Бөгелмә авазы

Кызык җирдән өзелү

"ТатНИПИнефть" ин­с­­­ти­тутының бер бүлеген озак еллар Сәгъди Әх­мәди улы Солтанов җитәкләде. Бер үк вакытта директор урынбасары вазифаларын да алып барды. Ул бөтен дөньяга танылган нефтьче-галим иде. Әлбәттә, аның хез­мәте ил тарафыннан да танылды, аңа СССР Дәү­ләт премиясе бирелде. Сәгъди Әхмәди улы гади солдат сыйфатында сугыш гарасатларын үткән зат, гаҗәеп дәрәҗәдә...

"ТатНИПИнефть" ин­с­­­ти­тутының бер бүлеген озак еллар Сәгъди Әх­мәди улы Солтанов җитәкләде. Бер үк вакытта директор урынбасары вазифаларын да алып барды. Ул бөтен дөньяга танылган нефтьче-галим иде. Әлбәттә, аның хез­мәте ил тарафыннан да танылды, аңа СССР Дәү­ләт премиясе бирелде. Сәгъди Әхмәди улы гади солдат сыйфатында сугыш гарасатларын үткән зат, гаҗәеп дәрәҗәдә киң күңелле, ихлас кеше иде. Тынгысызлыгы, иҗтимагый активлыгы белән дә сокландырды ул җәмәгатьне. Профессионаллар көнләшерлек дәрәҗәдә рәссам, җырчы, гармунчы иде. Җәмәгать хәбәрчесе сыйфатында газета-журналларга хезмәттәшләре турында даими төстә хәбәрләр биреп торды, публицистик мәкаләләр белән чыгышлар ясады. Шахмат буенча шәһәр чемпионы исемен аңардан озак еллар дәвамында берәү дә тартып ала алмады. Таль­ян гармунында татар-башкорт халык көйләрен сыздырып җырлап җибәр­сә, тыңлап туймалы булмас иде. Аның белән кор­ган әңгәмә вакытында, бүленә күрмәсен тагы дип, тын алырга куркып утыра идең. Галим нинди була, чын-чыннан зыялы зат нинди була ул дигәндә, шәхсән үзем Сәгъди Әхмәди улын күз алдына китерәм.

Мәгәр шушы олпат зат­ның риясыз, ачык кү­ңелле, ихлас булуы аркасында мәзәк хәлләргә калган очраклары да булгалап тора иде. Шуларның берсе хакында Анатолий Васильевич Ефремов искә төшергән иде.

Сәгъди Әхмәди улы Халыкара газ конгрес­сының хакыйкый әгъзасы була. Аның офисы Гаагада җирләшкән. Сәгъ­ди Әхмәди улы шул кон­грессның чираттагы утырышында катнашырга сәфәргә чыгып китә. Бу - узган гасырның 60 нчы еллар уртасы. Аннан кайткач, Солтановка институт галимнәре, КПСС шәһәр комитетының җитәкче әһелләре, гомумән, аның көнбатыштан алып кайткан тәэсирләре турында тыңларга теләгән һәркем белән очрашып әңгәмә үткәрергә тәкъдим итәләр. Җәмәгать белән очрашып сөйләшүдән үзе дә ямь-тәм, мәгънә таба белә торган галим, әлбәттә, бик теләп риза була.

...Институтның берни­чә йөз урынга исәпләнгән шактый иркен актлар залы шыгрым тулы! Сыймаганнар коридорда, ачык ишекләр турысына җыелып басканнар. Барысы да тын алырга базмыйча, онытылып тыңлыйлар чәчәнлеге белән дә дан тоткан нефтьче-галимне. Ул Амстердам, Роттердам, Брюссель, Париж турында, аларның урамнары, бульварлары, замоклары, сарайлары, һәйкәлләре һәм башка истәлекле урыннары, кешеләрнең ничек яшәүләре турында авыздан сулар китерерлек итеп сөйли.

Һәм шунда залдан, тәмле әңгәмәне бү­леп, сорау яңгырый: "Сәгъ­­­­­ди Әхмәдиевич, чит ил­ләрдәге зур шә­һәрләрдә җимерек йорт­лар, хәерче кварталлар бик күп, дип язалар бит безнең газеталарда. Нигә алар турында да сөйләмисез?"
- Нинди җимерек йортлар, нинди хәерче кварталлар ди ул!.. Бөтен җирдә шундый төзеклек, шундый гүзәллек! Юк анда бернинди дә җимереклекләр!
- Бәлки сез, Сәгъди Әхмәдиевич, андый төбәк­ләргә бара алмагансыздыр? - дип төпченергә тотына әлеге сорау бирүче.
- Мин бөтен җиргә махсус җәяү йөреп, башмакларымны туздырып бетердем, һәркөн төрле якларга сәфәр кылдым, ләкин бернинди дә җимереклеккә дә, фәкыйрь кварталларга да тап булмадым, - дип кистереп җаваплый Солтанов.

Очрашуда КПССның шәһәр комитеты идеология секретаре да катнаша. Сүзнең мондый борылыш алуыннан ул күзгә ташланырлык дәрәҗәдә дулкынлана башлый һәм очрашуны алып баручыга нидер әйтә. Шуннан соң алып баручы көтмәгәндә залга мөрәҗәгать итеп: "Иптәшләр, Сәгъди Әх­мә­диевич бик ялыкты, сезнең сорауларга ул икенче вакыт җавап бирер. Ә хәзер, әйдәгез, яхшы чыгышы өчен аңа рәхмәт белдерик тә очрашуны шуның белән йомгаклыйк", - дип ярып салып, галимнең үзен дә, тыңлаучыларны да тәмам өнсез итә, сөйләшү иң кызык җиренә җиткәч кенә шулай өзелә.

Дамир АСЫЛОВ.
Бөгелмә шәһәре.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: