Бөгелмә авазы

Ифтар ашлары

Изге Рамазан аена керү белән Бөгелмә мөх­тәсибәте мәчетләрендә ифтар ашлары уздырыла башлады. Бу игелекле гамәлне, муллыкта яшәүчеләр белән беррәттән, берничә кеше берләшеп, пенсионерлар да ураза аенда кылынган изге гамәлләрнең әҗере Аллаһы Тәгалә тарафыннан берничә мәртәбә арттырылуын аңлап башкаралар. Ифтар ашына теләгән бар кеше үзе белән якыннарын, туганнарын да ияртеп килә...

Изге Рамазан аена керү белән Бөгелмә мөх­тәсибәте мәчетләрендә ифтар ашлары уздырыла башлады. Бу игелекле гамәлне, муллыкта яшәүчеләр белән беррәттән, берничә кеше берләшеп, пенсионерлар да ураза аенда кылынган изге гамәлләрнең әҗере Аллаһы Тәгалә тарафыннан берничә мәртәбә арттырылуын аңлап башкаралар.

Ифтар ашына теләгән бар кеше үзе белән якыннарын, туганнарын да ияртеп килә ала. Биредә бер генә уңайсызлык бар: айда нибары 30 көн һәм, билгеле инде, шуңа күрә барлык теләүчеләргә дә көннәр җитмәскә мөмкин. Үзәк мәчеттә һәр көнне уздырылучы ифтар ашларында гына да 200дән артык кеше катнаша.

Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: