Бөгелмә авазы

Искә алу кичәсе

Узган атнада "Мәгърифәт" клубы вәкилләре Укытучылар йортында, милләтебезнең бөек шәхесе Габдулла Тукайның 26 апрельдә туган көне уңаеннан, искә алу кичәсе уздырды.

Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.

Чараны башлар алдыннан Бөгелмә хезмәт һәм сугыш ветераннары советы рәисе Камил Солтанов, Бөгелмә ветераннар советына 30 ел тулу уңаеннан, Галимҗан Исрафилов, Бә­һиҗә Исрафилова, Таһирә Латыйпова, Назимә Фәт­хуллина, Зәһинә Латыйповага юбилей медале тапшырды (рәсемдә).

Гыйльмеруй Байбәкова кунакларга олуг шагыйребез Г.Тукайның тормыш юлын искә төшереп үтте, иҗатына карата үз фикерен җиткерде. Ша­гыйрьнең иҗатын хөр­­мәт итеп килгән кунак­лар аңа багышлап язылган шигырьләр укыдылар, үзләренең уй-фикерләре белән уртаклаштылар.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: