Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә – азан

Апрель аенда Бөгелмә үзәк китапханәсендә шәһәребез тарихында мәгълүм бер үз урынын алачак вакыйга уңаеннан оештырылган җитди сөйләшү узды. Моңлы итеп азан әйтүдән башланып киткән бу чара авторлар: ТР Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рөстәм Минхәйдәр улы Хәйруллин белән Казан Икътисад, идарә һәм хокук институты Бөгелмә филиалының социаль-сәяси фәннәр кафедрасы доценты,...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Руслан Җәләев фотосы.

Чараны оештыручы­лар һәм алып баручылар: клиентларга хез­мәт күрсәтү бүлеге мө­­­дире Ири­­­на Төхвәтуллина, туган як һәм татар әдә­бияты бүлеге мөдире Айсылу Ну­рет­динова, яшүсмерләр бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Ольга Анисимова, мәсьәләгә бик җитди якын килеп, китап һәм аның авторлары белән таныштыруны тирән эчтәлекле, шул ук вакытта ялыктырмаслык дәрәҗәдә кызыклы итеп оештырганнар иде.

Китап, инде газетабызда алдан хәбәр ителгәнчә, илебез тарихының төр­ле этапларында Татар­станның Бөгелмә ра­йо­­­ны һәм Бөгелмә шә­­­һә­­­­рендә мөселманнар оешмаларының барлыкка килү һәм үсеш процессы тарихын өйрәнүгә багышланган. Җирле мө­сел­­­маннарның рево­лю­­циягә кадәрге со­циаль-мәдәни тормыш үзен­чәлекләрен, совет власте елларында дәүләт белән дини берләшмәләр арасын­­­дагы гаять киеренке хәл­ләрне, хәзерге хокукый дәүләттә мөсел­маннарның гражданин буларак урыны һәм исламның гомуми роле турында шактый бай мәгълүмат тупланган.

Очрашуга исә китап һәм аның авторлары бе­лән танышырга теләүче гади тыңлаучылар гына түгел, ә Бөгелмә тарихын гаять тирәнтен белүче, үзләре дә шул юнәлештә эш алып баручы, кыскасы, тема белән ныклап кызыксынучы, бу өлкәдә төпле фикер һәм файдалы тәкъдимнәр әйтә алырлык белемле шәхесләр дә күп чакырылган иде. Бөгелмә мәчетләре имамнары Рамил хәзрәт Хөснетдинов, Хәбир хәзрәт Ханов, Әмир хәзрәт Исмәгыйлев һәм Радик хәзрәт Зәбиров исе­меннән чыгыш ясаган Габит хаҗи Хәсәнов, Бөгелмә төбәге тарихына караган үз хезмәтләре басылып чыккан Владимир Сальников, Вячеслав Айдуганов, кызыклы тарихи мәгълүматлардан хәбәрдар булган Хәмзә Мотыйгуллин, Руслан Җә­ләев, Дамир Асылов, Гөлирә Вәлиева һәм баш­каларның чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады, кайберләре буенча кайнар бәхәсләр дә куерып алды. Алар китапка нигезле бәяләмә бирделәр, Бөгелмә тарихы өчен зур әһәмияткә ия булуын әйтеп уздылар, үз фикерләрен дәлилләп аңлаттылар. Һәркайсысы авторларга киңәшен җит­­­керде, бу китапның, һич­шиксез, дәвамы, тулыландырылган басмасы булырга тиешлегенә басым ясады. Күпләр өстәмә фактлар, хатирәләр, истә­лекле фотосурәтләр табуда булышырга, яңа китапны бастырып чыгаруда матди ярдәм кулы сузарга әзер икәнлекләрен белдерделәр.

Әлеге китапны автор­лар авыллардагы китап­ханәләргә дә бүләк итеп тапшырдылар.

Бу уңайдан, "Азан в Бугульме: прошлое и настоящее" китабын тәкъдир итү чарасын оештырган үзәк китапханә хезмәт­кәрләренә дә бер тәкъдим бар: китапны урыннарда өйрәнгәч, шушындый ук мәгънәле һәм файдалы чараны авыл җирлекләре китапханәләре белән берлектә дә оештырсыннар иде алар. Китапны тәкъдир итүләр яңа уку елы башлангач үткәрелсә, мәктәп балалары өчен дә гаять файдалы чара булыр иде. Шул ук вакытта авылларда, бигрәк тә татарлар күпләп яши торгән Карабаш, Иркен, Кодаш, Татар Димскәе кебек авылларда әлеге тема буенча үз фикерләрен әйтерлек, булган материалларны яңа фактлар белән баетырлык, хатирәләре белән уртак­лашырлык кешеләр дә, һичшиксез, табылыр иде. Китап авторларына исә халык белән очрашу шулай ук әйтеп бетергесез хәзинә чыганагы булыр иде.

Киләчәктә дөнья кү­рәчәк китап (шулай булыр, иншалла), шул рә­вешле, тарихчы-бел­гечләр генә түгел, гади халык та кызыксынып укырлык фәнни-популяр басма булыр иде. Туган як тарихын белү һәркемгә кирәк, бу - бәхәссез. Авторларга исәнлек-саулык, иҗади илһам, еллар тузаны каплаган фактларны бөртекләп туп­лап, җәмәгатькә бай рухи мирас дәрәҗәсенә җит­кереп ирештерү кебек биниһая көч сорый торган хезмәтләрендә түземлек һәм уңышлар телисе килә.

Реклама
Теги: азан
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: