Бөгелмә авазы

Фәрит Газизуллин

Шәһәребезнең сәнгать дөньясында күренекле вакыйга - Татар мәдәният үзәгендә рәссамның шәхси күргәзмәсе ачылды. Ул - Якутия моңчысы. Якутиянең ак сәхрәләрен, иртәнге кояш нурыннан яше-ренгән урман күлләрен, Лена үзәненең су һәм җил тарафыннан юылып, ашалып, токымын ачкан гаҗәеп таш баганаларын ак киндергә төшергән. Алларыннан мәңгелек дисбе сәйләннәре кебек җигүле болан кәрваннары...

Шәһәребезнең сәнгать дөньясында күренекле вакыйга - Татар мәдәният үзәгендә рәссамның шәхси күргәзмәсе ачылды.
Ул - Якутия моңчысы. Якутиянең ак сәхрәләрен, иртәнге кояш нурыннан яше-ренгән урман күлләрен, Лена үзәненең су һәм җил тарафыннан юылып, ашалып, токымын ачкан гаҗәеп таш баганаларын ак киндергә төшергән. Алларыннан мәңгелек дисбе сәйләннәре кебек җигүле болан кәрваннары тәгәри, биек-биек күкләрдән җиргә ап-ак булып көмеш чың коела: "Чара һәм Токо елгалары кушылган урында", "Сулъяк Уңгра башы", "Шаманнар үзәнендә эңгер-меңгер", "Олонокоон елгасы башы", "Учур суының Алдан елгасына коешы", "Олдоң су буенда томанлы иртә", "Хончегра инеше", "Кет-капа тавында эңгер-меңгер" картиналары шундыйлардан. Рәссам төньяк табигатен үзенең иҗаты белән яклый, аны мәңге кичмәс хәзинә, күз карасыдай сакланырга тиешле табигать һәйкәле дип игълан итә - ул бөтен җаны-тәне белән геолог. Университет белеме өстенә Раббы биргән сулышы белән дә геолог. Һәм нәкъ менә рәссам-геолог буларак аның иҗаты татар сәнгатендә хакыйкый әһәмияткә ия.
Һәр картина рухына тирән медитация сеңгән, моны тоеп, караучы да тын кала. Ул үзе дә, нәкъ безнең кебек үк бөтен дөньясын онытып, сәгатьләр буена Мәскәү һәм Санкт-Петербург музейларында басып торган.
Сәнгать тарихында "передвижник"лар дип аталган күчмә күргәзмәчеләрнең иҗтимагый хәрәкәте 18 нче гасырда туды. Хәрәкәтнең идеясе бер шәһәрдән икенчесенә күчеп, югары сәнгать мисалында халыкны агартудан гыйбарәт иде. Иң мөһиме - кешелек кыйммәтен билгеләгән югары әхлак таләпләренә рәссам үзе тиң булырга тиеш. 20 елга якын тугрылык һәм батырлык сыналган кырыс төньяк шартларында эшләгәннән соң да, рухны тәрбияләү ихтыяҗы аның сәйяр җанын тауларга әйдәде.
Пушкинда укыйбыз: "Кавказ - түбәндә миннән, югарыда берүзем, упкын читендә бозлар өстендә басып торам...". Лермонтовта: "Аның астында Казбек, үткен алмаз кебек, аклык белән мәңге балкыган, ә упкыннар каранында, еландай бормаланып, Дәръял җемелдәп аккан...". Очучылардан сорарга була, нинди биеклектән Кавказ - алмаз ташлар төсле, ә Дәръял елан төсле генә булып тоела икән? Рәссам 3 тапкыр 5 642 метрга ашкан Эльбрус түбәсенә һәм бер тапкыр Памирга - борынгы иран цивилизациясенең мәркәз ноктасына, Җир йөзенә Зороастра иңгән тауларга күтәрелгән.
Тауларны сурәтләгән картиналардан бөеклек һәм мәңгелек зеңгелдәп тора. Төсләр биредә мең кат үлчәнгән, палитра доминант булган бер төснең - ахактай көмеш төснең генә төрле төсмере булып үзгәрә. Көмеш уч төбендә балкыган фирү-зә таш кебек тау күлләре җәйри.
Даһи панорамага бер карау белән җан иркенәеп, югарыга омтыла. Нәкъ менә таулары белән ул танылды, алар хәзер дә күргәзмәнең дәрәҗәле урынына куелган.
Тик рәссамны якыннан белгән дусла-рына, бәлки, үзән пейзажлары якынрактыр, чөнки алардан аңа гына хас яшәү рухы һәм мөлаем җылылык бөркелә: кайчакта - реалистик кыю, кайчагында - моңсу-шагыйранә. Су буйлары, әйтерсең, бәллүр каурый каләм белән нәкышләп язылган: аларга график нәфислек хас.
Яманлык һәм изгелекне үлчәгән хөкем сәгате фәлсәфи сурәтләрдә урын алган. Бакый рух дөньясына күпер булып торган мондый авыр мизгелләр куе зәңгәр төсләрдә бирелгән, инсанның ялгыз шәүләсе Раббы кодрәте каршында җавап тоткан сыман ("Диңгез буенда юлаучы"), яисә сабый бала кебек тыныч һәм разый булып ("Покаяние" - иман китерү?) сурәтләнгән.
Шәһәр уртасындагы инешебезнең бөгелеп аккан сылу чагы, ташланган бакчалардагы язгы юксыну, Хәким урманы, Соколка тавындагы йөзьяшәр нарат - бу газиз сурәтләр сөю белән сугарылган. Шуңа күрә мәдәният бүлеге башлыгы Лена Әмир кызы Миңнуллина аларны туган шәһәребезгә тугрылык сыйфаты дип бәяләде.
Рәссамның эчке дөньясы безгә ни дәрәҗәдә аңлаешлы һәм якын? Ул һәр күңелне сак кына тәрбия итеп, гүзәллек белән дәвалар иде. Ачылу тантанасына махсус килгән Октябрьский шәһәре тарих һәм туган якны өйрәнү музее директоры Ирина Медведева аны "ак туганлык илчесе" дип атады, күрше Башкортстанда якын дуслар көткәнен әйтте.
Күргәзмәгә рәхим итегез!
Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: