Бөгелмә авазы

Иң күңелле көн

Сабан туе - халкыбызның иң кө-теп алынган һәм яратып уздырыла торган бәйрәмнәренең берсе. Ул - татар халкының уңганлыгын, булганлыгын, тырышлыгын, сәләтен, көчен ачып бирә торган бәйрәм. Сабан туе үз эченә бик күп этапларны ала. Әлеге бәйрәм карлар эри башлаганнан алып, язгы чәчүгә кадәр булган вакытта уздырылган. Руслан ҖӘЛӘЕВ тәфсирендә. Җир...

Сабан туе - халкыбызның иң кө-теп алынган һәм яратып уздырыла торган бәйрәмнәренең берсе. Ул - татар халкының уңганлыгын, булганлыгын, тырышлыгын, сәләтен, көчен ачып бирә торган бәйрәм. Сабан туе үз эченә бик күп этапларны ала. Әлеге бәйрәм карлар эри башлаганнан алып, язгы чәчүгә кадәр булган вакытта уздырылган.

Руслан ҖӘЛӘЕВ тәфсирендә.

Җир кардан ачыла башлауга ук, "Карга боткасы" бәйрәме оештырылган. Ул Сабан туена әзерлек булып торган. "Карга боткасы"н еш кына "Дәрә боткасы", "Зәрә боткасы" бәйрәме дип тә атап йөрткәннәр. Пешерелгән боткадан һәр кешегә өлеш чыгарылган. Ботканы шулай ук каргаларга да, җир-суларга да атап калдырганнар.

Ботка пешергәннән соң, Сабан туе бәйрәменә берничә яки бер көн кала, өй борынча йөреп, манган йомырка җыю йоласы булган. Хуҗалар бу көнне балаларга, кичтән үк әзерләп куелган йомыркалар белән беррәттән, башка күчтәнәчләр дә биреп чыгарганнар. Бала-чага ул көнне олы бәйрәм итеп көтеп алган. Балалар юмарт, уңган хуҗаларга исәнлек-саулык, иминлек теләгәннәр.

Шушы көннәрдә үк Сабан туена бүләк җыю йоласы да үткәрелгән. Бүләкләр ярыш-бәйгеләрдә җиңеп чыгучылар өчен җыелган. Дугасына кыңгыраулар тагылган купшы ат арбасына озын колгалар бәйләнгән. Җыелган сөлгеләр, яулыкларны шул колгага бәйли торган булганнар. Яшь киленнәр биргән сөлге иң кадерле бүләк саналган. Килен аны Сабан туе бәйрәме өчен махсус әзерләгән.

Бүләк җыю тәртибе һәр җирдә бер үк булган. Әгәр берәр йортка кермичә, читләтеп үтеп китсәләр, хуҗалар үпкәләгәннәр. Бүләк бирүчеләр "монысы көрәшчегә", "чабышта җиңүчегә", "иң арттан килүчегә" дип тә атап бирә торган булганнар.

Реклама

Элек Сабан туе уздыруның төгәл датасы булмаган. Ул елның нинди булуына, җирнең өлгерүенә караган. Төгәл көнен авыл картлары - аксакаллары җыелып хәл иткән. Якын-тирә авыллардагы Сабан туйлары төрле көнне үткәрелгән, чөнки бер-берсенең Сабан туйларына күршеләр бик теләп килгәннәр.

Кайбер төбәкләрдә Сабан туена кадәр егетләрнең атларда чабышу йоласы да уздырылган. Ул "ат аягы кыздыру" дип аталган.

Сабан туе өчен тигез урынлы җир сайланган. Гадәттә, аның тирә-ягы агач-куаклар белән әйләндереп алынган була. Бу урынны "мәйдан" дип атап йөрткәннәр. Бәйрәм көнне авылның яше-карты иң матур киемнәрен кигән, иң тәмле ашларын пешергән.

Ярышларның иң кызыгы, иң зурысы ат чабышы һәм көрәш булган. Көрәштә батыр калган егеткә тәкә биргәннәр. Моннан тыш, чүлмәк вату, колгага әтәч алырга менү, су ташу, гер күтәрү һәм башка уеннар да уздырылган. Сабан туе бәйрәме халыкның бер-берсе белән чын күңелдән аралашу, танышу көне дә булып торган.

Кич исә яшьләр җыены үткән. Көндез уздырылган бәйрәм урынында яшь кызлар, егетләр җыелып күңел ачканнар.
Бүген исә Сабан туеның йолалары бераз үзгәрде. "Карга боткасы", йомырка җыю, "ат аягы кыздыру" бөтенләй диярлек үткәрелми. Калган этаплары исә саклана. Сабан туе бәйрәме инде дәүләт бәйрәме дәрәҗәсенә күтәрелде. Аны Татарстан Республикасында, Россиядә һәм анда гына түгел, чит илләрдә дә бәйрәм итәләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: