелешләр барган саен сугышта корбан булучыларны сугыш кырыннан чүпләп, яу кырыннан ерак түгел урман эчендәге бер чишмә янына кабер ясап күмәләр. Анда татарлар һәм башкортлар җирләнә.

Патша гаскәрләре нык каршылык күрсәтә. Восстаниечеләр, бу пунктны ала алмыйча, шушында җәй үткәрәләр. Халык телендә бу урын "Җәйләү" дип атала. Мөселман сугышчылары бәрелеш туктаган арада гыйбадәт кылу, намаз укуларын дәвам иткәннәр, биек тау борынына менеп, азан әйткәннәр. Җиңү бер якка да хәл ителмичә, пугачевчылар Спас авылына күчә. Шушы вакыйгадан соң бу үзәнлекне - Җәйләү дип, солдатлар күмелгән каберлекне - Изгеләр кабере дип, гыйбадәт кылып, азан әйткән тауны - Азан тавы дип, Димскәй елгасына бик якын торган биек тау итәгендә чокып ясалган сугыш кораллары сак­лау урынын Кылыч тавы дип атау гадәткә кергән булырга тиеш.

Минем туган авылымда "Әтәч­­ле" дип аталган чишмә бар. Ул бүген дә авыл халкын тәмле суы белән сыйлый. Ни өчен Әтәчле чишмә диләр соң аны? Аның тарихы болайрак. Чишмә чыккан тирәгә малайлар атларын көтәргә куна килә торган булалар. Йоклап яткан малайларның берсе бик якында, ачы итеп, әтәч кычкырган тавышка уянып китә һәм торып, иптәшләре белән әтәчне эзли башлыйлар. Ләкин әтәч табылмый гына. Чынлыкта исә, ургылып аккан чишмә үзе вакыт-вакыт әтәч кычкырган тавыш чыгара икән. Аны кайтып, кешеләргә сөйлиләр. Шулай итеп, аның исеме "Әтәчле чишмә" булып кала.

Безнең авылыбызда 80 яшен тутырган һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге кешеләр бар. Киләчәктә бу эшемне алар белән дәвам итәргә уйлыйм. Алар - авы­лым­ның аяклы тарихы бит!

Гөлназ ИШМИЕВА,
Татар Димскәе мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы.

Теги: авыл
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: