Бөгелмә авазы

Иркеннәр бәйрәм итте

Санкт-Петербургка кадәр барып җиткән кубызчылары, үзебезнең тирәдә генә түгел, республика һәм Мәскәү сәхнәләрендә дә уңышлы чыгыш ясаган "Наза" фольклор ансамбле белән дан тоткан Иркен авылын, әллә инде үземнең туган-үскән авылымны хәтерләткәнгәме, якын итәм һәм Иркен мәдәният йорты оештырган мәдәни чараларга бик теләп барам.

Әлфия МОСТАФИНА.

Җирле төбәкнең го­реф-гадәтләре, йолалар, миңа калса, нәкъ менә шушы Иркен авылы шикелле кечкенә авылларда бигрәк тә ныграк сак­лана торгандыр. Авылымны искә төшерү дә шуннан. Ураза, Корбан гаетләрен бәйрәм итүләрне мин кечкенәдән күреп үстем, тыюларны хәтерләмим. Әтиемнең әнисе, әбием була инде, авылның гына түгел, тирә-якның күренекле кендек әбисе булды. Бәйрәм ашларына мине дә, яраткан оныгы бит, үзе белән алырга яратты. Авыл халкы, минемчә, мондый чараларга элек-электән үк, ашау-эчүдән бигрәк, аралашырга, хәл-әхвәлләрне сорашырга, рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырырга йөри бит.

8 ноябрь көнне дә нәкъ менә шулай булды. Иркен авыл мәчете мөхтәсибәте, авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән, Корбан ашы уздырды. "Без мондый изге гамәлне берничә ел башкарабыз инде, - ди мә­дәният йорты җитәк­че­се Сәрия Ибраһи­мо­­­­ва. - Мәчет бар чыгым­нарны да үз өстенә алып, ит һәм яшелчә-җимешләр белән тәэмин итте. Без шулардан аш-су әзерләдек, өстәл кордык. Әби-апаларыбыз да буш кул белән йөрмиләр, менә бүген дә биш бәлеш пешереп алып килгәннәр".

Мул табынлы өстәлдә авылның барлык өлкән буын вәкилләре дә җыелган иде. Әхәт хәзрәт Госманов бик тә үтемле вәгазь сөйләде, Коръән сүрәләре укыды. Корбан ашын зурлап килгән авылдашларына, кунакларга рәхмәт әйтеп, шушы чараны оештыруда ярдәм иткән затларны санап үтте. Карабаш бистәсеннән кунак булып килгән ветераннар советы рәисе Фиргали Иматов иркеннәргә саулык-сәламәтлек, килә­се елларда да Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә менә шушындый мул табыннарда очрашырга язсын дип теләде. Аннары изге аш - корбан итен авыз итеп сыйландык.

Авыл җирендә халык бик гади. Әйтергә теләгәнен ярып сала. Апалар белән аралашып сөйләшеп утырганда, узган гасырның сиксәненче еллар башында "Азат хатын" клубында оешкан "Наза"ның чишмә башында торган Ландыш Тәхауова, Заһирә Мансурова, Саимә Мөбәракшина, Суфия һәм Нәҗип Садыйковлар бе­лән дә гәпләшеп алдык. Ә менә Минвәли Кәшәфиев бүген дә ансамбль белән элемтәсен өзми икән. Ул ашка килгән кунакларны да, аягүрә торып, сыйлап йөрде. Район мәдәният йорты директоры Фидания Ногманова исә "Наза" фольклор ансамбле белән Мәскәүдә йөргәндәге ма­җа­раларын, андагы кызыклы мизгелләрне ис­кә төшереп, барысын да көлдерде. Ә инде "Бө­гелмә авазы"на язылу мәсьәләсен күтәргәч, барысы да бертавыштан дигәндәй: "Язылдык, язылдык, ансыз булмый", - диделәр. Хезмәт ветераны, газетабыз бит­­­­ләрендәге тирән эчтә­лекле, кайвакытта нечкә юмор бөркелеп торган мәкаләләре белән укучыларыбызга яхшы таныш Заһирә апа Мансурова үзенең абыйсы турындагы истәлекләрне бастырып чыгарган өчен газета хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, "Бөгелмә авазы"на озын гомер теләде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: