Бөгелмә авазы

“Бөгелмәнең җиде могҗизасы”

Шәһәребезнең үзәк китапханәсе быел 5 февральдән 25 августка кадәр әнә шундый баш астында акция уздырды. Чараның максаты тарихи архитектура һәйкәлләренә, табигый гүзәллекләргә төбәгебез халкының игътибарын юнәлтү иде. Бөгелмәләр бу чарада шактый актив катнаштылар: 150дән артык кеше телефоннан шылтыратты, китапханәнең электрон почтасына 10 хәбәр килде. Әйе, шәһәребездә без хаклы рәвештә горурланып...

Надежда ЕФИМОВА,
үзәк китапханәнең баш китапханәчесе.
Бөгелмә Казан - Богородица хатын-кызлар монастыре. Аңа 1879 елда нигез салына, башта ул община рәвешендә булып, соңрак монастырь итеп үзгәрте-
лә. Алга таба бу монастырь урнашкан урам Казан урамы дип йөртелә башлый; хәзер дә шул исем саклана.
А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры. Бу бина 1898 елда Ф. Гусаров проекты буенча театр-чәйханә буларак салына, 1935 елда рәсми төстә "театр" дигән дәүләт статусы ала. Хәзер А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры Татарстан Республикасы профессиональ театр сәнгатенең көньяк-көнчыгыштагы форпосты булып тора.
Сәүдәгәр Ш.Л. Хәкимов йорты бинасы ("Доходный дом купца Ш.Л. Хакимова" дип йөрткәннәр аны) шәһәр уртасында 1913 елдан бирле тора инде. Беренче катында кибетләр, икенчесендә - "Идея" электротеатры булган. Революциядән соң йортны - "Хезмәт сарае" ("Дворец труда"), 1935 елда - "Кино йорты" ("Дом кино"), ә аннары "Заря" кинотеатры дип үзгәртәләр. Хәзер бу бинада Татар мәдәният үзәге урнашкан.
Соколка тавы - якташларыбыз фикеренчә, иң матур урыннарның берсе. Анда менсәң, Бөгелмәнең бөтен гүзәллеге уч төбендәгедәй ап-ачык күренә. Бөгелмәләр арасында "Пугачёв мәгарәләре" дигән нәрсәне ишетми калган кеше юктыр, мөгаен. Имеш-мимешләргә караганда, мәшһүр Емельян Пугачёв нәкъ шул Соколка мәгарәләре системасында хакимнәр эзәрлекләвеннән качып яткан, диләр. Гәрчә күп кенә белгечләр бу мәгълүматны шәһәр легендаларының берсе дип кенә исәпли.
Каһарманнар аллеясы узган гасырның 70 нче елларында булдырылып, Бөек Җиңүнең 30 еллыгына анда тугыз героебыз: П.З. Монаков, Н.П. Сентюков,
Г.Г. Гафиятуллин, А.П. Рудаков, И.В. Никитин, В.С. Графов, М.Х. Хәлиуллин, В.А. Медноногов, Г.П. Кудряшовның бюстлары урнаштырылды. Әйе, Бөгелмә үзенең Советлар Союзы Герое исеме алган батыр уллары белән хаклы рәвештә горурлана, шуңа да Каһарманнар аллеясы шәһәребезнең иң матур урыннарыннан санала.
Кенәз Р.И. Нижерадзе йортында урнашкан Ярослав Гашек музее (рәсемдә) - чех язучы-сатиригының Россиядәге бердәнбер музее икәнлеген һәркем беләдер. 1901 елда төзелгән бинада 1966 елда ачыла ул музей. Хәтерләсәгез, Ярослав Гашек - "Бөгелмә хикәятләре" ("Бугульминские рассказы") циклы белән безнең шәһәр данын дөньяга таныткан язучы ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: