Бөгелмә авазы

Бокалларда – туңмый торган шәраб...

2013 елдан башлап Русиядә Полярниклар көне билгеләнә. Аның кызыклы тарихы бар. Шушы елның 25 апрелендә, Русия Президенты Владимир Путин белән "Туры бәйләнеш" вакытында, ил башлыгына әлеге тәкъдим белән Санкт-Петербургның Полярниклар ассоциациясе вице-президенты Николай Корнилов мөрәҗәгать итә. Президент аңа шаяру белән җавап бирә: "Сез бәйрәм итә башлагыз, ә без указга кул...

 

2013 елдан башлап Русиядә Полярниклар көне билгеләнә. Аның кызыклы тарихы бар.

Шушы елның 25 апрелендә, Русия Президенты Владимир Путин белән "Туры бәйләнеш" вакытында, ил башлыгына әлеге тәкъдим белән Санкт-Петербургның Полярниклар ассоциациясе вице-президенты Николай Корнилов мөрәҗәгать итә. Президент аңа шаяру белән җавап бирә: "Сез бәйрәм итә башлагыз, ә без указга кул куярбыз", - ди. Озак та үтми, 2013 елның 21 маенда, Владимир Путин "Полярниклар көнен билгеләү турында"гы указны имзалый.


21 май котыпны яулаучыларның һөнәри бәйрәм көне итеп юкка гына сайланмаган. 1937 елда, шушы көнне "Төньяк полюс-1" (СП-1) беренче поляр фәнни-тикшеренү станциясендәге галимнәр төркеме котыпка юл ала. Экспедиция белән - Отто Шмидт, ә станция белән Иван Папанин җитәкче­лек итәләр. Алардан тыш, экспедиция составында океанолог Петр Ширшов, геофизик-метеоролог Евгений Федоров һәм радист Эрнст Кренкель дә була. Галимнәр алдына Төньяк диңгез юлын үстерү максатында океанографик, метеорологик һәм геофизик тикшеренүләр алып бару бурычы куела. Станция, елга якын эшләп, 2050 чакрым юл үтә. Диңгезчеләр берничә тапкыр үлемечле хәлгә тарый, ләкин, табигать стихияләрен җиңеп чыгып, куйган максатларына ирешә. Аларның тикшеренү нәтиҗәләре бүген дә зур әһәмияткә ия.

Әлеге көндә "полярник" статусына 2 миллионнан артык кеше ия. Алар исәбенә төньяк киңлекләрдә озак еллар хезмәт салган газ, нефть сәнәгате хезмәткәрләре, хәрбиләр, геологлар һәм океанологлар керә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: