Бөгелмә авазы

Ерак араларны якын итеп

Күптән түгел, очраклы рәвештә, танышымны - 21 ел Бөгелмә эчке эшләр идарәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан Ришат Фәнил улы Кәримовны очраттым. Сүз артыннан сүз чыгып, аның шул көннәрдә генә Үзбәкстан якларында булып кайтуы ачыкланды. Ул Ташкент, Сәмәрканд шәһәрләрендә күргән кызыклы, мавыктыргыч вакыйгалар, тарихи ядкарьләр турында бик тәэсирләнеп сөйләде. Бу әңгәмәне...

Реклама

Әңгәмәдәш -
Ләйсән ВИЛДАНОВА.

- Әйтегез әле, Үзбәкстан як-ларына бу сәфәрегез сезнең гомерегездә беренче тапкыр идеме?
- Әйе. Сәфәрнең максаты туган апаларны күрү, Ташкент җирләре, тарихы белән танышу иде. Алар үзләре элек туган якларына кайткалый иде, хәзер ике чик аша үтәргә кирәк булганга күрә, юлда йөрүләр кыенлашты. Апаларым Икълимә Латыйпова (81 яшь) Ташкентның үзендә тора, ә 70 яшьлек Рәисә Ирисдәүләтова Ташкент өлкәсенең Минг-Чинар бистәсендә яши. Алар икесе дә - Татар Димскәендә туып-үсеп, 1950 елларда акча эзләп, ерак җирләргә чыгып киткән кешеләр. Ул вакытларда Ташкентта хезмәт хакы, безгә караганда, 3-4 тапкырга күбрәк булган. Заманында Димскәйдән ул якларга шактый күп кешеләр агылган шул.
- Юлда бару, Ташкентка килеп төшкәч, беренче тәэсирләрегез нинди булды?
- Ташкентка гаиләм белән Уфадан поездга утырып киттек. Очсыз-кырыйсыз Казакъстан далаларын гизеп бардык, тигезлек, бөтен җирдә ком, бернәрсә дә үсми. Бары тик ишәк һәм дөяләр көтүлеге йөри. Асфальт юллар юк, машиналар бик сирәк күренеш - күбрәк тузган мотоциклларда чабалар. ике тәүлек шул очсыз-кырыйсыз, сусыз даланы күзәттек. Ташкентка килеп төшкәч, вокзалга керү читен икәнлегенә төшендек: алар бикле иде. Бу террорчылардан саклану максатында эшләнә, дип аңлаттылар безгә. Поезддан төшү белән йөк ташучылар уратып алды, алар 800 сумга (безнеңчә 12-15 сум, аларның 1000 сумы - безнең 17 сум) әйберләрне кайда кирәк, шунда илтеп куялар икән. Вокзалда бернинди уңайлыклар да юк, такси йөртүчеләр анда иң бай кешеләрдән санала. Алар кешене вокзалдан тартып алырга әзер торалар. Ә иң кызыгы - бөтен урыннарын тутырып бетермичә, кузгалмыйлар. Биредә барлык машиналар да ак яки көмеш төстә һәм бездәге кебек тәрәзәләренә кара лента ябыштырулар бөтенләй юк. Автомобильләр бик кызу йөри, чөнки бернинди видеокүзәтүләр дә юк. Постта торучы милиционерларны бик сирәк күрергә мөмкин. Шоферлар машина каешын да бик сирәк эләктерә, пассажирлар бөтенләй аңа игътибар итми, чөнки аларга кисәтү генә яный, фараларны кабызып йөрмиләр, юлдагы тоташ ике сызык та (узу тыела) алар өчен бернәрсә дә түгел.
- Ташкент нинди үзенчәлекләре белән истә калды?
- Үзбәкстанның башкаласы Ташкентка килгәндә, ул шактый зур һәм борынгы шәһәр - бүгенге көндә анда уртача 2 миллионлап халык исәпләнә һәм аның 2000 еллык тарихы бар. Борынгы чорларда, әле бу шәһәр "Чач" исеме йөрткән вакытларда, ул бик зур булмый һәм үзенең көньяк күршеләре Сәмәрканд һәм Бохарадан калыша. Биредә сакланып калган борынгы архитектура һәйкәлләренең күбесенең бик борынгы заманнарда төзелгәне билгеле, анда бик күп тарихи ядкарьләр: мәчет, мәдрәсәләр, мавзолейлар сакланып калган. Кайчандыр бу шәһәрдән борынгы сәүдә юлы - Бөек Ефәк юлы үтү дә кала үсешендә һәм тагын да киңрәк танылуында зур роль уйнагандыр. Билгеле инде, аның гаять бай тарихи ядкарьләр-гә ия булуында дәһшәтле, үтә батыр яучы, ил башлыгы булып торган Әмир Тимур (Тамерлан, татар тарихында Аксак Тимер буларак билгеле) нәселенең тәэсире зур. Бүгенге көндә башкаланың яңа шәһәр өлешендә урнашкан Әмир Тимур скверы Ташкентның төп архитектура һәйкәле дип әйтсәк тә, ялгыш булмас. Скверның үзәгендә Үзәк Азиянең танылган дәүләт эшлеклесе, гаскәр башлыгы, кануннар чыгаручы атка атланган Әмир Тимурның бронза һәйкәле урнаштырылган (астагы рәсемдә Ришат хатыны Гөлүсә һәм кызы Адилә белән). Ул Урта Азиядәге ике елга арасындагы сугышта җиңү яулап, 40 елга якын көчле дәүләт белән идарә итә һәм аның чикләрен Урта Диңгез, Һиндстан, Кытай Төркестанына һәм Россиягә кадәр җәелдерә. Ә үзенең башкаласы Сәмәрканд-ны һәм мәмләкәтендәге башка зур шәһәрләрне үзенчәлек-ле биналар һәм корылмалар белән бизәп, Шәрык Римына әйләндерә.
- Читтән караганда, андагы тормыш дәрәҗәсе хакында нәрсә әйтер идегез?
- Көнкүреш шартларына килгәндә, бик мактанырлык дип әйтмәс идем, әлбәттә. Шулай да шәһәр һәрвакыт җыештырылган, кая карама - урам себерүче. Алар хәтта агачта яфрак коелмаган булса, аларны таяк белән коеп җыялар. Урлашу юк, машиналарда "сигнализация" күрмәдем, әгәр өйдә кеше күп булса, фатир ачык килеш тә кунарга мөмкин, моңа бик игътибар бирмиләр. Кибетләр бик күп, ләкин күбрәк сыйфатсыз Кытай товарлары белән сәүдә итәләр. СССР вакытында төзелеп, инде күптәннән ремонт күрмәгән 3 иске метро эшли. Автобусларда тукталышларны әйтмиләр. Ә бер көнне тукталышка килеп туктагач, бер яшь кенә кызның тәмәке тартып торганын күргән халык шаккатты, бик озак шул турыда фикер алыштылар. Эчкечелек, тәртипсезлеккә карата аларда таләпләр бик катгый. Автобуста, троллейбуста, трамвайда яшьләр олыларга урын бирә. Ул якта халыкның бер-берсенә карата бик ихтирамлы булуына басым ясар идем. Тормыш дәрәҗәсе турында сүз киткәч, шуны да әйтәсем килә: мәсәлән, Ташкентта торучы Икълимә апа ике бүлмәле фатирда яши.
Пенсиясе безнең акча белән - 3200 сум, ул шунысына да шөкер итеп тора инде. Шуның өстенә, апам тыл ветераны, әгәр монда кайтса, ул лаеклы 10-12 меңен алып торыр иде.
- Үзбәкстан ягының нинди йолалары белән танышырга туры килде?
- Ул якларда без күргән бер йола үзенчәлеге сәфәребезнең Корбан бәйрәменә туры килүе белән бәйле. Гадәттәгечә, без-дә бу бәйрәмдә мал чалып, аның итен туган-кардәшләргә, мохтаҗларга таратсалар, анда бу бәйрәм көнне үлгәннәрне искә алу мәҗлесе үткәрелә. Кешенең үлгәненә ничә көн, ел булуына карамастан, кеше җыеп, алар рухына дога кылына. Мал чалу аларда сирәк күренеш. Тагын бер үзенчәлек: мәктәп, урта, югары уку йорты укучылары 1 сентябрьдән 10 ноябрьгә кадәр мамык җыялар. Президент: "Кул белән җыйган мамык күпкә кыйммәт", - дигән. Шуңа күрә уку икенче планга күчкән. Мамыкның сабакларын да әрәм итмиләр, аларны урак белән урып, җыеп, тандыр-мичкә ягалар.
- Ә авылларында ни күзәтелә?
- Авылларда, бистәләрдә һәрбер йортның диярлек ише-галдында "летник" дип аталучы өйгә кушып салынган бүлмә бар, ул аш бүлмәсе һәм йокы бүлмәсе функциясен үти. Әби белән бабай күбрәк шул чатырда, ә балалар төп йортта яши. Йортлар 1960-1970 елларда ничек төзелгән булсалар, шул килеш бернинди капиталь ремонт күрмәгәннәр, пластик тәрәзәләр дә, стеналарда обойлар да юк. Идәннәр дә күбесенчә бетоннан, чөнки биредә агач бик кыйммәт. Бездәге кебек җылылык та кертелмәгән, ике бүлмә уртасына мич чыгарылган, шул бөтен йортны җылыта. Хезмәт хакын аларда банк карточкасына күчерәләр икән, ул карта белән банкка барып, акча алып булмый, кибеттән товар яки азык-төлек кенә ала аласың. Шулай да халык бу яшәешкә күнеккән, булганына канәгать булып яши. Шунысы кызык, анда балалар, студентлар бик күп. Рәйсә апаның малае белән килене эшләүче авыл мәктәбендә 2000 укучы белем ала икән.
- Күңелегезгә бигрәк тә уе-лып калган тарихи ядкарьләр кайсылары булды?
- Без элек Үзбәкстан башкаласы, бүгенге көндә бу илнең иң зур шәһәрләренең берсе булган Сәмәркандның истәлекле урыннарына сәяхәт кылуга бер көнебезне багышладык. Биредә гаять кызыклы тарихи мәгълүматлар белдек, биек, гүзәл биналар янында рәхәтләнеп фотога төштек.
Иң беренче тукталышыбыз Гүр-Әмир мавзолее булды. Мавзолейга искиткеч матур, биек итеп эшләнгән коридордан үтеп керәсең, ишекләре карагачны (кара агач) уеп эшләнгән. Керүгә, ханлыклар картасы белән таныштык. Бу илләрдә Һиндстаннан башлап, Истанбулга чаклы, Себердән Мәскәүгә, Мисырларга чаклы сәяхәтләр оештырылуын белдек. Бу - бөек илбасар мавзолее - Гүр-Әмир - Әмир Тимур һәм аның империя варисларының нәсел төрбәсе (фамильная гробница) 1403 елда торгызыла башлый һәм Тамерланның турыдан-туры варисы һәм яраткан оныгы Мөхәммәд Солтанның кинәт үлеме белән бәйле. Төзелешне аның икенче оныгы Олугбәк тәмамлый. Таҗик теленнән тәрҗемә иткәндә Гүр-Әмир "хан кабере" дигәнне аңлата. Тимур идарә иткән вакытта мавзолей алар династиясенең гаилә төрбәсенә әйләнә. Бу архитектура комплексында Тамерланның, аның уллары Шахрух һәм Мираншахның, оныклары Олугбәк һәм Мөхәммәд Солтанның каберлекләре саклана. Шулай ук Тимурның укытучысы Мир Сәид Барак та бу каберлеккә күмелү "бәхетенә" лаек була.
1941 елда Сталин ризалыгы белән галимнәр тарафыннан каберлекләр ачып тикшерелә һәм Тимурның кыяфәте, астроном, фәлсәфәче Олугбәкнең җәзалап үтерелүе һәм башка тимурчыларның күмелүе турындагы тарихи чынбарлык тулысынча дәлилләнә. Тагын шунысы игътибарга лаек, алда билгеләп үткәнчә, каберлекләр, җирле аксакалларның андый әйберләрне ачарга ярамый дигән үгет-нәсыйхәтенә дә карамастан, 1941 елның 21 июнендә ачыла. Ә 22 июньдә явыз Гитлерның СССРга һөҗүм итүенә нәкъ менә шул сәбәп булган дигән ышанулар бүгенгәчә яшәп килә анда. Без шул тарихи ядкарьләрне күзәтеп, тарихта зур эз калдырган илбасарлар, аларның нәсел үзенчәлекләре белән таныштык.
Бу шәһәрдәге тагын бер үтә дә гүзәл урын - Регистан мәйданы Сәмәркандның тарихи урыннарының берсендә урнашкан. "Регистан" сүзе "өеп ясалган мәйдан" дип тәрҗемә ителә. Ул борынгы заманнардан ук олы ярминкәләр, һөнәрче базарлары гөрләп торган урын була. Биредә шәһәрдәге зур, истәлекле чаралар үткәрелгән. Анда бер-берсенә яраштырылган бик матур өч бина урнашкан: Олугбәк (1417-1420), Шер-Дор (1619-1636) һәм Тилля-Кари (1647-1660) мәдрәсәләре.
1417 елда Әмир Тимурның яраткан оныгы Олугбәк биредә мәдрәсә төзү эшен башлый. Аның мәдрәсәсе баштан ук югары рухи оешма, урта гасырның үзенчәлекле университеты булып тора. Беренчел мәдрәсә 50 хөҗрәгә ия булган, аларда белем алучы йөздән артык студент торган. Язма чыганаклар буенча, биредә Олугбәк үзе математика фәнен өйрәткән.
17 нче гасырда Регистан мәйданында тагын ике мәдрәсә калкып чыккан - Шер-Дор һәм Тилля-Кари. Алар үзләренең тәэсирле зурлыклары, зиннәтле эшләнешләре белән аерылып торсалар да, нәфис архитектуралары белән Олугбәк мәдрәсәсеннән калышалар. Шер-Дор мәдрәсәсе исә, яки арысланнар төшерелгән бина, Олугбәк мәдрәсәсе каршында урнашкан. Ул Сәмәрканд җитәкчесе Баходур Ялангтуш карары буенча 17 ел төзелгән. Тер-Дор төзелеп, 10 ел үткәч, шул ук идарәче карары белән Тилля-Кари мәдрәсәсе төзелеше башлана. Шер-Дор "алтын белән аерылучы" дип тәрҗемә ителә. Аның эче алтын белән эшләнгән була. Бу бина үзенең төп функциясе - уку йорты булудан кала, мәчет ролен дә башкарган...
- Ришат Фәнилович, гаять эчтәлекле әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: