Бөгелмә авазы

Иң матур киемеңне өйдә кияргә кирәк

Равил Басыйр улы Бикбаев – Казандагы Әмәт тавы мәчете имам-хатыйбы, «Исламны кабул итүгә – 1000 ел» исемендәге мөселман мәдрәсәсе мөгаллиме. Аның белән мөселман хатын-кызының киеменә булган таләпләр турында әңгәмә.

– Нәрсә ул хиҗаб, аның мәгънәсе нәрсәдә, хәзрәт?

– Хиҗаб – гарәп сүзе. Аның тамырына кайтсак, ул – «хаҗәбә» сүзе, бер әйберне каплау, яшерү мәгънәсен бирә. Ягъни ике арада киртә булучы, дип әйтсәң дә була. Шул ук вакытта хиҗабны тирәнрәк аңларга кирәк. Мәсәлән, гаурәт бар. Ул – күрергә рөхсәте булмаган кешеләр каршында күрсәтергә тыелган җир. Ирләргә, мәсәлән, кендектән алып тезгә хәтле өлеш – гаурәт. Хатын-кызның гаурәте киңрәк. Галимнәр, хатын-кызның бар тәне – гаурәт, йөзеннән һәм беләзекләренә хәтле кулларыннан башка, диде. Тәненең калган өлешен ул чит кешеләрдән капларга тиеш. Шуңа күрә хиҗаб дип әйткәндә, без гаурәтне каплауны күз алдында тотабыз. Монда тагын бер мәгънәне аңларга кирәк. Хиҗаб сүзе шулай ук күңелнең чисталыгын, гыйффәтлекне дә күз алдында тота. Кием белән капланган хатын-кыз, мәсәлән, ирләр белән үзен артык иркен, көлешеп, кыланып тота икән, бу – хиҗаб түгел. Әгәр ул тиешенчә киенгән икән, аның үз-үзен тотышы да тыйнак булырга тиеш. Тыйнаклык та хиҗабтан санала. Шуңа күрә без хиҗабны киң мәгънәдә аңлыйбыз.

– Нәрсә нигезендә хиҗаб кию тиешле булган?

– Хиҗаб ул Аллаһы Тәгаләнең әмере. Ягъни Аллаһ Үзе хатын-кызларга гаурәтләрен капларга кушты. Раббыбыз Коръәни-Кәримдә әйтә: «Ий, Мөхәммәт, үзеңнең хатыннарыңа, үзеңнең кызларыңа һәм мөэминә хатыннарга әйт, алар җәйләб, ягъни зур кием белән башларыннан алып үзләрен капласыннар». Менә шуны Аллаһ Пәйгамбәребезгә әмер итеп әйтә һәм башка аятьләр, хәдисләр бар. Шуңа күрә хатын-кыз Аллаһның әмерен үтим дип хиҗабтан йөрергә тиеш. Шуның өчен ул савап ала. Шуларга таянып, галимнәр хатын-кыз ирләр каршында һәм гомумән, кешеләр алдында гаурәтен капларга тиеш, дигән хөкемнәрен әйтте. Сүз уңаеннан, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам вакытында әле беренче вакытта хиҗаб мәҗбүри булмый. Мәсәлән, сәхабәләр хәтта бер-берсе алдында, бергәләшеп тәһарәт тә алган. Бу хакта хәбәр итүче хәдисләр бар. Аннары Аллаһы Тәгаләдән «Нур», «Әһзәб» сүрәсендә шушы аятьләр иңгәч, хатын-кызлар ирләрдән читләшә һәм гаурәтләрен киемнәре белән каплап, киенеп йөри башлый.

– Татарлар, гадәттә, Ислам дине таләп иткәнчә, киенеп йөрүче хатын-кызны «яулык бәйләгән», диләр. Ул хиҗабка туры киләме?

– Әйе, бу хиҗабның бер өлеше. Мәсәлән, яулык белән каплау гарәпләрдә химар дип атала. Мәсәлән, Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәллам балигълыкка ирешкән бер кыз баланы ялан баш күргәч: «Балигъ булган кыз бала яулыксыз намаз укымасын», – дигән. Кечкенә кызлар, хәтта яулык кимичә дә намаз укыса, намазлары – дөрес. Әмма инде балигълыкка ирешкән кыз бала яулык бәйләргә тиеш. Шуңа күрә яулыкны гарәпләрдә хиҗабның бер элементы дисәң дә була. Ә инде үзебезнең әбиләргә кайтсак, мәсәлән, алар яулык белән генә чикләнмәде. Чынлап та, элеккеге рәсемнәргә яки тарихчыларның тасвирлауларына карасак, мөслимәләр әле башларыннан алып, җилкәләренә зур шәлсыман яулык та салды. Болай эшләү нәрсәгә кирәк иде? Хатын-кызның тәне гаурәт булгач, аның әгъзалары да – гаурәт. Шул ук күкрәкләр булсын, җилкәләр, мисал өчен. Шуңа күрә менә бу зур яулык хатын-кызның гәүдәсен яшереп тора. Димәк, яулык – хиҗабның бер өлеше. Хәзерге вакытта ул ни өчен проблема, беләсезме? Менә 20-30нчы еллардагы – инкыйлабтан соңгы чор киноларын, видеокадрларны карасак, анда авыл кешеләрендә, алар руслар булсын, татарлар булсын, барысында да – яулык. Чөнки ул заманда бу гадәти киемнең бер өлеше булган һәм яулыкны салу – оятны югалтуның бер билгесе булгандыр. Ә совет чорында яулыксыз йөрү гадәткә кергәч, кызларыбыз, аяныч, кечкенәдән шуңа ияләнеп үсәләр һәм хәзер яулык бәйләү икенче төрле сәер әйбер кебек кабул ителә. Шулай да безнең Татарстанда яулыклы кызларга тискәре карамыйлар әле. Хәтерлим, 90нчы еллар башында җәмәгатем яулык бәйләп йөри башлаганда, бик авыр иде. Хәзер инде башкача. Шуңа күрә без – мөселманнар хиҗабны яхшы яктан күрсәтергә тиеш.

– Мөслимәләрнең күбесе эшли, үзләре исламга килеп, әгәр эш урынында хиҗабтан йөрергә, анда намаз укырга рөхсәт итмәсәләр, ул эшне ташлау дөресрәкме, әллә яулыксыз йөреп, намазларны өйгә калдырып, эштәге таләпләргә буйсынумы?

– Иң беренчедән, татар кешеләренә Исламга килә, дип әйтү бик үк дөрес түгел. Алар диннәрен аңлап, дөрес итеп тота башлыйлар, дип әйтсәк дөресрәк. Ягъни без – татарлар, асылда, мөселманнар. Ләкин күп кеше гафиллектә булу сәбәпле, намазга әһәмият бирми һәм динен тотмый. Ләкин дин турында язучы массакүләм мәгълүмат чаралары аша, мөфтиятебез эшчәнлеге аша кеше дингә кайта, әлхәмдүлилләһ, диннең кирәклеген аңлый, Аллаһы Тәгаләнең әмерен – бишвакыт намазын башкара, гаурәтен каплап, киенеп йөри башлый. Андыйлар хәзер хатын-кызлар арасында күп. Әйе, алар эшли һәм диннәрен нык итеп тота башлады, дип әйтик. Әгәр кеше нык тора икән һәм Аллаһтан сорый икән, иншәАллаһ, кешеләрнең, шул исәптән җитәкчеләрнең дә йөрәге – Аллаһы Тәгалә кулында, аларны Аллаһ, иншәАллаһ, яхшы итеп төзәтәчәк. Һәр очрак аерым, һәркемгә гомуми рәвештә, син эшеңнән кит, дип әйтеп булмый. Хатын-кыз гомер буе бер эштә хезмәт итә икән, мәсәлән, укытучы апаларыбыз, тырышсыннар, оялырга кирәк түгел яулыктан. Күңелләрне үзгәртүче ул – Аллаһы Тәгалә Үзе.

– Ислам диненең җәелүе, мөселманнар саны артуы, тирә-юньдәгеләрнең дә киенү рәвешенә йогынты ясый. Кием базары да бу сорауны тиз сизеп алды һәм төрле баш киемнәре тәкъдим итә. Алар арасында чалмалар да бар. Күп кенә намаз укучы ханым-туташлар да шул чалмадан йөри, ә муен ачык килеш кала. Мондый киенү рәвеше Исламга туры киләме?

– Бүгенге күзлектән караганда, әлбәттә, кыска итәк киюгә караганда, озын күлмәк – хәерле, яулык урынына чалма гына кию дә – хәерле. Ләкин камиллек ул – динебез кушканча, бар җирне каплап киенүдә. Фәкать йөз белән беләзекләргә хәтле куллар гына күренеп кала ала, ә калган җирләр капланырга тиеш. Чынлап та, кайбер хатым-туташлар моңа игътибар бирми һәм намаз укыганда да кайбер әгъзалары капланмаган килеш кала. Намазда муен капланырга тиеш. Ә инде камил рәвештә киенгән хатын-кызның киеме тәненә сыланмаган, тән әгъзаларын белгертмәгән, үтә-күренмәле булмаган һәм «кычкырып», урамдагы кешеләрнең игътибарын җәлеп итми торган булырга тиеш. Чөнки хиҗаб ул – тыйнаклык, дип әйттек һәм менә шушы тыйнаклыкка омтылырга кирәк. Ул кием матур булсын, ниндидер караңгы төсләр белән мәсәлән, кешене куркыта торган булмасын, зәвыклы булсын, әмма «менә миңа карагыз, мине генә күрегез» дигәндәй әллә кайдан «кычкыручы» кием булмасын. Чөнки иң матур кием ул урамга чыга торганы түгел, ә өйдә киелә торганы. Чит кешеләр алдында кия торган хиҗаб исә иң беренче чиратта тыйнаклык сыйфатына ия булырга тиеш.

– Матур киемне динне тарату максаты белән кию рөхсәт ителәме соң?

– Бу беренче максат түгел. Беренче максат – Аллаһы Тәгалә каршында гыйффәтлекне саклау. Әгәр син Аллаһның хакын, Аллаһ каршындагы бурычларны үтисең икән, иншәАллаһ, Раббыбыз, синең сәбәпле башкаларны да дингә китерәчәк. Иң мөһиме, иң куркыныч әйбер, хиҗаб киеп яки яулык бәйләп, тискәре үрнәк күрсәтү. Әгәр синең телең әшәке, гамәлләрең начар икән, менә ул вакытта беркем дә өстеңдәге модалы яки модасыз киемгә карамаячак, ә гамәлгә караячак. Шуңа күрә иң беренче чиратта, без күңелебезне пакъларга, телебезне чистартырга, гаиләләребезне күркәм итәргә бурычлы. Хатын-кыз иң беренче чиратта гаиләсендә үрнәк булырга тиеш, аннары иптәшләре, дусларына, хезмәттәшләренә карата яхшы мөнәсәбәттә була икән, менә шул вакытта ул зур үрнәк булачак. Яхшы гамәлләре белән ул әлбәттә, дингә чакыручылардан булыр, иншәАллаһ.

Әңгәмәдәш Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА,

Чыганак: http://Безнең гәҗит

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: