Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең гөлләр патшабикәсе

Вера Абашинаны Фрунзе урамының 14 йортында яшәүчеләрнең һәрберсе белә. Ул биредә атаклы гөлләр патшабикәсе буларак танылган. Аның тырышлыгы белән әлеге йорт тирәсе чәчәкләргә күмелгән. Мондагы матурлык, гүзәллекне күреп, телсез каласың. Аллы-гөлле чәчәкләрнең саны юк. Биредә лаләләрне дә, розаларны да, ромашкаларны да, яран гөлләрен дә, төрле сорттагы ясминнәрне дә күрергә була....

Вера Абашинаны Фрунзе урамының 14 йортында яшәүчеләрнең һәрберсе белә. Ул биредә атаклы гөлләр патшабикәсе буларак танылган. Аның тырышлыгы белән әлеге йорт тирәсе чәчәкләргә күмелгән. Мондагы матурлык, гүзәллекне күреп, телсез каласың. Аллы-гөлле чәчәкләрнең саны юк. Биредә лаләләрне дә, розаларны да, ромашкаларны да, яран гөлләрен дә, төрле сорттагы ясминнәрне дә күрергә була.

-- Халык бу җирне "оҗмах почмагы" дип атый. Үз тырышлыгым белән менә шул рәвешле, хыялымны тормышка ашырдым. Минем күңелемә көньякта үскән гөлләр, чәчәкләр якын, шуңа да йорт алдындагы түтәлләргә Краснодар краеннан алып кайткан үсентеләрне утырттым. Биредәге чәчәкләр май аеннан башлап, көз беткәнче күзне шатландырып тора. Эше күп, тик мин гүзәллеккә гашыйк кеше, шуңа да эшне авырга санамыйм. Гөлләр шау чәчәктә утырсын дип, мин ел саен балчык та, төрле ашламалар да сатып алам, -- ди Вера Абашина.

Вера ханымга тормыш иптәше Геннадий да булыша икән. Ул урамдагы гүзәлеккә дизайнер күзе белән караган һәм бакчага песиләр өчен йорт, эт будкасы, ат арбасы, аркалар һәм кошлар өчен җимлекләр ясап куйган.

-- Адым саен эленгән агач кәрҗиннәр дә -- аның кул эше. Без чәчәкләрнең күңелен бергә күрәбез, көн дә су сибәбез, карап, тәрбияләп торабыз, -- ди Вера Абашина.

Оҗмах почмагын тирә-якта яшәүчеләр дә үз иткән, күңелләренә хуш килгән.

-- Элек чәчәкләрне өзәләр иде, хәзер кул тидерүче юк, -- ди гөлләр патшабикәсе. Яшьләр биредә фотосессия оештырса, өлкән яшьтәгеләр хуҗабикәгә рәхмәтләрен әйтә икән. Ә Вера Абашина шатланып туя алмый. Аның хәзер кечкенә генә Сочие - ишегалдында.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: