Бөгелмә авазы

Казан артында ниләр бар?

Үткән атнада Арча шәһәрендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе тарафыннан Габдулла Тукай елын йомгаклауга багышланган "Милләтемнең кояшы син, и нурлы, моңлы Тукай!" исеме астында уздырылган иҗат фестивалендә катнашырга туры килде. Бу фестивальгә очраклы гына эләкмәдек, билгеле. "Мәгърифәт" газетасы Тукай турында конкурс игълан иткәч, без дә укучым Ләйсән Сәлимгәрәева...

Элеонора ФӘТКУЛЛИНА,
13 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Автор фотолары.

Ни өчен бу темага дип сорасагыз, җавабы бик тә гади. Г.Тукай - татар халкының гасырлар­­дан-гасырларга җые­лып килгән зар-интизар, кай­гы-сагышлар, әрнү-үкенечләр, өмет-ыша­ныч­­­лар бе­лән тулып аш­кан йөрәк хисләрен, уй-­фикерләрен, күңел моң­нарын кәгазь битенә төшерүче олуг, бөек язу­­­­чыбыз. XX йөз башы татар дөньясында булган һәммә үзгәрешләрне һәм яңалыкларны Г.Тукай бәгыре аша уздырган. Тормышның бер генә тармагында да Тукай игътибарыннан читтә калган мәсьәлә юктыр. Ул, шагыйрь буларак, заманның "шылт" иткән авазына да колак сала, туры сүзен әйтеп бирә. Татар крестьянының хәл-әхвәлен, авыр тормышын, караңгылыкта һәм наданлыкта яшәвен, фәкыйрьлеген бик ос­та тасвирлый. Бала тәр­бияләүне үтә дә җавап­лы эш дип саный. Аныңча, тәрбия итә белмәсәң, халык каршында да, Аллаһ каршында да җавап би­рергә туры киләчәк. Хә­зерге тормышыбызда нин­­­­ди кирәкле нәсыйхәт! Шулай ук үс­мер­­­­ләрне уку-укыту, тәрбияләү мәсь­әләләренә дә зур урын бирә. Җәмгыятьтә хатын-кыз проблемаларын да читләтеп үтми автор. Шуңа күрә дә "Тукай - публицист" дигән тема безгә якын тоелды.

Сәяхәтебез турында язмасам, мәкаләм тулы булмас дип уйлыйм. Казан артында ниләр бар соң? Сәяхәтебез Арча шәһәренең "Казан арты" тарих-этнография музеена экскурсия белән башланып китте. Ирексездән, "Халыкның­ киләчәге булсын өчен, ул үзенең үткәнен белергә тиеш" дигән гыйбарә искә төште. Музейның экспонатларга гаять бай булуы сокландырды. Арчаның үткәне, киләчәге, хәзерге тормышы бик ачык күренде.

Иртәнге чәйдән соң Арча мәдәният сараенда фестивальне ачу тантанасы булды. Укучыларның Г.Тукай тормышында булган вакыйгалар турындагы истә­лекләргә таянып эшләгән чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Чы­­­­гышлар бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләүләр белән үрелеп барды.

Иң беренче, шагыйрь ми­расын өй­рәнү буенча зур эшләр башкарган Арча районы Ашытбаш урта мәктәбенә Габдулла Тукай исеме бирелде. Аннары Россия һәм Татарстан күләмендә үткәрелгән чараларда җиңү яулаган мәгариф оешмаларын бүләкләделәр. Шуннан соң "Мәгариф" журналы һәм "Мәгърифәт" газетасы редакцияләренең Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бер­­­лектә үткәргән "Тукай­ - публицист" иҗади эшләр бәйгесендә җиңү яулаучыларга Дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды. Бу исемлектә безнең исем дә яңгы­рады. Фестивальнең әлеге өлеше меңнән артык ке­шенең аягүрә, тын да алмыйча, "Туган тел" җы­рын җырлавы белән тә­мамланды.

Бик яхшы оештырылган төшке аштан соң без Кушлавыч авылына юл тоттык. Милләтемнең олуг шәхесенә карата күңелемдә туган горур­лык хисләреннән, тәэсирле уйларымнан аерыла алмыйча, автобус тәрәзәсеннән күзәтеп барам. Бу якларда кар бигрәк мул яуган, кайбер җирләрдә калынлыгы икешәр метрга кадәр җитә. Агачларның ботаклары кар авырлыгыннан сыгылып ук төшкәннәр. Табигать күренешләре ба­рысы да - Тукай ши­гырьләрендә тасвирланганча. Автобуста бер укытучы "Туган авыл" җырын сузды. Аңа башкалар да кушылды. Бу хәл минем өчен шулай ук көтелмәгәнрәк булып чыкты. Янәшәмдә утыручы мө­галлимнәргә, укучыларга хөрмәтем тагын да артты.

Менә инде авылга да килеп кердек. Хуҗалар безне бизәлгән атлы чаналарга төялеп килеп, юл буе озатып бардылар.

Тукаевлар йортының капка төбендә ипи-тоз бе­лән каршы алдылар үзебезне. Ә капканың теге ягында... Учак янында бүре башыннан ботка пешереп ятучы Кәҗә белән Сарыкка тап булдык. Урман ягыннан Убырлы килеп чыкты. Ул укучыларны, килгән кунакларны кызыклы уеннар уйнатты, төрлечә сынады. Шул вакытта урман ягыннан бармакларын бүрәнәгә кыстырган Шүрәле пәйда булды. Балалар аны, сорауларына дөрес җавап биреп, бу газаптан азат иттеләр. Убырлының юлларны бутап, киртәләп куюы аркасында озак кына адашып йөргән Кар кызы белән Кыш бабайның пәйда булуы безне тагын да гаҗәпләндерде.

Шундый күңелле тамашадан соң без Тукайның музей-йортына кердек. Әле җәй көне генә бик зур эшләр башкарылган икән монда. Иң күзгә ташлана торган нәрсә - компьютерлаштырылган Г.Тукай шәҗәрәсе булды. Ул, бик матур итеп, агач формасында ясалган. Һәр яфракта кемнеңдер исеме язылган. Шул яфракка бармагың белән кагылуың була, мониторда бу кеше турында тулы мәгълүмат килеп чыга. Экскурсовод кызның: "Шушындый күпме туганы булып та, кечкенә Апушның бик яшьли кулдан-кулга йөрүе ни аяныч...", - дигән сүзләре йөрәгемдә уелып калдылар. Менә шундый сүзләрдән соң минем күңелемдә "Бөек Тукай! Халыкның сине ничек яратуын, дан җырлавын белсәң иде!" дигән уйлар туды. Кушлавыч авылының мәктәбен дә күреп, анда да кунак булганнан соң юлга кузгалдык.

Әйе, кунак итә беләләр икән ул якта. Кешеләрнең бер-берсенә бул­­ган җылы мөгамәләсе, бер-бер­­сен ихтирам итүе, самими булуы һәм­­­­ гадилеге кү­згә нык таш­­­­лана. Яшәүнең тәмен белеп, рәхәт итеп яшиләр арчалар. Кызыгырлык та, үрнәк тә алырлык шул!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: