Бөгелмә авазы

Гайбәт сөйләү – изгелекләреңне уңга-сулга таратып йөрү

Гайбәтнең нәрсә икәнен беләбез, ләкин гамәлдә кулланганда төшенеп бетмибез әле. Гайбәт гөнаһына кергәнебезне сизми дә калабыз.

Пәйгамбәребез ­янына Мөгаз исемле ­сәхабә ки­леп: «Йә, Рәсүлуллаһ, җәннәткә алып керә торган, җә­һәннәмнән коткара торган гамәлне күрсәт әле», – дип сорый. Пәйгамбәребез: «Биш вакыт намаз, ураза, зәкят, хаҗ, нәфел гыйбадәтләре, төнге намазлар, нәфел сәдакалары, – ди. Аннары башка изгелекләрне санап китә дә ахыр­дан әйтә: – Шушыларның бөтенесен сак­лап, савап­ларыңны югалт­мый торган гамәл турында хәбәр итимме? Телеңне сакла», – ди. «Йә, Рәсүлуллаһ, без әйткән сүзләребез өчен дә җавапка тартылырбызмы?» – дип сорагач, Пәйгамбәребез әйтә: «Әй, Мөгаз, кешеләр шул телләре белән кылган гамәлләре өчен йөзләре белән җәһәннәмгә ыргытылырлар».

Гайбәт тәүбәсез кичерелми

Гайбәт – кардәшеңнең сөймәгән әйберен искә алу. Галимнәр әйтүенчә, аның холкын, тышкы кыяфәтен, киенү рәвешен, бала-чагасын, әти-­әнисен – бер сүз бе­лән әйт­кәндә, ул кешегә кагылган бөтен нәрсәне үзе сөймәслек итеп искә алу гайбәткә керә. Моның баласы тәртипсез, хатыны яки ире шундый икән, машинасы юылмаган, йорты җыештырылмаган дигәндә сүз үзе турында бармый, ләкин ул аңа кагылышлы әйбер, димәк, бу аның гайбәтен сату була.

Коръәндә гайбәт өч төрле сүз белән килә: гайбәт, ифтира, боһтән. Гайбәт – кардәшеңдә булган әйберне әйтү. Ифтира – аны кемнәндер ишетеп әйтү. Ә боһтән – булмаган әйберне яла ягып әйтү. Болар бөтенесе дә тыелган һәм гайбәт хөкеменә керә. Шуңа күрә галимнәр, гайбәт сөйләү – хәрам, диләр. Һәм кече гөнаһ түгел, олы гөнаһ диләр. Шунысы хәтәр менә. Кече гөнаһлар намаз белән намаз арасында гафу ителә. Әмма гайбәтләр тәүбә итмичә кичерелми.

Кире җыеп алып булмый

Коръәндә һәм хәдисләрдә гайбәт турында бик куркыныч итеп әйтелгән. «Хүҗүрәт» сүрәсенең 12нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Бер-берегезнең гайбәтен сөйләмәгез. Телисезме берегез кардәшегезнең итен ашауны? Юк, теләмәссез. Сез аннан җирәнерсез, чирканырсыз. Шуңа күрә Аллаһтан куркыгыз һәм белегез, Аллаһ – тәүбә итүчеләрнең тәүбәләрен кабул итүче һәм мәрхәмәтле Зат», – дип әйтә. Аллаһы Тәгалә, кешеләр гайбәт сөйләмәсеннәр өчен, аны шундый мисал белән җирәнгеч итеп тасвирлый.

Авыздан чыгып киткән сүзне кире җыеп алу мөмкин түгел, ул иртәме-соңмы барыбер иясенә барып ирешә. Берәү ишан хәзрәт Рәсүлевне нахакка гаепли, өстеннән донослар яза. Шуннан соң ниндидер авыру белән чирләгәч, ишанның рәнҗеше төшкәндер, дип уйлый бу һәм аннан гафу үтенергә килә. Мин гафу итәрмен, ди ишан, әмма син башта бер зур мендәрне ал да эчендәге мамыгын урамга алып чыгып чәч. Тегесе мендәр мамыгын җиңел генә туздырып кире килә. Ә хәзер бар да кире җый, ди ишан. Ничек җыйыйм, аны җыеп булмый бит инде, мамык бөтен җиргә таралды, ди теге кеше, аптырап. Менә сүз дә шулай, ди ишан, таратуы җиңел, ә кире җыеп алып булмый...

Пәйгамбәребезнең хатыннары Гайшә белән Сафия бер-берсеннән көнләшә торган була. Бервакыт Гайшә Сафия турында кулы белән ишарәләп, ул бит тәбәнәк, дип күрсәтә. Шулчак Пәйгамбәребез: «Йә, Гайшә, син шундый сүз әйттең, әгәр дә шул сүз диңгез суы белән кушылса, диңгез суын бозар иде», – ди. Тел белән дә әйтмәде юкса, фәкать ишарә кылды. Димәк, кешенең кимчелеген ишарә белән күрсәтсәң дә, хәтта каләм белән язсаң да, аннан көлеп карикатура ясасаң да – болар бөтенесе дә гайбәткә керә.

Аллаһтан куркыгыз

Кеше ни өчен гайбәт сөйли? Беренчедән, дине зә­гыйфь булганга. Ул күргән бер әйберне әйтми калдырмый, чөнки күңелендә чир булгач, телне тыя алмый. Ә телне тыеп калу өчен тәкъвалык кирәк.

Гайбәтнең ­сәбәпчесе, га­дәттә, иптәшләр. Бер мәҗ­лестә утырасың, алар сөйлиләр, син ризалашасың яки моның начар әйбер икәнен белә торып, эндәшми утырасың. Әгәр дә берәрсе турында нахак әйткәнне, гайбәтен сатканны беләсең икән – әйдә, җитте, аның турында сөйләмәгез, гайбәт ул, дип туктатырга тиешсең. Туктата алмыйсың икән, чыгып кит, гайбәт мәҗлесендә утырма, чөнки Аллаһы Тәгалә шушындый җирләрдә утыручыларны сөйми.
Аннары башкаларны сөймәү, хөсетлек, башкаларга карата дошманлык та гайбәткә керүгә сәбәп була. Син аңа зыян сала алмыйсың, әмма аның турында начар әйтергә форсат чыкканны көтеп кенә торасың. Бу кеше синнән өстенрәк, югарырак дәрәҗәдә икәнен белә торып, аны гел түбәнсетергә тырышасың. Гайбәтнең шундый төре бар: бу кеше начар дип турыдан-туры әйтми, ләкин «Аллага шөкер, мин андый түгел әле», «Аллага шөкер, мин андый дәрәҗәдә түгел әле» дип, кимсетү йөзеннән төрттереп ала. Шуңа күрә галимнәр моны динле кешеләрдән дә чыгып китә торган гайбәт дип әйтәләр. Шулай ук шаярып, уен-көлке белән әйтеп куеп та гайбәткә кереп китү бик җиңел.

Алайса кешеләр белән ничек аралашырга соң? Фәкать кирәк сүзне генә сөйләшеп, әлбәттә. Әгәр дә кешенең күңелендә тәкъвалык була икән, Аллаһтан курка икән, ул гайбәт сөйләүдән тыелып кала ала. Димәк, гайбәттән коткара торган беренче әйбер ул – Аллаһтан курку. Икенчесе: савапларың теге кешегә китә – син шуны белергә тиеш. Бервакытны Хәсән әл-Басрига, синең турыда берәү гайбәт сөйләде, дип әйтәләр. Шуннан соң Хәсән әл-Басри бер тәлинкәгә хөрмә салып, теге кешегә күчтәнәч җибәрә. Һәм: «Ишетелде, син миңа изгелекләреңне биргәнсең икән. Рәхмәтемне шушы рәвешле кайтарасым килә. Ләкин, гафу ит, камил рәвештә кайтарып бетерә алмыйм инде», – ди.

Борынгы галимнәр гайбәтнең афәтен яхшы аңлаган. Ә без гайбәт сөйләп, үзебезнең изгелекләребезне уңга-сулга таратып йөрибез.
Әгәр дә кешедә гаеп күрәсең икән, аны үзенә әйтергә кирәк. Ә инде төзәлми торган булса, Аллаһ аны шулай бар иткән икән – монда гаепләргә хакыбыз юк. Динебездә нәсыйхәт һәм төзәтү дигән әйбер бар. Пәйгамбәребез, мөэмин – мөэминнең көзгесе, диде. Көзгедән гаепне күрәсең һәм төзәтергә тырышасың. Аны башка кешегә сөйләүдән берни дә үзгәрми, теге кешенең гаебе төзәлми бит. Әле, киресенчә, хәтере калып, ара бозылырга мөмкин.

Үзеңне тәрбиялә

Пәйгамбәребез яхшы кеше белән начар кеше янында утыруны хушбуй сатучы һәм тимерче янында утыру белән чагыштыра. Хушбуй янында утырсаң, аннан бер әйбер сатып алмасаң да, барыбер хуш исе сеңми калмый. Тимерче янында булсаң, сиңа төтен исе сеңә. Мәсәлән, син гыйлем мәҗлесенә килдең, ди. Вәгазь тыңлыйсың. Бәлки әллә нәрсә дә өйрәнмәссең, әмма барыбер файда аласың, нәрсә булса да сеңеп кала. Файдалы гыйлем алу – кешене дөресли һәм холкын тәрбияли. Һәр кеше үзен тәрбия­ләп торырга тиеш. Элеккеге галимнәр дә гайбәттән җиңел генә котылган дигән сүз түгел, чөнки гайбәт сөйләү ул – кешенең нәфесе яраткан әйбер. Берәү әйтә, берәр кеше турында гайбәт сөйләсәм, бер көн ураза тотарга сүз бирдем, ди. Ураза тота-тота арып бетә бу, ләкин гайбәттән бөтенләй туктый алмый. Шуннан гайбәт сөйләгән саен, бер дирһәм сәдака бирергә була. Бер дирһәм – шактый зур акча. Акчаны ярату сәбәпле гайбәттән туктадым, дип әйтә. Ягъни тырышканда, кеше үзен тәрбияли ала.

Гайбәттән ничек котылып, ничек тәүбә итеп була? Әүвәл гайбәт сөйләгәне өчен үкенергә тиешсең. Аннары гайбәттән туктарга, аннан соң бүтән аны эшләмәскә ният кылырга һәм гайбәтен сөйләгән кешене бәхилләтергә кирәк. Ләкин шунысы да бар, кешегә: «Синең гайбәтеңне сөйләгән идем, мине гафу ит», – дип әйтерсең дә, киресенчә, ара өзелеп куяр. Шуңа күрә галимнәр, әгәр кеше тәүбә итә икән, ул: «Йа, Раббым, кемнең хакына кергән булсам, аларга әҗер-саваплар бир, гөнаһларын ярлыка», – дип, үзе гайбәтен саткан кеше өчен дога кылсын, диләр. Һәм кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә сезне бәхилләштерә. Чөнки син гөнаһ кылган өчен Аллаһ каршында тәүбә иттең һәм теге кеше өчен бик күп изгелекләр кылдың, аның гөнаһларын да ярлыкауны сорадың. Шул сәбәпле Аллаһы Тәгалә, иншаллаһ, сине гафу итәчәк.

 

Равил хәзрәт Бикбаев, Әмәт мәчете имамы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: