Бөгелмә авазы

Һәркемнең эзе үзенчә

Дөнья хәлләреннән азмы-күпме хәбәрдар булып яшәргә тырышкан кешеләр белә булыр, соңгы вакытларда республикабызда тарихи-мәдәни, шул исәптән тарихи архитектура һәйкәлләрен барлауга, саклауга һәм мөмкин булганнарын кабат торгызуга зур игътибар бирелә. Үзәк матбугат битләрендә дә бу тема хәзер гаять киң яктыртыла, телевидение каналларының кайсын гына ачсаң да, әлеге проблемага кагылышлы сюжетка тап...

Реклама

Дөнья хәлләреннән азмы-күпме хәбәрдар булып яшәргә тырышкан кешеләр белә булыр, соңгы вакытларда республикабызда тарихи-мәдәни, шул исәптән тарихи архитектура һәйкәлләрен барлауга, саклауга һәм мөмкин булганнарын кабат торгызуга зур игътибар бирелә. Үзәк матбугат битләрендә дә бу тема хәзер гаять киң яктыртыла, телевидение каналларының кайсын гына ачсаң да, әлеге проблемага кагылышлы сюжетка тап буласың. Менә шундый уңай активлык күзәтелгән бер чорда җәмәгать хәбәрчебезнең шушындый фото мәгълүматы, йомшак кына итеп әйткәндә, шактый ук сәерсенү уятты. Нәрсә, Карабаш бистәсендәге бу хәлләр анда яшәүчеләрнең заман таләпләреннән калышуымы, әллә уңай үзгәрешләргә иярәселәре килмәүме? Ә бистә җитәкчеләренең бу хәлгә күз йомуларын бары тик күрәкараучанлык дип кенә атап буладыр...

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Автор фотолары.


28 сентябрь. Карабаш бистәсенең Совет урамы буйлап скутерда җилдерәм. Зират яныннан узып барганда, ихата эчендә кемнеңдер шәүләсен шәйләп, туктадым һәм шунда юнәлдем. Кызыксынуым юкка булмаган: изге эш эшләп йөрүче Хатыйп абый Баһаветдинов белән күрештем. Чиләгендә - имән үсентеләре, кулында - көрәк. Зират коймасының буеннан буена агач утыртып йөрүче Хатыйп абыйны фотога да төшереп алдым әле мин. Тарих өчен дип. Еллар узар, бер заман имәннәр көчле булып шаулап үсеп җитәр, киләчәк буыннар белеп торсын кем үстергәнен ул агачларның.

Юлымны дәвам итәм. Я Хода! Күзем ышанмый, йөрәгем дөп-дөп тибә башлады: авылыбызның иң борынгы бинасын - 19 нчы гасырның бердәнбер ми­­­­расы, архитектура һәй­кәле булган Сөләйман бай кибетен сүткәннәр түгелме соң?! 2-3 машина сыйдырышлы гараж төзиселәр икән... Заманында Сөләйман бай, шушы кибеттә саткан малыннан байлык туплап, янәшәдә генә гүзәл бина - мәчет салдырган булган. Бу тарихи бина каршысыннан үз чорында Һади Атласи, Афзал Таһиров, Әхмәт Тимер кебек күренекле шәхесләребез узып йөр­гән! Шундый бинаның юкка чыгуы бистәбез тарихында нинди зур югалту! Затлы ташларын, бизәкле тимер капкаларын да юк иткәннәр инде, кемнәрдер ташып бетергән...

Бинаның күрше учас­тогына эләккән өлеше сүтелми калган әле. Яңа гына күченеп утырган Илмир абый Уманков мәрхәмәтле кеше булып чыкты, эшнең нидә икәнен төшенгәч, рәхмәт аңа, шундый изге урында яшәвенә ихлас шатлануын белдереп: "Бинаның бу өлешен музей экспонаты кебек итеп саклаячакмын, яктырткычлар да куям әле мин аңа", - дип, үзенең фикерләре белән дә уртаклашты.

Шула-ай... Урамнардан бер уздым да тарихта эзне һәркем үзенчә калдыра шул дигән күптән билгеле хакыйкатьнең дөреслегенә тагын бер кат инандым. Кемнеңдер эзе - якты, кемнеңдер кара булып...


Рәсемнәрдә: Хатыйп ага Баһаветдинов нәни агач үсентеләре белән; тарихи һәйкәл урынында... гараж.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: