Бөгелмә авазы

Аятел-Көрсинең кодрәте

(Мәрхүм якын танышым сөйләгәннәрдән). Алабугага килеп, эшли башлавыма да 4 ел була. Әниләр янына кайтканым юк. Сеңлем хат саен чакырса да, һич кенә дә юлга чыгарга йөрәксенмим.

Габдулла БАТЫРШИН.
Бөгелмә шәһәре.

Бер көнне шулай, Аллаһка тапшырып, юлга җыена башладым. Кибетләрдә йөргәләдем. Авылда дөге ярмасы юк диләр, аны һәм кипкән җимешләр алдым. Безнең әни дөге бәлешен бик тәмле пешерә. Аннары чәй янына куярга тәм-том, әнигә күлмәклек, сеңелгә яулык җыя торгач, чемоданым тулды. Батырчылык итеп, юлга кузгалдым. Поезддан төшкәч, почтага ничек барырга икәнен сораштым да барып та җиттем, тик соңга калганмын. Безнең авылның хат ташучысы килеп киткән иде инде.

Юл такыр, көне дә бик матур, берәр атлы очрар әле дип, олы юлга чыгып, тәпиләргә булдым. Озак та үтми, мине бер җәяүле егет куып җитте, таныштык. Күрше авылныкы икән. Кайтабыз сөйләшеп, юл да җиңеләйгән кебек. Аның да йөге авыр, күрәсең, гел бер якка кае­рыбрак атлый. Су буена килеп җиттек. "Ташудан соң күпер салынмаган әле, басма гына, - ди танышым. - Кая, миңа бир чемоданыңны, икесен бергә күтәрсәң, җиңелрәк була, - дип, минекен дә алды. - Аннары сезне алып чыгармын". Мин басып торам. Көткән кешегә вакыт озак үткән кебек бит ул, таптанам шулай бер урында. Аятел-Көрсине укый башладым, аннары - башка догаларны. Шунда нәрсәгәдер абындым. Капшанып карасам, минем чемодан түгелме соң? Үзе ачык, беренче карашка бер нәрсә дә югалмаган сыман. Юлга дип бер ярты алган идем, шул гына урыныннан кузгалган. Акча эзләде микән дип уйлыйм.

Чемоданны күтәрдем дә алга атладым. Чыннан да, күпер юк. Тиздән авылдашым Сабирҗан абый куып җитте. Ул - авылыбыз ветераны. "Әйдә, энем, утыр. Әниең бик көтә инде, алып кайтып, сөендерим әле үзен", - диде. Юлда булган хәлне сөйләп биргән идем, Сабирҗан абый: "Күрше урамнан Сопухның кече малае ул, юлдан язды", - диде.

Исән-сау кайтып җит­тек. Әни Сабирҗан абыйны чәй эчерми җибәрмәде. Юлдан кайткан кешегәчәй бик урынлы инде ул.

Икенче тапкыр кайтуымда өйгә Сопух ба­байның кызы килде. "Эне­м­­­­­нең сезгә үтенече бар. "Тимергали абыйның чемоданын ачып кына карадым, бер әйберенә дә тимәдем. Яртыны алып, кесәгә салырга теләгән генә идем, күтәрелеп карасам, мыегын тырпайтып, озын буйлы, киң җилкәле, маңгаеның сул ягында җөе дә бар, милиция сержанты миңа таба килә. Чемоданны ташладым да йөгердем. Елдан артык вакыт үтте, ләкин төн саен шул сержант төшемә кереп йөдәтә. Тимергали абыйның бик хәтере калгандыр. Бәлки, син барып гафу үтенсәң, төшемә керүдән туктар иде", - дип, миннән сорады. Зинһар, гафу итегез үзен", - дип ялварды...

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: