Бөгелмә авазы

Рәсемнәрдә – күңел җылысы

7 февраль көнне Татар мәдәният үзәге рәсем сәнгатен сөючеләрне үзенә җыйды. Анда табигать манзараларын һәм күңел сафлыгын чагылдырган "Нинди матур бу дөнья" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Ул Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары рәссамнарының хезмәтләреннән тупланган.

Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.
Автор фотосы.

Дүртенче ел рәттән үткәрелеп ки­лә торган бу күркәм чарага бик күп авторларның эшләре кергән, аларның алтмышка якын картинасы куелган. Көньяк-көнчыгыш районнарының талант ияләре арасында инде күптәннән танылып өлгергәннәре дә, үз эшләрен халык хозурына әле беренче тапкыр гына тәкъдим итүчеләр дә бар. Күргәзмә өчен аерым кысалар булдырылмаган, монда төрле жанрда, төрле техника, төрле юл белән ясалган сурәтләр урын алган. Өстенлек алучы жанрлар булып пейзаж һәм натюрморт тора.

"Парижда Лувр булса, Бөгелмәдә Татар мәдәният үзәге халыкка гүзәллек дөньясы белән очрашу мөмкинлеге бүләк итә", - дип чагыштырып үтте алып баручылар. Нәкъ менә сынлы сәнгать кешенең тирә-якны танып белү, аның гүзәллеген тоя алу сәләтен үстерә. Шуның өчен рәсем галереялары, сәнгать музейлары һәм күргәзмә заллары эшләп килә. Аларның төп максаты, әлбәттә инде, аң-белемне, дөньяга карашны киңәйтү, халыкка рәсем сәнгатен танып белергә мөмкинлек тудыру.

Бу тантаналы чарага Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай шәһәрләреннән рәссамнар килгән иде. Алар арасында - безнең якташларыбыз, ТР Рәссамнар берлеге әгъзалары Ф.Корнилов һәм Я.Лукьяненко, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы К.Акманов, күрше төбәкләрдән О.Кульпин, М.Минһаҗев, Д.Хафизов. Лениногорск шәһәреннән килгән кадерле кунакларның берсе - СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы һәм ТР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы Олег Кульпин. Иң беренче булып, сүз нәкъ менә шушы мөхтәрәм кунагыбызга бирелде. Ул күргәзмәдә катнашучы барлык рәссамнарны тәбрикләде, иҗатларында уңышлар теләде. Тәҗрибәсе зур буларак, ул бу өлкәгә яңа гына килеп кергән рәссамнарга үзенең теләкләрен, киңәшләрен җиткерде. Барлык тамашачыларга кыскача гына күргәзмәнең тарихын да сөйләп үтте.

Рәссамнар бу картиналарның һәр­берсенә үзләренең күңел, йөрәк җы­лысын биреп иҗат иткән. Рәсемнәр күргәзмәсе ачылу тантанасында истәлек өчен фотога төшкәннән соң, кунаклар һәм тамашачылар матурлык дөньясына кереп чумды.

Мондый дәрәҗәдәге күргәзмәгә бе­ренче тапкыр үз рәсемнәрен кую­чыларның берсе - ул Азнакайдан килгән рәссам Дамир Хафизов. Аның "Кетәклектәге иртә" дип исемләнгән сурәте күргәзмәгә килгәннәрнең берсен дә битараф калдырмады. Авторга теманы ничек күзаллауларын килеп сөйләүчеләр дә булды. Халыкта бары тик яхшы хисләр уяту, аларның рәсемнең мәгънәсен аңларга омтылулары рәссам өчен иң зур бәяләрнең берседер, мөгаен.

Сихри гүзәллек дөньясына сәяхәт итү мөмкинлеге бирә торган күргәзмә Бөгелмә халкын әле бер айга якын сөендереп торачак.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: