Бөгелмә авазы

Гран-при Кытайга китте

Менә, шаулап-гөрләп, халкыбызның милли бәй­рәме - Сабан туйлары узды. Башта йола - авыл җирлекләрендә, 11 июнь көнне Бөгелмәдә башкарылды, шулай итеп, халкыбызның көтеп алган бәйрәме үтеп тә китте. Быелгы Сабан туйлары турында озак сөйләп булыр иде, әмма язмамда башка нәрсә турында, онытылып барган йолабыз - кичке җыен турында сөйлисе килә.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотолары.


Әйе, Сабан туеннан соң аның дәвамы булып кичке җыен, яшь егет-кызларның җыелып, бәйрәм итү чарасы торган. Ни кызганыч, бүгенге көндә менә шул кичке яшьләрнең очрашуы үткәрелми башлады. Күп җирләрдә, гомумән, җыенның нәрсә икәнен дә белмиләр хәзер. Әмма Бөгелмәдә түгел! Моннан берничә ел элек, нәкъ менә Сабан туе көнендә кич белән үткәрелә башлады ул. Әлеге горефебезне Татар мәдәният үзәге директоры Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова яңартып, җан өреп җибәргән иде. Яңалык тамыр җибәрде! Быел да күркәм итеп үткәрделәр аны Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре. "Кичке уен" дип аталган иде ул. Әлеге чараны татарның мәшһүр улы Рәшит Ваһапов исеме белән бәйләү дә уңышлы гына килеп чыкты. Фестиваль буларак оештырылган чара бер тында узды да китте.

Бер караганда, көндез Сабан туенда бәйрәм иткәч, җитмәгәнмени инде диярсез. Аннан соң, бәйрәм булса да, арыта бит ул. Шуңа күрә кич белән халык мәйданга килер микән, тамашачы булыр микән дигән шик бар иде башта. Юкка булган. Килә халык үзәк мәйданга, алай гына да түгел, өч сәгатьтән артык барган җыр бәйрәмен тамаша кыла: кушылып җырлый, тиешле урында биеп тә җибәрә. Быел да кичке Бөгелмә татар моңына күмелде, чөнки репертуарда, нигездә, татар халык җырлары иде.

Утызга якын җыр сәх­нәдән яңгырады бу кичтә. Күршеләребез Азнакай, Баулы, Лениногорск җыр­чылары елның-елында кө­теп алалар кичке җыенны, быел да бердәм булып килгән иделәр. Автокала Чаллыдан, мәркәзебез Казаннан да катнашучылар булды фестивальдә, үткәрелгән чараның рес­пуб­­ликакүләм статус алуына этәрүче дәлил булды ул. Башкортстан Республикасыннан, Октябрьский каласыннан килгән башкаручы исә бәйгегә төбәкара исеме бирде. Алай гына да түгел, Бөгелмә җыены быел халыкара бәйге исеменә дәгъва белдерде. Ник дисәгез, анда Кытайдан килгән ике милләттәшебез чыгыш ясады, һәм ничек кенә чыгыш ясады әле! Фестивальнең төп бүләген алып китте алар.

Шәһәребезгә Кытай Халык Республикасын­нан килгән Назар һәм Ирҗан Бикшәнтәевләрнең килүе турында газетабыз битләрендә мәгълүмат биргән идек инде ("БА", № 37/4031/ 16 май, 2012 ел), алар белән әңгәмә дә бас­тырылган иде. Бө­гелмә белән кызыксынулары аларны милли бәйрәмебез - Сабан туена да китерде. Көндез алар мәйданда булып, Сабан туе уеннарын тамаша кылдылар, ә кичен сәләтле егетләр үзләрен инде сәхнәдә, татар моңы ярышында сынап карарга әзер иделәр. Бөгелмә тамашачысын тәмам әсир иттеләр дисәм, арттыру булмас. Ирҗанның чыгышы ахырындагы: "Яшә, минем татарым! Яшә, Татарстан!" - дигән сүзләре күңелләргә сары май булып ятты, шул ук вакытта уйландырды да. Чит җирләрдә яшәүләренә, миллиардтан артык кытай арасында булуларына карамастан, ничек телебезне, динебезне, моңыбызны, милләтебезне саклап кала алганнар икән алар?! Ә бит татарлар ул илдә 7 мең тирәсе генә. Зарланырга яратабыз, туган ана телебезне белмибез, аны "өлкән агай"га сылтыйбыз әле, янәсе, алар күп, ә без әз. Булдыксызлыгыбызны шулай яшерергә омтылабыз. Кытайга җибәрәсе иде шундыйларны...

Хәер, сүзем бит җыр бәйрәме турында иде. Фестивальнең жюри вәкил­ләре җиңүчене бертавыштан билгеләделәр. Башка номинацияләрдә урыннар түбәндәгечә булды: аерым башкаручылардан I урын - Регина Нугаевага /Баулы/, II - Ринат Хәбибовка /Лениногорск/, III урын - Фәния Суховага /Бөгелмә/; ансамбльләрдән I урын - "Тамчылар" /Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе/, II - "Сеңелкәш" /Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе/, III урын "Ихлас" /Бөгелмә Техника йорты/ артистларына бирелде. Фестивальнең яме булып кечкенә башкаручылар торды: Ильяс Минһаҗев /Карабаш/, Камилә Шәрипова /Чаллы/, Динара Моратова /Бөгелмә/, Алинә Полуэктова /Бөгелмә/, Эльмира Бадыкшанова /Бөгелмә/ аерым бүләкләнделәр. Мондый балаларыбыз булуы күңелләрне күтәрде. Башкаручыларның берсе дә игътибарсыз калмады. Ирҗан Бикшәнтәевкә /КХР/ "Милләтпәрвәр җырчы" исеме бирелде, ә фестивальнең иң югары бүләге - Гран-прига Назар Бикшәнтәев /КХР/ (рәсемдә) лаек булды. Шулай тәмамланды "Кичке уен". Төп бүләк Кытайга китте, чөнки быелгы уку елында имтиханнарын тапшырган егетләр ялга туган якларына кайтып китәселәрен белдерделәр. Аннан яңа уку елы башында Казанга укуларын дәвам итү өчен тагын киләчәк әле алар. Бөгелмәне дә үз итүләре, шул ук вакытта шәһәребезнең аларны кабул итүе киләчәктә әлеге егетләр белән очрашулар тагын кабатланыр дигән өметтә калдыра. Шулай бул­­­сын иде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: