Бөгелмә авазы

Чуен юллар тарихыннан

3 август көнне Техника йортында Тимерьюлчылар көненә багышланган тантаналы очрашу булып үтте. Гомерләрен халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга багышлаган мөхтәрәм затларны тәбрикләргә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов та килде. Ул, тимер юл тармагы җитәкчелеге белән беррәттән, өлкә хезмәткәрләренә, тимер юл өлкәсен югары дәрәҗәгә күтәрүче ветераннарга шәһәр мэры И.Касыймов һәм шәхсән...

Ләйсән Инзирова әзерләде.
Автор фотосы.

1837 елның 30 ок­тябрендә (яңа стиль буенча 11 ноябрьдә) Россиядә беренче тапкыр Павловскидан Санкт-Петербургка кадәр сузылган тимер юлны тантаналы ачу чарасы үтә. Нәкъ менә шушы вакыйга Россиядә тимер юллар челтәре төзүгә нигез сала да инде.

Безгә хезмәт күрсәтүче Ку́йбышев тимер юлы - Урта Идел буе җирләрен хезмәтләндерүче тимер юллар системасы. Куйбышев тимер юлына керүче беренче тимер юл Моршанск-Сызрань арасында 1874 елда төзелә, 1877 елда Кинельгә кадәр сузыла. 1880 елда Идел аша Сызрань күпере салына. 1888 елда Кинельдән Уфага кадәр сузыла, 1890 елда - Златоустка, 1892 елда - Чиләбегә.

Куйбышев тимер юлына керүче РузаевкаСызрань юлы 1898 елда төзелеп бетә. Хәзер тимер юлның төньяк йөрешенә керүче Инза-Сембер линиясе 1898 ел­­да төзелә. Аннары Бат­раки (1900), Часовня-Пристань-Мәләкәс (1902) станцияләре барлыкка килә. 1911 елда юл Мә­ләкәстән Бөгелмәгә кадәр озайтыла.

Тимерьюлчылар көне - Россиядә беренче һөнәри бәйрәм. Ул 1896 елда, Россиядә тимер юллар төзетә башлаучы император Николай Iнең туган көне (25 июнь) хөрмәтенә кабул ителә. Тимерьюлчылар көне 1917 елга кадәр 25 июнь көнне бәйрәм ителә. Шул дәвердән бу датаны билгеләү 20 елга бөтенләй туктатылып тора. СССРда тимер юлчыларны тәбрикләү традициясе бары тик 1936 елда гына кабат кайта. Бу исә 1935 елда күп еллар дәвамында беренче тапкыр күчерү планы арттырып үтәлүгә бәйле. Нәкъ шул вакыйгадан соң кайбер юллар җитәкчелеге хөкүмәткә ел саен хез­мәттә күрсәтелгән уңыш­ларны билгеләп үтүне оештыру турындагы фикере белән мөрәҗәгать итә. СССР Халык Комиссарлары Советы карары белән 1936 елның 28 июлендә 30 июль Тимерьюлчылар­ның һө­нәри бәйрәмнәре көне дип кабул ителә. Соңрак аны август аеның беренче ял көненә бил­гелиләр. Әйе, аның тарихын тә­фсилләп язарга бер китап кына җитмәс иде, мөгаен. Заманында халык арасында иң популяр булган бу транспорт төре ил икътисадын алга җибәрүдә дә зур роль уйнаган. Анда эшләүче хезмәткәрләр исә үз тирә-ягында гына түгел, ә илдә ихтирамлы шәхесләр булып танылганнар.

Шулай итеп, Россиядә тимер юлларга нигез салынуга быел - 175 ел, Россия Федерациясе Тимер юллар министрлыгы­ның Куйбышев тимер юлы Бөгелмә станциясе исә, әз дә түгел, күп тә түгел, 101 еллыгын билгеләп үтте.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: