Бөгелмә авазы

Чатыртау

"Чатыр тауны җырламаган әдип юк. Югарыга омтылган көчле һава ташкыны, очар кошны күтәреп алган кебек, сине күтәреп ала. Як-якка җәйгән кул-канатлар астыннан дулкын-дулкын булып, тыгыз ташкын ага - хәтта аңа капланып, ятып та булыр төсле тоела. Һәм син шушы халәттә күгелҗем томаннар аша ялан-кырларны, урманнарны, юллар-авылларны айкыйсың. Күзгә киртәләр юк...

Азнакай - безнең туган ягыбыз. Ул - Татарстаныбызның бик матур, бәрәкәтле төбәкләреннән берсе. Данлыклы үткәне, соклангыч тарихы бар. Азнакай төбәгенә килгән һәр кеше гаҗәеп матур табигатенә, кешеләренең нечкә күңеленә, рухи гүзәллегенә сокланып туя алмый. Районыбыз территориясеннән аккан Ык елгасы, аның янәшәсендәге күлле әрәмәлекләре, болыннар, та-бигатьнең төрле матур манзараларына бай күренешләре хакында күп язарга мөмкин. Горур Чатыртау үзе генә дә ни тора! Ул Азнакайның визит карточкасына әверелде.
...Янәшәңдәге дулкын-дулкын таулар иңнәренә басып меник әле синең күкрәгеңә! И бу җиһанның гадел минутлары... И бу җанның убылыр упкыннары... Ә җиле... Рәхмәт сиңа, Чатыртау җиле! Күңелдәге юшкынны, гөнаһларны тараткан өчен мең рәхмәт сиңа! "Чатыртаудан чорлар күренә", - дип яза шагыйрь Әнәс Исхаков. Синең горур биеклегеңнән үткәннәргә кайтып килик әле.
1972 елның 19 маенда ТАССР Министрлар Советының "Чатыртау тавын табигать ландшафты һәйкәле итеп тану турында"гы 251 нче карары кабул ителә һәм 130 гектар мәйдан бүлеп бирелә. Ә 1999 елның 23 - 24 июнендә Азнакайда ТР Табигый ресурсларны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышы үтә һәм "Чатыртау" табигать һәйкәленә дәүләт заказнигы статусы бирелә. Моңа дүрт төп күрсәткеч сәбәпче була:
1. Чатыртау итәкләреннән кечкенә инешкә төшкәндә бай-бакларның көньяк-көнчыгыш биләмәләре җәелеп киткән, анда барлыгы 200гә якын җәнлек исәпләнә.
2. Географик планда бу - республикабызда иң биек нокталарның берсе: Чатыртау диңгез өслегеннән 334,5 метр биеклектә ята.
3. Итәкләренең ассимметрик күренеше бик тә кызыклы.
4. Ботаник яктан биредә күптөрле кыр һәм дала үсентеләре табыла (шуларның 50гә якын төре ТР һәм РФ Кызыл китабына кертелгән).
Чатыртау иңкүлекләренең берсендә Емельян Пугачев отрядлары шактый вакытка база итеп урнашалар. Күз алларында пәйда булган күренеш әдәбиятта түбәндәгечә сурәтләнә: "Чатыртаудан ачылган бу матурлыктан тәмам әсир калдык. Көнчыгыш итәкләре рәт-рәт яфраклы агачлар белән капланган, дала-кырлар белән чиратлашкан, ә арырак Ык тугайлыклары һәм аның уң як текә ярлары күренә. Төньяк һәм көньякта ялгыз каеннар, яисә зур булмаган каенлык-имәнлекләр белән байбак биләмәләре ачыла. Көнбатыш якта Стәрле елгасы ага һәм тугайлыклар җәелә".
Петербург Фәннәр академиясе әгъзасы, географ П.С. Паллас: "Арырак без Кече Сукаеш, аннары Сәпәй авылына җиттек - су буена урнашкан зур, мәчетле татар авылы, атамасы ниндидер башкорт исеменнән алынган, аның нәселе авылда бүген дә яши (ред. Бу очракта "башкорт" этнонимы урынына "нугай" этнонимы күзалланырга мөмкин, чөнки Азнакай районы җирләре һәм, гомумән, Ык буенда утырган авыллар турыдан-туры Нугай урдасына караган. Табигый, Нугай урдасы көньяк-көнбатыш Башкортстан һәм көньяк-көнчыгыш Татарстан белән тәңгәлләштерелә. Моңа тагын бер дәлил: шул ук исемдәге тагын бер Чатырдагның Кырым ярымутравында, Кырымсарай авылының Баулы районында, Кукмара, Минзәлә, Тукай районнарында Бакчасарай авылла-рының булуы - халыклар күчешенә мисал. Әмма бу хакта төгәлрәк итеп авыл аксакаллары гына әйтә алыр). Шул илдә, юлдан уң якта, ә авылдан туп-туры көнчыгыш тарафта токымы катламланып ачылган олпат тау күренә, арытабан ул гаҗәеп биек (нарочито высокий) Чатыртауга кушыла, көнгә караган үзәннәр белән бүлгәләнә. Яшенле яңгыр килүенә карамастан, мин ул тауга мендем".
Район һәм шәһәр хакимияте тырышлыгы белән Чатыртауны, аның үсемлекләрен, тереклеген саклау матур нәтиҗәләр бирә. Район халкы бу кыйммәтле табигать почмагының кирәклеген аңлый һәм законнар таләп иткән аерым режимны үтәү мәсьәләсенә зур кайгыртучанлык, олы хөрмәт белән карый. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә байбаклар колониясе берничә меңләп исәпләнә һәм, шул сәбәпле, алар Кызыл китапның юкка чыгу куркынычы алдында торган җәнлекләре исемлегеннән алынды.
Чатыртау дала үләннәре һәм чал кылганнар белән аерылып тора. Биредә күгелҗем тонконог (юачалар семьялыгына караган башаклы үлән), күгәрчен күзе (фиалка), яушан (вероника колосковая), ислемай үләне (чабрец душистый), тау юасы, нарат урманнарының иярченнәре булган үлән үсемлекләре еш очрый. Алмашка яфраклы урманнар үсә, моңа имәннәр яушаны, плющсыман будра (түшәлеп үсә торган тәңкә яфраклы үлән, байбаклар казып йомшарткан җирдә яхшы үрчи), урман җиләге кушылып китә.
Җәнлекләрдән монда төп яшәүчеләр булып байбаклар тора. Ерактан ук кырыйлары үсемлекләрдән арынган, өсте-нә туфрак өелгән оя-өннәр күренә. Байбакларда бер-берләрен тәэмин ителеш бик әйбәт куелган. Ашау вакытында оя башында "дежур" байбак кизү тора, тирә-юньне басып күзәтә, берәр төрле куркыныч кош күренсә яки кеше килсә, шунда ук кисәтү авазы бирә. Тамак туйдырырга чыккан байбаклар икенче сызгыруда өннәренә үк чумалар. Тынычландыргыч сызгырудан соң гына кабат ашый башлыйлар. Өлкән байбакларның берсе барлык биләмәнең куркынычсызлыгын кайгырта. Галим-ориенталистлар бай-бакларның яңгыр суы белән өннәрен чистартуларын кү-зәткәннәр һәм моны тәҗрибә куеп тикшергәннәр: байбаклар башта агып төшкән су белән өстән юеш туфракны кырып алалар, ә аннары барлыкка килгән ләмнән шарлар ясап, өннән чыгарып ташлыйлар.
...Чатыртау - Азнакаебызның йөзек кашы, диләр. Яшәү көче аласың килсә, Чатыртауга күтәрел, диләр.
Әйе, Чатыртауга менгән саен, аның саф җиле сине сыйпый, синең белән шаяра. Авыр эш чорларыңны, хәсрәтләреңне оныттыра. Күңелең, тәнең ял итә, алдагы көннәргә көч, дәрман җыясың.
Г. ХАФИЗОВА, В. КАШАПОВА, Р. РӘХМӘТУЛЛИНА,
Азнакай шәһәре 7 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары;
Р. ХАФИЗОВА, журналист.
Рәсемнәрдә: Чатыртау! Иңнәреңә синең 20 авыл утырган! Тарихи манзара! Биредә ул кондыз шикелле басып тора.
/Фотолар сәяхәтче-фотограф Александр Беленький сайтыннан алынды: "Бу якларга Чатыртауны күрер өчен килдек, караңгыга калып, кимендә ярты сәгать төн кунар урын эзләдек. Иртән, беребезне палатка брезенты аша тешләп, байбак уятты. Карасак - тауның итәгендә үк торабыз икән!"/.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: