Бөгелмә авазы

Бөгелмәләр, тавыш бирик, үзебезнекен яклыйк!

Инде хәбәр иткәнебезчә, 2017 елда Россия Банкы бастырып чыгарачак 200 һәм 2 000 сумлык кәгазь акчаларда нинди сурәт булырга тиешлеген сайлау буенча бәйге дәвам итә. Мәгълүм булганча, символларны сайлау процессы өч этапта уза. Беренче этап 28 июньдә башланды һәм ул 28 июльгә кадәр дәвам итә һәм кимендә 5 мең тавыш...

 

Инде хәбәр иткәнебезчә, 2017 елда Россия Банкы бастырып чыгарачак 200 һәм 2 000 сумлык кәгазь акчаларда нинди сурәт булырга тиешлеген сайлау буенча бәйге дәвам итә.

Мәгълүм булганча, символларны сайлау процессы өч этапта уза. Беренче этап 28 июньдә башланды һәм ул 28 июльгә кадәр дәвам итә һәм кимендә 5 мең тавыш җыйган шәһәр һәм объектлар 5 августтан башланып китәчәк икенче турга үтә. 30 августка кадәр дәвам итәчәк бу этапта "Җәмәгатьчелек фикере" иҗтимагый фонды кайсы символның ныграк ошавын ачыклау өчен халык арасында сораштыру уздырачак. Нәтиҗәләрдән чыгып, 5 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр узачак өченче турга ун шәһәр һәм аларның икешәр символы узачак.

Казаннан бу бәйгедә Кремль, Кол Шәриф мәчете һәм Казан (Идел буе) федераль университеты катнаша (һәркайсысы 5 меңнән артык тавыш җыйган инде). Әлеге сурәтләрнең яңа басылачак банкнотларда урын алуын теләгән һәр кеше, активлык күрсәтеп, тавыш бирүдә катнашып, үз сүзен әйтә ала.

Тавыш бирү тәртибе турында тулырак "твоя-россия.рф" сайтында белешергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: