Бөгелмә авазы

Бүген Мәүлид бәйрәме!

Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне — Ислам дөньясында зур тантана көне. Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме.

Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйдә булган.

Хәзерге көндә күп яшьләребез Мәүлид бәйрәменең тарихын, бу көн ни өчен бәйрәм дип аталуын, «мәүлид» сүзенең мәгънәсен ачык итеп белмиләр. Тик ата-бабадан калган бәйрәм дип кенә аңлыйлар. «Мәүлид» — гарәп сүзе — туу дигән мәгьнәдә. Үзебезчә әйтсәк, бүген иң сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән көне, дигән сүз була. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, аңа Коръән иңдерде. Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Хәзрәте Расүл Әкрам, Аллаһы Тәгаләнең иң якын Илчесе буларак, туры юлны — дөнья вә ахирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын Ислам дине белән күрсәтте. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә. Аның шәфәгатен өмет итеп салаватлар әйтелә. Ахырзаман Пәйгамбәре булган сөекле Пәйгамбәребезнең туган көнен бәйрәм итү хакында галимнәр ул вафат булганнан соң 600 елга кадәр тарихта мәгьлүмәт тапмаганнар, белмәгәннәр. Шул еллар үткәннән соң, Ирбил падишаһы Мәлик Мөзаффар әбү Сәгыйть бине Гали Расүлуллаһка мәхәббәтеннән, бик юмартлыгыннан, зур аш мәҗлесе әзерләп, күп халыкны җыеп, кунак итүне һәм күп хәер-ихсан сәдакалар бирүне гадәткә керткән. Үзе исән чагында һәр елны меңнәрчә галим-голәмәләрне, фәкыйрьлөрне җыеп, зур аш мәҗлесе үткәрә торган булган. Шул мәҗлесләрдә Расүлуллаһны хөрмәт илә искә төшереп, «Мәүлид шәриф» касыйдәсе укып, салаватлар әйтә торган булганнар. Шушы күркәм гадәт бара-бара бөтен илләргә таралып, һәр җирдә мөселманнарның сагынып, көтеп ала торган изге бәйрәменә әйләнеп киткән.

 

Мәүлид көне

Мәүлид көне — рабигүл әүвәл аеның уникенче көнедер. Мәүлид көне — Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһис-сәлләмнең туган көне булып, ул шул көнне таң алдыннан дөньяга килмештер.

Без — мөселманнар өчен зур шатлык көнедер. Безнең дөнья вә ахирәттә булуыбыз өчен җанын-тәнен кызганмыйча, Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче кадерле һәм хөрмәтле Пәйгамбәребезнең дөньяга килүе — Аллаһы Тәгаләнең безгә шәфкать итеп рәхмәт иңдергән һем безгә Үзен танытыр өчен туры юлга күндерүче сөекле баланың дөньяга килүенә сәбәпче булган. Һәм шул Пәйгамбәребез аркасында без дә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп, куркынычлы газаплардан котылырга юллар өйрәнергә сәбәп булган көн булганлыктан, ул көнне зурлап һәм шатланып, кадерләп үткәрү дә аздыр. Шатлыктан ул көнне бик зур бәйрәм итеп, Аллаһы Тәгаләгә кат-кат шөкраналар кылу. Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһис-сәлләмгә салаватлар уку, һәм аның хөрмәтенә аш-сулар әзерләп, кардәш-ыругларыны, фәкыйрьләрне җыеп хөрмәт итү, Расүлуллаһны мактап язган шигырьләр сөйләү, мөнәҗәтләр әйтү, Расүлуллаһның башыннан үткән хәлләрне укып, аны хөрмәтләп искә төшерү, мәҗлесләр ясап, мәүлит укыту бик тиешле эштер. Бер ай дәвамында шундый аш-сулар, мәҗлесләр ясап, мәүлидләр укытып, Расүлуллаһка салаватлар укып, шатлык берлә үткәрергә тиештер. Бу көннәрдә аны ни кадәр зурласак, шул кадәр саваплы булырбыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: