Бөгелмә авазы

СыСыСыРда ясалган...нар

2 февраль көнне А.Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театрында Ләбиб Леронның 2 бүлектән торган "СыСыСыРда ясалган...нар" дигән комедиясен Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары тамашачыга җиткерде. Пьесаны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Рөстәм Галиев сәхнәләштергән.

Сирин МӨСӘГЫЙТОВ.
Автор фотосы.

Шундый сәер исем бе­лән куелган спектакльдә тамашачы әле күптән түгел генә яшәгән Ватаныбыз - СССР чорын­да барган вакыйгалар шаһитына әйләнде. Хәер, андагы хәлләр кайчан гына чынбарлыгыбыз, көндәлек тормышыбыз иде, ләбаса!

Бер татар авылына ике алдакчы "экстрасенс" килә. Исәпләре - авыл халкын теләсә нинди авырудан "дәвалап", кесәләрен калынайту. Ничек каршы алырлар үзләрен? Ялганнарына халыкны ышандырып булырмы? Менә шундый гади генә сюжетка корылган кебек комедия. Әмма көлкеле вакыйгалар эчендә уйланырлык проблемалар да ята. "Без әле кая барабыз? Нишләп һаман йоклап ятабыз? Кайчан уянырбыз?" кебек фәлсәфи сораулар да куела автор тарафыннан.

Хәер, тамашачы уйланды микән ул проблемалар турында? Ничек кенә булмасын, комедияне караганнар татар авылындагы хәлләрдән хәбәрдар булдылар, рәхәтләнеп көлде­ләр, уңай эмоцияләргә баедылар, артистлар уенын көчле алкышларга күм­деләр. Мондый хәерле очрашулар ешрак булсын иде дигән теләк белән өйләренә таралыштылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: