Дамир Йосыпов Airbus А321 лайнерын коткару белән Аллаһы Тәгалә идарә итүен әйтте

Бортында 226 пассажир булган Airbus А321 лайнерын Мәскәү өлкәсендә кукуруз басуына төшереп утырткан Дамир Йосыповка Россия мөселманнарының иң зур бүләген тапшырдылар.
Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Дамир Йосыповка Россия мөселманнарының иң зур бүләге - «Хезмәт өчен» орденын тапшырды. Йосыпов экипаж һәм пассажирларның Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате белән исән калуын әйтте. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итте.
«Урал авиалинияләре» пилоты Йосыпов үзенең җавап сүзе белән чыгыш ясады. «Иң зур бүләк — кешеләрнең исән калуы, алар үзләренең якыннары янына кайтты. Бу безгә тормышның кадерен белергә кирәклеген дә искәртеп тора», — диде очучы.
Татарстанның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүләкләү тантанасы Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә узган.
«Үзебезнең мөселман кешесенең экипаж белән бергә шундый лайнерны исән-имин җиргә төшереп утыртуы, пассажирларның гомерен саклап калуы турындагы яңалыкны без сокланып кабул иттек. Сез яшьләр өчен чын мәгънәсендә үрнәк», — диде Равил Гайнетдин. Ул Дамир Йосыповка 25 миллионлы мөселман өммәте исеменнән рәхмәт белдерде.
Россия Президенты Владимир Путин 2019 елның 22 ноябрендә «Урал авиалинияләре» пилотлары Дамир Йосыпов һәм Георгий Мурзинга Россия Геройларының алтын медальләрен тапшырды. Август аенда алар бортында 226 пассажир булган Airbus А321 лайнерын Мәскәү өлкәсендә кукуруз басуына төшереп утыртты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 гыйнвар 2021 - 18:03«Своя колея 2021» проекты 23 гыйнварда ук ОТР каналында, Театр, Navigator Records каналында, «Синема» кинотеатрында күрсәтеләчәк «Своя колея 2021» проекты 23 гыйнварда 18.00 сәгатьтә (Түбән Камада бу НТР-Татарстан каналы - 24, НТР ВКОНТАКТЕ төркемендә, мэриянең рәсми сайтында һәм шулай ук ВКда), шулай ук ОТР каналында, Театр, Navigator Records каналында, «Синема» кинотеатрында күрсәтеләчәк.3700
-
23 гыйнвар 2021 - 17:31"Блокада икмәге" Бөтенроссия акциясе кысаларында Батырлык дәресләре Россия Хәрби дан көне алдыннан, «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясе кысаларында, 18-21 гыйнвар көннәрендә Бөгелмә волонтерлары «Блокадный Ленинград. Город непокоренных» батырлык дәресләре оештырдылар.4300
-
23 гыйнвар 2021 - 16:12Тагын ике бөгелмәленең тәүлек эчендә COVID-19 диагнозын расладылар Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 15 365 очрагы ачыкланган.6400
-
23 гыйнвар 2021 - 15:27Бөгелмәдә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын үткәрү турында «Бөгелмә һөнәрче» традицион һөнәрләр фестивале елның күренекле вакыйгасы булачак, ул өченче тапкыр Бөгелмәдә август аенда узачак һәм 2021 елда Төбәкара фестиваль булачак.5800
-
23 гыйнвар 2021 - 14:39Татарстан урманнарында «каракорт» үрмәкүчләре очрый башлаган Былтыйр республикада ике кешене шундый үрмәкүч тешләгән.4700
-
21 гыйнвар 2021 - 10:09Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде.
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
23 гыйнвар 2021 - 11:24Сугыш хәрәкәтләре ветераннары Хәтер аллеясында өмә үткәрделәрСоңгы көннәрдә безнең төбәктә бик карлы булды.11000
-
22 гыйнвар 2021 - 11:16Бөгелмә полиция хезмәткәрләре һәм эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары «Студентлар десанты» акциясе үткәрделәр Бөтенроссия акциясендә «Бөгелмә аграр көллияте» студентлары катнашты.29400
-
21 гыйнвар 2021 - 11:02Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде Ленар Габдерахманов шәхсән 21нче “Энҗе” балалар бакчасы һәм 10нчы мәктәп янында эшләрнең үтәлешен тикшерде. Шулай ук Гоголь–Совет урамнары кисешкән чатны карады, биредә юл читләренә киртәләр куелып, светофор объекты урнаштырылган.28000
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.17400
-
21 гыйнвар 2021 - 17:16Бөгелмәдә узган ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы полиция хезмәткәрләрен бүләкләделәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегендә ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды.15000
-
21 гыйнвар 2021 - 15:34Бөгелмәлене ике тапкыр кредит рәсмиләштерергә, акчасын алып, төрле счетларга җибәрергә ышандырганнар Хатын-кызга телефон аша аңлатканча, алдагы көнне картадан акча урларга маташкан мошенниклар аның счетларын башка банклардан эзләячәк, шуңа күрә ул акчаларны алардан яшерергә кирәк икән.14500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика