Әнием китабы
2 нче "Батыр" балалар бакчасының матур итеп бизәлгән якты, ямьле залында килгән кунакларны моңлы көйләр, матур җырлар белән музыка җитәкчесе Әлфия Шакирова каршы алды.
Гөлшат БОРҺАНОВА,
2 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе.
"Әни" сүзе бар телдә дә
Иң бөек сүз дөньяда.
Әниләрдән үрнәк алып,
Яшәсен һәрбер бала.
Иң сөйкемле, ягымлы, кадерле кешеләребез - әниләргә багышланган бәйрәм кичәсен без "Әнием китабы" дип атадык. Сихри, тылсымлы китапның һәр бите үз исеме астында ачылып барды. "Тәбрикләүләр" битен ачып, балалар матур шигырьләр, моңлы җырлар белән килгән кунакларның күңелен ачтылар. Барыбызның күңеленә дә Адилә Мирзаханова җитәкләгән "Данс групп" хореография түгәрәгенә йөрүчеләрнең чыгышы хуш килде.
Китабыбызның икенче битен ачып, театрдөньясына кердек. Әлфирә Галәветдинова, Гүзәлия Сәхабиева җитәкләгән зурлар төркеме балалары кунакларга "Куян балалары әниләрен-эзли" исемле театральләштерелгән күренеш тәкъдим итте.
"Оригинальная" дип аталган алдагы битебез хөрмәтле дәү әниләргә багышланды. Алар хөрмәтенә шаян шигырьләр, матур җырлар яңгыраганнан соң, егетләребез әбиләрен "Вальс" биергә чакырып, күңелләрен тагын да күтәреп җибәрде. "Уеннар илендә" тәрбиячеләр Фирүзә Татлыева, Алия Садриева бәйрәмгә килгән һәр кешенең күңеленә хуш килгән кызыклы уеннар, бәйгеләр үткәрде. Сабыйларына җырлаган бишек җырларын, өйрәнгән шигырь, уеннарын искә төшергән әниләргә истәлеккә призлар тапшырылды.
Китабыбызның соңгы "Саубуллашу" бите кыңгырау чыңлавы белән ачылды. Иң гүзәл, бердәнбер, яраткан әниләренә тагын бер кат рәхмәт сүзләрен җиткереп, ярату хисләрен тәрбиячеләре Раушания Казакова, Светлана Рәхимова, Рәмзия Әхмәтдинова, Лилия Идиятуллина белән берлектә, үз куллары белән оста итеп ясаган бүләкләр аша җиткерделәр балалар. Бәйрәм балалар чыгышыннан алган күтәренке, шат күңел белән, әниләр тәмле итеп пешергән өчпочмак, бәлеш, чәкчәкләр тезелгән чәй табынында дәвам итте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 11:29Анна Попова: Ковидка каршы көрәштә Татарстанда бер минутка да хафалану булмады «Сездә бик яхшы нәтиҗә. Мәктәпләрдә дә, хастаханәләрдә дә — бер җирдә кисәк күпләп авыручылар булмады. Бу шундый зур субъект өчен уникаль хәл», — диде Анна Попова.1100
-
20 гыйнвар 2021 - 11:13Татарстан Республикасында Covid-19 пандемиясе вакытында башка инфекцияләрне өч тапкырга азрак йоктырганнар Эчәк инфекцияләрен төркем белән йоктыру 2020 елда теркәлмәгән.1300
-
20 гыйнвар 2021 - 11:02АО «Транснефть – Прикамье» ввело в эксплуатацию нефтяной резервуар в Пермском крае АО «Транснефть – Прикамье» ввело в эксплуатацию новый резервуар для хранения нефти на линейной производственной диспетчерской станции (ЛПДС) «Пермь» Пермского районного нефтепроводного управления.1000
-
20 гыйнвар 2021 - 10:21Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр яңа телеканалга исем сайлады Телеканал республиканың нефть төбәгендә тапшырылачак.1900
-
20 гыйнвар 2021 - 09:33Бөгелмәдә җылылык буенча исәп-хисап ясауга карата шикаятьләрне адреслы тикшерүгә керештеләр 2020 елның декабрь аенда Бөгелмәнең күп фатирлы йортларында яшәүчеләр түләүләр алган, аларда җылылык өчен суммалар ноябрь ае белән чагыштырганда күбрәк булган.4100
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
13 гыйнвар 2021 - 09:35Бөгелмә муниципаль район башлыгы прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Бөгелмәле Радмир Әхмәтов «Ворлдскиллс» чемпионатының төбәк этабында өченче урынны алдыЧара «Су технологияләре» компетенциясе буенча узды.1400
-
18 гыйнвар 2021 - 11:09“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде (ВИДЕО) Предприятиедә тәүлек буе эшли торган диспетчерлык хезмәте эшли. Сораулар, искәрмәләр һәм тәкъдимнәр 7-03-04 телефоны буенча кабул ителә.18400
-
19 гыйнвар 2021 - 11:01Бөгелмәдә Татарстан Республикасында Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган картиналар күргәзмәсен ачтылар Картиналарны тәкъдир иткәннән соң, студентлар һәм педагоглар өчен Рөстәм Хәбировтан мастер-класс оештырылды.15500
-
18 гыйнвар 2021 - 08:41Инфекционист крещение коенуы вакытында коронавирус йоктыру куркынычын бәяләде Салкын суга чумганда бъленеп чыккан адреналин иммунитетны стимуллаштыра.13500
-
18 гыйнвар 2021 - 11:36Бөгелмәдә 2 яңа COVID-19 очрагы терккәлгән Татарстанда COVID-19 белән тагын 95 кеше авырган.12900
-
18 гыйнвар 2021 - 15:34Бөгелмә татар гимназиясе укучылары Һади Такташның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар «Балкыш» клубының беренче чарасы узды, анда Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясе укучылары катнашты.12000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика