Бөгелмә авазы

Чын йөрәктән чыккан иң җылы сүзләр белән!

Әни!.. Балалар авызыннан чыккан иң беренче сүз - нәкъ менә шушы сүз. Бала туган көннән алып, ана аның өчен яши башлый. Бу аналар өчен яз җиткәч, агачлар яфрак ярган, чәчкә аткан кебек үк гадәти бер күренеш. Кояш Җир шарын үзенең якты нурлары белән җылыткандай, әниләр дә сабыйлары тормышын йөрәк җылысы...

Әниләрнең куллары да могҗизалар тудыра бит. Әгәр ул сыйпап узса, бөтен кайгы-хәсрәтләр югалган кебек була, авыртулар да бетеп киткәндәй тоела. Шушы җылыны кеше гомере дәвамын-да тоеп яши. Нәкъ менә шуның өчендәдер инде, ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Әниләр көнен бәйрәм итәбез.
"Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге бүлегендә 25 ноябрь көнне социаль педагоглар Лилия Ремеева белән Ольга Лукашова, шушы олы көнгә багышлап, сәламәтлекләре чикләнгән балаларның иҗади эшчәнлеген үстерү максатында, өйрәтү чарасы уздырдылар. Педагоглар балаларга Әниләр көненә багышлап ясаган открыткаларны күләмле элементлар белән бизәү буенча мастер-класс күрсәттеләр. Анда "Поддержка" клубыннан барлыгы 18 яшүсмер катнашты. Алар дәрес барышында төсле кәгазьләрне открыткалардан кисеп алынган рәсемнәр белән матур итеп бизәп, үз куллары белән иҗат иткән хезмәт җимешләрен әниләренә бүләк итәр өчен өйләренә алып кайтып киттеләр.
Ольга ЛУКАШОВА,
социаль педагог.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: