Бөгелмә авазы

Әкият

(Яңа вариант) Бик борын заманнарда җир өстенең күп өлешен куе урманнар биләп торган. Ул урманнарда төрле-төрле кыргый җәнлекләр һәм кеше яшәгән. Билгеле, киекләр генә түгел, анда еланнар да хакимлек иткәннәр. Ни гаҗәп, еланнар кешеләр белән үзара дус булганнар, ди. Тора-бара җир суынып, боз каплый башлаган, адәми затлар тау куышларындагы торакларында...

(Яңа вариант)

Бик борын заманнарда җир өстенең күп өлешен куе урманнар биләп торган. Ул урманнарда төрле-төрле кыргый җәнлекләр һәм кеше яшәгән. Билгеле, киекләр генә түгел, анда еланнар да хакимлек иткәннәр. Ни гаҗәп, еланнар кешеләр белән үзара дус булганнар, ди. Тора-бара җир суынып, боз каплый башлаган, адәми затлар тау куышларындагы торакларында учак яга башлаганнар. Алар янына җылынырга эт, мәче, ат кебек хайваннар килгәләп йөргәннәр. Еллар уза барган, бу җан ияләре кеше­ләр­гә тәмам ияләшеп җиткәннәр. Ә хай­ваннарның кайберләре, суыкка чыдый ал­мыйча, үлеп беткәннәр.

Ут булган җирдә янгын да чыкмый булмый, урманнарның байтак өлеше шул сәбәптән юкка чыккан. Җәнлекләргә, шул исәптән еланнарга да ризык табу кыенлашкан...

Зур еланнар кеше малын тотып алуның җиңелрәк икәнен аңлап алганнар. Төннәрдән бер төндә кабиләнең иң сөтле сыеры юкка чыкмасынмы! Шуннан бер аучы, эт ияртеп, еланнар яшәгән урынга китә.

Ә еланнар тормышында мондый хәл булган икән. Ни хикмәт, бер ата елан ана еланга ябышып, бер гәүдәле, ике башлы Аждаһага әверелгән. Хәтта канатлары да бар икән. Этен иярткән кыю аучы барып җиткәндә, шул Аждаһа сыерны ашап бетереп, йокыга талып, ял итә, имеш. Янында унике баласы чабышып уйный, ди. Аучы башта шул балаларны кыра. Унберен юк итә, ә соңгысы качып котылмакчы була. Әмма эт аны койрыгыннан каптырып ала. Баласының тавышына уянып киткән Аждаһаның бер башы - аучыны, икенчесе этне кабып йота. Кеше итенең бик тәмле икәнен белеп ала бит Аждаһа. Ул унике елга бер мәртәбә кабилә яшәгән авылга барып, шунда ел буена кеше ите белән туклана икән. Гадәткә кергәнчә, уң яктагы баш - гел ирләрне, күршедәгесе кызларны гына йота икән.

Мондый афәттән котылу өчен каби­ләнең иң кыю егетләре әлеге явызны үтерергә карар итәләр. Тик күпме генә тырышмасыннар, максатларына ирешә алмыйлар болар. Ул чорда ату кораллары да булмаган бит әле. Ә таштан ясалган балта белән чабылган Аждаһаның башы җиргә тәгәрәп төшеп җиткәнче үк муенында яңасы үсеп чыга икән. Кешеләрдә "үлемсез җан иясе икән бу Аждаһа" дигән фикер туа.

Бервакыт Аждаһа елгалар өстеннән очып барганда, бер чибәр кызның кер чайкаганын күрә. Аның уң яктагы башы шунда ук кызга гашыйк була. Аны үзенә хатын итү теләге белән башыннан ипләп кенә эләктереп ала. Ә сул яктагы баш, кызны үзенең законлы табышы санап, аны аякларыннан эләктерә. Көне-төне тарткалаша торгач, ике башы та тыгылып-тончыгып, Аждаһа җан тәслим кыла. Кешеләр бу явыздан котылалар. Шулай да ул халык күңеленә шулкадәр нык уелып калган ки, алар һәр уникенче елны "Аждаһа елы" дип атый башлаганнар.

Менә киләсе 2012 ел да - Аждаһа елы. Юкка куркып яшәмик, алар инде җир йө­зендә калмаган!

Рифкать СӘЛИМОВ.
Бөгелмә шәһәре.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: