Бөгелмә авазы

ҺИҖРИ БУЕНЧА ЯҢА 1437 ЕЛГА КЕРДЕК

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөхәррәм ае һәм һиҗри буенча яңа 1437 ел башлану уңаеннан, мөселманнарга мөрәҗәгать итте.

 
"Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Мөхтәрәм мөселманнар! 14 октябрь көнне изге-шәрәф ай - мөхәррәм ае белән яңа 1437 һиҗри елга керәбез. Һиҗри ел исәбе 622 елдан, Аллаһның әмере белән, Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламнең Мәдинәгә күчкән вакытыннан башлап алып барыла. Мәдинә-әл-Мөнәввәрәдән иман, ислам һәм Коръән нуры бөтен дөньяга тарала. Яңа елның тәүге көнендә дөнья мөселманнары мәчетләргә җыелалар, гыйбадәт кылып, Коръән укыйлар, вәгазьләр сөйлиләр.
Мөхәррәм - изге ай. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә 4 айда (рәҗәб, зөлкагъдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм) төрле бәхәсләрне, сугышларны, явызлык кылуларны тыйган. Коръән-Кәримдә һәм хәдис-шәрифләрдә әлеге изге айның фазыйләтләренә зур урын бирелә.
Коръән-Кәримдә болай дип әйтелгән: "Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яралткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе - сугыш хәрам булган айлар. Ошбу хөкемнәр туры дин, ул дүрт айда үзегезгә золымлык кылмагыз" ("Тәүбә" сүрәсе, 36 нчы аять).
Шулай ук Коръәндә язылган: "Аллаһ Кояшны яктылык чыганагы итеп кабызды, айны нурлы итеп яралтты, елларның санын вә хисабын белер өчен аңа (айга) фасыллар тәгаенләде. Аллаһ боларны хакыйкать өчен яралтты" ("Юныс" сүрәсе, 5 нче аять).
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең "Рамазан аеннан соң ураза өчен иң хәерле ай - ул мөхәррәм ае", - дигән хәдисе бар. Икенче бер хәдисендә: "Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр", - ди.
Аллаһы Тәгалә яңа елда күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезне, максатларыбызны тормышка ашырырга ярдәм итсә иде! Бар дөньяга тынычлык, иминлек язсын!
Раббыбыз Татарстанга бәрәкәт бирсен, туган җиребездә традицион рухи кыйммәтләрне саклап, дин юлында зур уңышларга ирешергә язсын. Аллаһы Тәгалә бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде!" - диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: