Бөгелмә авазы

Соңгы очыш

Татар халкының сөекле композиторы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Сара Садыйкованың тууына (1906-1986) 1 ноябрьдә 105 ел тулды. Сара апаның таланты дөньяда бер могҗиза, аның исемен телгә алуга, күңелләрне иксез-чиксез моң сара.

Әлфинә КӘРИМОВА, җәмәгатьчелек хәбәрчесе.
Бөгелмә шәһәре.

Узган гасырның егерменче елларында Мәскәү консерваториясендә укып, музыкаль белем алган яшь татар кызы башта опера җырчысы буларак таныла. "Эшче" операсында - Сәлимә, "Сания"да - Сания, "Башмагым" музыкаль комедиясендә - Сәрвәр, "Наемщик" драмасында Зөбәрҗәт булып, гаять оста уйный. Ул, үзенең тормыш юлдашы Газиз Айдарский белән бергәләп, милли опера сәнгатен үстерүдә күп көч куя. Әмма аларның парлы гомерләре бик кыска булып чыга. 1933 елда Сара апаның Газизе кинәт вафат була. Аларның бердәнбер кызлары Әлфия Айдарская да бөтен гомерен сәнгатькә багышлый. Ул сугыш башланганчы ук Ленинградтагы хореография училищесына укырга керә, Киров исемендәге опера һәм балет театрында чыныгу ала.

1939 елда Сара Садыйковага "Татарстанның атказанган артисткасы" дигән мактаулы исем би­релә. Шушы дәрәҗәле исемне аклау өчен көне-төне армый-талмый эшли ул. Үзенең бөтен кичерешләрен язылачак җырларына салучы композитор филармония труппалары белән гастрольләргә дә йөри. Аның соңгы мәртәбә сәхнәгә чыгуы да "соңгы очыш" кебек була.

"1986 елның 7 апреле. К.Тинчурин исемендәге театр бинасында зур концерт бара. Сара апа белән сәхнәгә чыгарга җыенабыз, - дип яза үзенең истәлекләрендә Гөлшат апа Зәйнашева. - Сәхнә артында ул минем колакка пышылдап: "Син инде, зинһар, мине беләгемнән тотып алып чык. Ялгызымны гына сәхнәдә калдырма. Көчле ут яктысында башым әйләнә, егылып китмим…" - диде. Мин аның кипкән камыл кебек нечкә беләгеннән сак кына тотып, сәхнәгә алып чыктым. Ул сәхнәгә чыгуга, балкып китте.

Гадәттәгечә, матур, пөхтә итеп киенгән, бизәнгән, башына энҗеле калфагын кигән. Тамашачылар аның каты авыру икәнен сизмәделәр дә булса кирәк. Сара апа сандугач булып сайрый-сайрый Сәйдәшнең данлы "Сандугач"ын җырлады, аннары минем сүзләргә язган соңгы җырын - "Идел суы ага торыр"ны башкарды. Зал гөр килеп, аягүрә басып алкышлады яраткан җырчы һәм композитор кызын. Сара апаны чәчәк бәйләмнәренә күмделәр, ул бу минутларда чиксез бәхетле иде.

Шушы көннән соң ай ярым вакыт узгач, Сара апабыз безнең арадан мәңгелеккә китеп барды. 7 апрель көнендә ул, соңгы очышын ясаган аккош кебек, сәхнәгә соңгы тапкыр чыккан икән… Урыны җәннәттә булсын сөекле Сара апабызның".

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: