Бөгелмә авазы

Артка борылып карыйм да...

"Бөгелмә авазы" газетасының 27 гыйнвар санында хөрмәтле Мөбәширә ханым Шәрәфетдинованың "Авыл капкасын чыкканчы гына..." дигән язмасын укыгач, үз фикеремне белдерү өчен мин дә кулыма каләм алдым. Ул узган гасырның 80 нче елларында татар теленә һәм аны укытуга булган мөнәсәбәт турында яза.

Гайшә ХӘСӘНОВА,
Бөгелмә шәһәр-район ветераннар советы президиумы әгъзасы, хезмәт ветераны.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Р.Җәләев фотосы
.

Бу проблема турында мин "Бөгелмә авазы" газетасында моннан 15 ел элек язып чыккан идем инде (1997 ел, 17 май, № 54, "Без бу җиргә мәңгелеккә килмәгән"). Моңа инде 15 ел гомер узган, кызыксынучыларга, аны эзләп табып, тагын бер кат укып чыгарга киңәш итәр идем, үкенмәссез.

Башкалар ни уйлыйдыр, әйтә алмыйм, ә менә минем үземә татар телен күңелем теләгән дәрәҗәдә белмәвем өчен бик кыен, хәтта, әйтер идем, оят та. Минем хәтерләвемчә, безнең балачак елларында (сугыш чоры һәм аннан соңгы еллар иде ул) рус мәктәпләрендә татар теле укытылмады. Ә инде татар телендә укыганнар өчен, бу бигрәк тә авыл балаларына кагыла иде, югары уку йортларына юл ябык булды. Шуңа күрә дә балаларын арытаба укытырга теләгән әти-әниләр аларны шәһәргә илтеп, анда яшәр өчен квартир табып, 10 сыйныфны рус мәктәбендә укытып чыгарырга тырышалар иде. Бу буш сүзләр генә түгел. Бик яхшы танышларым да татар мәктәбендә

8 сыйныф тәмамлаган кызларын Бөгелмәгә алып килеп, рус мәктәбенә бир­деләр. Аннары ул бала Казан дәүләт университетына укырга керде, инде күптәннән фәннәр кандидаты.

Ә безгә - сугыштан соң­гы елларда тимер юл мәктәбендә укыган татар балаларының әти-әниләре янына укытучылар махсус йөреп, әти-­­­әниләрнең үз балалары бе­лән татар телендә сөй­ләшмәүләрен үтенә торганнар иде. Ул чорда без­нең гаиләдә генә дә дүрт укучы бала идек!
Бүген артка борылып ка­рыйм да, ул укытучылар нинди максат белән йөрделәр икән дип, уйлап куям: бер генә телдә яхшырак укысын дип тырышты микән алар, әллә безне татар теленнән биздерү өчен микән? Соң­­­­­гысыдыр, мөгаен, ди­гән шигем көчле. Чөнки революциядән соңгы һәм сугыш алды елларында татар милләтен башка халыклар белән кушып-аралаштырып бетерү өчен барысы да эшләнде бит. Нәкъ шул максаттан, нибары 12 ел эчендә (1928 елдан 1940 елга кадәр) татар алфавиты гарәп графикасыннан - латинга, ә аннары латиннан кириллицага алыштырылган. Әтиемнең латин имласы белән язылган хезмәт кенәгәсен, истәлек итеп, бүген дә саклыйм әле мин.

Мондый үзгәреш­ләр­нең "татлы" җимешләрен әлегә кадәр "җыябыз". Заманында гарәп һәм латин имласын яхшы белгән йөз меңләгән татар, шундый үзгәрешләр аркасында, нинди бай мирасны үз балаларына тапшырып өлгерә алмаган! Балалары исә, үз чиратында - оныкларга... Асылда һәр бу­ын үзеннән алда яшәгән буын каршында белемсез-грамотасыз калган. Бәлки, менә шуңа күрәдер дә бүгенге татарларның яртысыннан күбесе үз туган телен белми. Кириллицага күчүен-күчтек тә соң, тик рус мәктәпләрендә ул графикага күчкәч тә әле татар теле укытыла башламады бит. Мисал өчен, безнең мәктәптә татар теле сугыш вакытыннан бирле укытылмады. Хәтта атнага бер генә сәгать булса да, "Татарстан тарихы"н да укытмадылар ичмасам! Мин классыбызда бердәнбер татар баласы идем, минем чын исемемне белүче дә юк иде. Хәтта татар милләтеннән булган укытучыларның да исемнәрен русчалатып әйтү гадәт иде. Шуңа күрә дә Рәйсә Кашаповна безнең хәтердә Раиса Константиновна, ә биш ел дәвамында сыйныф җитәкчебез булган Мәүлидә Гыйззәтовна Мария Георгиевна булып сак­ланып калган.

Яшерен-батырын тү­­гел, хәтта предприятиедә эшләгән вакытларда да әле татар хезмәттәшләр белән татарча бер-ике авыз сүз алышу үзеңне, белә торып, кыен хәлгә куюга тиң, чөнки бу әдәп­сезлек булып санала торган иде. Минем замандашлар хәтерли булыр, җәмәгать транспортында, чиратларда торганда да шундый хәл күзәтелде, татарча сөйләшкәнеңне ишетсәләр, һичшиксез, кисәтү ясадылар, канә­гать­сезлек белдереп тордылар. 34 ел ярым эшләү дә­веремдә завод радиосыннан (Бөгелмә механика заводының үз радио­­узелы бар иде) төшке ял вакытларында ичмасам бер генә тапкыр да татар җырын яңгыратмадылар. Бу хакта без кайбер хез­мәттәшләр белән көн­дезге ял вакытында завод стадионы буйлап һава сулап йөргәндә еш фикер алыша идек.

Бары тик суверенитет игълан итү генә татар теленә яшәреп, үсеп китәргә тулы мөмкинлек ачты. Безнең Татарстан Хөкүмәте ул вакытта 3-4 елга гына соңга калган булса да, татар теле, чын мәгънәсендә, я кәгазьдә, я кухняда гына калачак иде.

Революциягә кадәр үк төрки халыклар арасында аралашу теле булып саналган татар телен юкка чыгару татар халкы өчен генә түгел, бар дөнья халкы өчен дә зур югалту булачак иде. Җир шарында гамәлдә булган 6 меңнән артык тел арасында татар теленең халыкара аралашу мөмкинлеге бирә торган 14 тел исәбенә кереп, шуның 7 нчесе булып саналуы юкка гына түгел, ләбаса! Ул мәдрәсәләрдә генә түгел, русларның духовный семинарияләрендә дә, училищеларда да укытылган. Рус интел­лигенциясенең иң күре­некле вәкилләре татар телен белә торган булган, белмәгәннәре өйрәнергә тырышкан. Аларның кү­бесе чит илләргә илче булып киткән. Татар зыялылары исә, башка телләр белән беррәттән, рус телен дә яхшы белгәннәр.

Ә сез беләсез микән, Россиядә беренче рус грамматикасын төзегән кеше татар булган! Сүз уңаеннан әйтеп үтик, шул ук кеше рус халык җыры булып танылган "Во поле береза стояла" җыры сүзләренең авторы да әле. Бу хакта белеп алгач, шагыйрь Евтушенконың исе китә. Ул үзенең бер шигырендә бу затка сок­лануын белдереп, мәд­хия җырлый.

Соңгы елларда татар алфавитын кириллицадан кабат латинга кайтару турында зур сөйләшүләр булды. Моны хәзерге буыннан бигрәк, киләчәк буыннар хакына эшләү кирәк дип аңлаталар. Татар телен дөньяның электрон пространствосына кертү уңай булачак, балаларга инглиз телен дә, төрки телләрне дә үзләштерү җиңеләячәк диләр. Бер яклап караганда, татар теленең халыкара дәрәҗәдә үз статусын кайтару өчен әйбәт кебек. Ә икенче яклап караганда, татар телен кириллица нигезендә өйрәнгән буыннарга ни эшләргә, алар тагын "надан" булачакмы?
Минем буын - үзгә­решләрдән бар яклап та артта калган буын. Үзен хәтта татарча беләм дип санаганнарның да күпчелегенең бу телдә укый-яза белмәве берәүгә дә сер түгел. Татар була торып та, рус газеталарын яздырып укулар шуның мисалы. Шәхсән мин үзем бу җитешсезлекләрне бете­рү өстендә эшләргә карар кылдым һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү эше белән шөгыльләнә башладым. Яшереп тормыйм, башта шактый ук кыен булды. Ник дигәндә, мин татарча укый да алмыйм, грамматикасын да белмим, чөнки безгә беркайчан да андый фән кермәде. Хәтта сөйләм телендә генә аралашканда да аңламаган сүзләр очрап кына тора.

Сугыштан соңгы елларда гаиләбездә җиде бала идек. Әби-бабайлы булу бәхете безгә тәтемәде. Авылларда да туган-тумачаларыбыз юк иде. Татар авыллары турында карашым да шефка алган авылларга яшелчә җыярга барган вакытларда гына формалашты, анда да, дөресен генә әйткәндә, басудан башка җир күрми идек. Ә менә өйдәге җиде баланың җидесендә җиде төрле караш иде: аралашу даирәсе төрле чөнки, олылар - олыларча, вак балаларныкы - кечкенәләрчә. Әмма аралашуыбыз ба­рыбызның да бары тик рус телендә булды. Аннары шул ук телдә уку, эшләү...

Хәзер мин күптән инде пенсиядә, әмма татарчадан русчага тәрҗемә белән шөгыльләнүемне ташламадым әле ("Улыбнитесь с нами", "В мире мудрых мыслей" һ.б.). Аларның бер өлеше үзвакытында "Нефтемашевец" газетасында басылып чыкты, завод хезмәтчәннәре бик ошатканнар иде. Хуплау тапкач, бу минем яраткан шөгылемә - хоббига әверелде.

Беренче чыга башлаган көненнән үк яздырып ала башлаган "Бөгелмә авазы" газетасы да минем язмышымда бу яклап зур әһәмияткә ия. Гомумән, бу газета төрле зәвыклы кешеләрне күздә тотып эшли һәм бик күпләрнең үз иткән, яраткан басмасына әверелде. Әмма арада газетаның телен аңлап бетермим диючеләр дә бар, чөнки әдәби телгә теләсә кемнең "теше үт­­ми". Сәбәбе турында сөй­ләп үттем инде.

Газетаның тиражына да йогынты ясый торган сәбәпләрнең берсе шулдыр, мөгаен. Ә бит бу газета туган теленнән, газиз ана теленнән ваз кичеп бетмәгән, балалары бакчага, яисә мәктәпкә йөри торган һәрбер татар гаиләсенә керергә тиеш. (Сабый чактан ук үз туган телендә аралашырга, укый-яза белергә өйрәнә алулары белән нинди бәхетле алар!) Вакыт узачак һәм ул үз эшен эшләячәк: бу киләчәктә йөзе белән файда гына китерәчәк!

Фикерләремне, хөр­мәт­­ле милләттәшем, ша­­­­гый­рә Мөбәширә Шә­рәфет­динова язмасы турында сөйләүдән башлаган идем, аның шигырь юллары белән үк төгәллисем дә килә:

Үз тарихың,үз телеңне
Һәркемгә белү кирәк!
Тыныч яшәсен миллә­тем,
Татулык безгә кирәк!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: