Бөгелмә авазы

Бөгелмәдән Домбайга сәяхәт

Быел чираттагы ялым май уртасына туры килде. Бу вакытта Сочига барып булмый, диңгез суык, чит илгә бару бик чыгымлы, шуңа да ныклап уйлап алгач, тауларга юл тотарга булдым. Тауларга мин күптәннән гашыйк. Кечкенә чакта Тянь-Шаньга һәм Сочида ял иткән вакытта Фишт дигән тауга барып ял итәргә туры килгән иде, менә...

Быел чираттагы ялым май уртасына туры килде. Бу вакытта Сочига барып булмый, диңгез суык, чит илгә бару бик чыгымлы, шуңа да ныклап уйлап алгач, тауларга юл тотарга булдым. Тауларга мин күптәннән гашыйк. Кечкенә чакта Тянь-Шаньга һәм Сочида ял иткән вакытта Фишт дигән тауга барып ял итәргә туры килгән иде, менә шуннан бирле мин таулар белән "чирлим" инде. Бу юлы сайлау Алтай белән Төньяк Кавказ арасында булды. Алтайда бу вакытта суык булыр дип, җылы якка - Төньяк Кавказ федераль округына керә торган Карачай-Черкес Республикасына юл тоттым. Самолет белән Казаннан, Мәскәү аша Минеральные Водыга очтым.

13 май көнне мин килеп төшкәндә сәгать көндезге 10да Минеральные Водыда(интернет яңгыр вәгъдә итсә дә) кояш елмая иде. Кунакханәдән килгән трансфер белән Домбайга юл тоттык. Безнең команда да 4 кеше булып чыкты. Свердловск өлкәсеннән килгән Александр Исупов, Калугадан -- ахирәтләр Галина Симонова белән Ирина Хаврина. Юлда танышып-сөйләшеп бардык. Кызлар да минем кебек Алтай һәм Домбай арасында сайланган икән. Һәм менә язмыш безне Домбай юлында очраштырды, бергәләп экскурсияләргә йөрдек, тауларга мендек.

Безне каршы алырга килгән Умар Айдинов "Карачай-Черкес республикасында туризм һәм спортны үстерү үзәге" регионара җәмәгать оешмасы рәисе булып чыкты. 13 - 14 май көнне Теберда шәһәре янында альпинизм буенча "Скальный класс" чемпионаты узды. Умар, бездән рөхсәт сорап, спортчылар янында туктады. Ул әлеге ярышларны оештыручыларның берсе икән. Ярыш барышын күзәткән арада безне - юлчыларны учактагы казанда пешерелгән шурпа белән сыйлап алдылар. Бу карачай халкының кунакчыллыгы иде, беренче тапкыр алар җиренә аяк баскан кунакларны шул рәвешле киң колач белән каршы алды алар. Сәгать көндезге 3тә без Домбай бистәсенә аяк бастык. Мин инде юлда ук ак кар белән капланган кыяларны күреп, "ах-ух" итеп бардым, ә Домбайга килеп төшкәч, гел телсез калдым.

Мондагы гүзәллекне күреп, таң каласың. Домбай символы булып Белалакая (Ак ала кыя) тау түбәсе тора. Ул буй-буйлы ак кварц белән уратылган тау. Кырыенда 4 мең километр биеклеккә якын булган Коп, Эрцог, Алибек-баши тау башлары күренә.

Безне "Эльбрус" кунакханәсенә урнаштырдылар. Биредәге краннардан тау чишмәсе суы ага икән. 5 көн ялым эчендә мин гел шул суны эчтем (үзем белән шешәгә салып, экскурсияләргә дә ала идем). Беләсезме, искитмәле! Беренчедән, су бик тәмле, чиста; икенчедән, бу су белән чәчемне югач, хәтта үзем дә шаккаттым: чәчем ефәк булып, ялтырап тора торганга әйләнде. Кунакханә бик уңайлы, биредә без иртәнге һәм кичке ашны ашадык. Карачайлар безнең кебек үлән (мәтрүшкә, бөтнек һ.б) чәе эчәргә ярата һәм аның белән туристларны да бушка сыйлыйлар.

Домбай Россиядә чаңгыда шуу курорты буларак танылган җир. Шунысын әйтәсем килә, мин Сочидагы "Красная поляна", Магнитогорскидагы "Банное" курортларында булганым бар, тик Домбайныкы белән аларны чагыштырып булмый. Беренчедән, биредәге табигать матурлыгы барысын да җиңә, ә икенчедән, монда бик туклыклы итеп ашаталар һәм бу арзанга да төшә. Кафедагы сый-хөрмәтнең бер порциясе уртача 150--300 сум гына тора, ә бер порциядә бирелгән ризык ике кеше тукланырлык һәм бик тәмле.

Икенче көнне иртән без Төньяк Кавказ гүзәллеге һәм Карачай-Черкес Республикасы белән танышырга чыгып киттек. Республика үзенең минераль сулы бальнеологик курортлары белән танылган җир. Мәсәлән, Архызда минераль чыганаклар бар, алар янындагы санаторий, пансионатлар турында әйтеп торсы да юк. Термаль чыганакларда су кереп була.

"Магтур" җәмгыятенең баш гиды Рәсүл Биджиев безне Муруджу елгасына алып килде. Домбайга килгән кунакларның бар экскурсияләре шуннан башлана икән. Нарат исе таралган урман эчендә шаулап аккан суны тыңлау чын медитациягә тиң. Ә Шумка шарлавыгына менү безнең өчен зур сынау булды, бигрәк тә -- минем өчен. Мин биеклектән куркам. Тауга таба берничә километрны узгач, шарлавыкның текә кыяда урнашканын күреп уфтандым.

--Мин анда менә алмаячакмын, ә менсәм, төшә алмаячакмын, -- дидем. Чөнки текә җирләрдә өскә карасам да, аска карасам да, башым әйләнә, ә аска карау мине гел үзенә суырып ала төсле. Ә шулай да, шундый зур араны узгач шарлавыкны күрәсе килә бит инде. Куркуымны, икеләнүемне аңлап, Рәсүл:

--Миңа ышан, үзем төшергә булышырмын, -- диде. Аллага тапшырып мендем һәм үкенмәдем, искиткеч матурлык көтә иде безне анда.

Таудан төшү туристлар өчен иң авыры инде ул. Бу физик яктан нык булуны таләп итә, чөнки таудан төшкәндә мускуллар бар көчкә эшли, дымлы ураманда аяк асты да тайгак була. Төштек... Тик аннан соң ял итеп алырга туры килде.

Юлда Рәсүл белән сөйләшеп тә алдык. Үзебезчә, төрки телдә. Мин -- татарча, ул - карачайча. Бер-беребезне аңлап була икән, уртак сүзләр дә күп безнең телдә, тарихыбыз да бер диярлек. Карачай халкының гореф-гадәтләре дә безнеңчә икән.

--Өстәл артында итне гаиләдәге иң олы ир-егет бүлә (кош ите булса, аяк ботлары - егетләргә, канатлары - кызларга), итне һәрвакыт пешкән бәрәңге белән чыгаралар, -- дип тезеп китте Расул...

Кан кардәшләр булуыбызга кибеткә туктагач та инандым. Кечкенә генә авыл кибетендә нәкъ бездәге чәкчәк саталар. Тик аны карачайлар "курмач халуа" дип атый икән.

--Бездә моны туйга әзерлиләр, традицион сый, матур итеп бизиләр, -- ди мине аптыратып Рәсүл. Калугадан килгән кызлар шулай итеп чәкчәк белән сыйланды. Аш-су турында сүз чыккач, Рәсүл безне Карачай-Черкес халкы тәм-томнары белән сыйларга булды. Безне "хычины" дип исемләнгән пироглар пешереп сату итүче кафега алып керде. Зур пицца күләмендәге әзерләнгән пироглар төрле эчлек белән әзерләнә, җаның ни тели, шуны сайлап аласың. Ит беләнме, сыр беләнме, бәрәңге һ.б. беләнме... Тел йотарлык. Башка көннәрдә дә "хычины" белән сыйланып йөрдек без.

Домбайда нарзан чыганаклары да бар. Бу турыда ишетеп кенә белә идем, хәзер инде аны күрергә дә, тәмләп карарга да җай чыкты. Без Домбай бистәсеннән 30 километр ераклыкта Джамагат (безнеңчә Җәмәгать була инде) тарлавыгында урнашкан чыганакка юл алдык. Нарзан суы ел әйләнәсендә үзгәрмичә, 6 градус җылылыкта була. Без килгән җирдә икесендә ике тәм булган чишмә бәреп ята иде. Берсеннән суны тәмләп кенә карадык, тимер күп булу сәбәпле, аны күп эчәргә ярамый, ә икенчесе белән сусаганлыкны бастык. Суның тәмлелеген язып та, аңлатып та бетереп булмый.

Атта йөрү экскурсиясе булачак дию безнең команда кешеләре күңеленә хуш килде. Тик мин атка утырып йөрүдән баш тартым, аны тирә-як белән соклану сеансына алыштырдым. Ике арык арасында үсеп утырган агач төбенә сузылып яттым да, искитмәле табигать пейзажлары, яшеллеккә, чәчәккә күмелгән таулар артында ак карлы кыялар, шарлавыклар һәм тынычлык назландым. Табигать белән берләшеп, эреп, хисләнеп китәсең. Мондый Кавказны күргәнем юк иде әле...

Теберда шәһәренең исеме дә үзенчәлекле. Ул Тәңре бирде дигәнне аңлата икән. Бу, чыннан да, шулай. Әлеге җирләрне оҗмах белән генә чагыштырып буладыр, мөгаен!

...Карачай-Черкес территориясендә халык меңләгән ел элек яши башлаган. Монда ефәк юл узучы V--VIII гасырда төзелгән Алан шәһәре урынын, монгол храмнарын, курганнарын күрергә була. Сентинский, Шоанин храмнары моңа ачык мисал. Халык телендәге "Еланлы тау"ның үз легендасы да бар. Имеш-мимешләргә караганда, анда Тамара ханбикә күмелгән. Бу урын тауның очында таш сандык булып тора. Тик аңа якынлашып булмый икән. Бирегә төрле экспедицияләр дә ясап караганнар, тик тау куышына керә алмаганнар. Анда еланнар яши икән. Моны озын арканга урнаштырган видеокамера аша карап белгәннәр. Биредә дөньяда булган бар елланнар җыелган, Сахарада яшәүче кобралар да, тропик илдә яшәүче буар елланнар да бар ди. Елланнар халыкка зыян китерми, шул тау куышында гына яши ди. Ник алай булуы билгесез, бу сер кайчан ачылыр, анысы да билгесез. Гомумән, Кавказда легендалар күп сакланган. Хәтта һәр тауның, кыяның үз легендасы бар. Бу турыда соңрак сөйләрмен.

Ә хәзер бераз карачай халкы турында әйтеп узасым килә. Бик тырыш халык. Аның көнкүрешенә трассадан барганда ук игътибар бирәсең. Тигезлекләрдә авыл хуҗалыгы чәчәк ата, чәчүлек җирләр бер дә буш түгел, ә тау итәкләре ат, сыер, сарык, кәҗә көтүлекләр белән тулган. Биредә "Карачай" токымлы сарыклар үрчетәләр, аның ите шашлык өчен бик тәмле. Бу итне күрше Сочи курортларына да илтәләр икән.

--Бу хәтле малга кайда печән әзерләп бетерәсез? - дип сорыйм Рәсүлдән.

--Тау башларында зур тигезлекләр күп, шунда җәй буена эшли халык, -- ди ул.

Базарлары сөт продукциясенә бик бай. Анда сөт, эремчек, әйрән (безнеңчә катык), сырларның төрле сортын табып була.

Халык бик мөлаем, чибәрләр, кунакчыллар, татарларга охшаш дияр идем. Сугыш вакытындагы депортация чорында да (карачай халкы Урта Азиягә җибәрелгән) алар көчле рух белән кичеп чыккан халык. Бүгенге көндә горурланырлык җирлекләре дә бар. Авырлыкларга карамастан, алар үз гореф-гадәтләрен, үз телен саклап кала алган. Ана телендә 7 мең тираж тоткан "Къарачай" газеталары бар. Әлеге газетаны мин дә укып карадым, барысы да аңлашыла. 400 мең кеше яшәгән республиканың 200 меңгә якыны республика мәркәзе булган Черкеста яши. Эчүчеләр юк икән. Барысы да диярлек мөселманнар. Шәһәрләрендә һәм районнарында берсеннән-берсе матур мәчетләр урнашкан.

"Таулардан матур бары таулар гына була", -- дип җырлый Владимир Высоцкий. Бу җырны шаяруга әвелдереп, карачай егетләре: "Таулардан да матур бары карачай егетләре",- дияргә ярата. Таулар, чыннан да, бар күңелне яулап ала. Ничә көн болыт эченә күмелгән Белалакая кыясы дүртенче көнне, ниһаять, безгә бар гүзәллеген ачты. Кояшлы көн безнең тауга экскурсиягә барасын билгеләде. Махсус күтәрткечләр белән 3 мең киломметрлы биеклеккә мендек. Аста яз булса, биредә кыш - бар җир ап-ак, яңа яуган карда, җиле дә салкын. Май ае булуга карамастан, чаңгы шуалар. Ә тирә-якта "таулар мозаикасы" кебек Кавказ сырты сузылып ята. Бу пейзаж табигатьтә булган иң гүзәл, матур күргәзмәгә охшаш. Мусса-Ачитарадан аска карасаң, Алибек, Аманауз һәм Домбай-Ульген тарлавыклары ачыла. Домбай сүзе карачай телендә "зубр" дип атала, ә Домбай-Ульген шуннан алынган. Карачай җирендә яшәгән соңгы зубр шушы тарлавыкта үлгән булган. Иң матур тау сырты Сулахат исемен йөртә. Тау легендасы буенча Сулахат исемле гүзәл, сөйгән яры белән кавыша алмагач, халкын суык җилләрдән каплар өчен тарлавыкка аркылы ятып, тауга әверелгән. Әлеге тарихи әкият-легендаларны тыңлагач, икенче хискә биреләсең. Биредәге тынлык колакны ярырлык. Мин әзрәк тын алырга дип тау кырыена утырдым да уйларга чумдым. Үз-үземә: "Бу матурлык белән хушлашып булмый, мин бирегә тагын бер кайтачакмын!" - дип куйдым. Рәхәтләндек инде тауда!.. Тауга менгәч, тау шумыйлармы инде дип, тау да шудык әле, карлы уйнадык. Тирә яктагы панорамага соңгы караш ташлап, өйгә юл алдык. Таудан төшкәндә, безне сюрприз көтә иде, 100 сумга сүрәтләребез төшерелгән магнит сатып алдык.

Икенче көнне мин инде Бөгелмәгә кайтып киттем. Шуны әйтә алам, Домбай гади туристлар, спортчылар һәм профессиональ спортчылар өчен уңайлы урын. Биредә чаңгыда, сноубордта йөрергә өйрәнеп була (инструкторлар бар), альпинизм белән шөгыльләнер өчен уңайлыклар тудырылган. Өс киемнәрен, спорт өчен кирәк-яракларны прокатка алып була. Кунакханәләрнең төрле дәрәҗә уңайлыклары булганы бар. Җәй көне туристлар палаткада да яши ала. Акча мәсьәләсенә килгәндә, 20 -- 30 мең сумга бер атна рәхәтләнеп ял итеп була. "ТИЦ-Домбай" җәмгыяте аша сез КЧР буенча экскурсияләр турында белешә аласыз, ә Төньяк Кавказ буйлап сәяхәткә "Магтур" аша чыгарга кирәк. Июнь аенда Минералные Водыга Казаннан туры рейслар да ачыла, моннан тыш, билетны поездга да алып була.

Тауда уздырган актив ял сәламәтлек өчен дә яхшы, рухи яктан да әйтеп бетергесез файдалы: рәхәтләнеп күңел күрәсең. Сез ничек, ә мин Домбайга әле кабат кайтачакмын!

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотолары.

Калган фотоларны "Бөгелмә авазы" сайтыннан карый аласыз.Сезнең өчен ссылкалар:

(Домбайга сәяхәт: фотолар1) http://www.bugulma-tat.ru/tt/component/k2/item/9967-dombayga-s%D3%99yah%D3%99t-fotolar1.html

(Домбайга сәяхәт: фотолар2) http://www.bugulma-tat.ru/tt/component/k2/item/9968-dombayga-s%D3%99yah%D3%99t-fotolar2.html

(Домбайга сәяхәт: фотолар3) http://www.bugulma-tat.ru/tt/component/k2/item/9996-dombayga-s%D3%99yah%D3%99t-fotolar3.html

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: