Бөгелмә авазы

Буыннарга илтүчеләр

Аллаһ шәфкатьле, Ул Мөхәммәд пәйгам­бәргә нур чәчүче Коръән бүләк иткән…

/А.С.ПУШКИН/.

Унсигезенче гасыр - Екатерина заманы. Русиядә Ислам динен аңлый башлау дәвере булган. Коръән рухы әледән-әле бөек рус шагыйрьләренә илһам биреп торган. Мәсәлән, Александр Сергеевич Пушкин, илһамланып, "Коръәнгә нәзыйрә" һәм "Бакчасарай фонтаны" әсәрләрен иҗат иткән, Михаил Юрьевич Лермонтов Ислам фатализмы белән сугарылган шигырь һәм поэмаларын язган. Афанасий Афанась­евич Фет исә гарәп сахралары манзараларын күз алдыннан үткәреп яшәгән, Сергей Юрьевич Полонский пәйгамбәргә дан җырлаган, Иван Алексеевич Бунин ихлас мөселман хаҗиена әверелгән. Ата­лы-уллы Гумилевлар Ислам дөньясына гашыйк булганнар.

Ислам турында тирән ихтирам белән сүз әйтүче рус шагыйре - безнең бөек якташыбыз Гавриил Романович Державин (1743-1816 еллар). Ул үзенең балачагын Казанда уздырган. Алтын Урда морзасы Ибраһим нәселенә барып тоташуы белән горурланып яшәгән. Яшьтән үк аның аңында рус хрис­тианлыгы белән татар мөселманлыгы яшәеше бергә үрелгән. Ул "Морза күзаллавы" дигән ши­гырендә Екатеринага:
"Онытылган татар җырларын мин
Буыннарга нурдай илтермен",

- дип, юкка гына вәгъдә ит­­мәгән бит.

Әлфинә КӘРИМОВА,
җәмәгатьчелек хәбәрчесе.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: