Бөгелмә авазы

Сәламәт яшәргә өйрәнәбез

Җәйге каникулның соңгы аенда "Радуга" социаль үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары тулы булмаган һәм шулай ук ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен сәламәт тормышны пропагандалау максатында тренинг дәресләре уздырдылар.

А.ТИТОВА,
үзәк психологы.

Бу дәресләрдә балалар бер-береңә хәерхаһлы мөнәсәбәттә булу, уңай караш белән аралашу, дуслык элемтәләре булдыру кагыйдәләрен өйрәнделәр; наркоманлык, эчү­челек белән шөгыль­лә­нүнең, тәмәке тартуның яман нәтиҗәләре белән таныштылар; бу афәтләрдән башка да тормышта ләззәт һәм канәгатьлек алу мөм­кинлекләренең күп икән­леге турында бер­гәләп фи­кер алыштылар.

Дәресләрдә алган белем һәм мәгълүматлар, һичшиксез, балаларга үз сәламәтлеген яшьтән үк сакларга, һәр яклап та гармонияле шәхес булып үсеп җитәргә ярдәм итәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: