Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә дини курслар оештырылды

22 - 25 февраль көннәрендә Бөгелмә үзәк мәчетендә мөселманнар арасында Хәнәфи мәзһәбе традицияләрен пропагандалауга багышланган кыска сроклы курслар булып узды. "Мәетне соңгы юлга озату тәртибе" дип исемләнгән укуларны Бөгелмә мөхтәсибәте оештырган иде.Курсның программасы киңкырлы булып, әлеге мөһим эшне башкарып чыгудагы барлык гамәлләр тирәнтен өйрәнелде. Укулар барышында видеоматериаллар, слайдлар күп кулланылды,...

22 - 25 февраль көннәрендә Бөгелмә үзәк мәчетендә мөселманнар арасында Хәнәфи мәзһәбе традицияләрен пропагандалауга багышланган кыска сроклы курслар булып узды.

"Мәетне соңгы юлга озату тәртибе" дип исемләнгән укуларны Бөгелмә мөхтәсибәте оештырган иде.Курсның программасы киңкырлы булып, әлеге мөһим эшне башкарып чыгудагы барлык гамәлләр тирәнтен өйрәнелде. Укулар барышында видеоматериаллар, слайдлар күп кулланылды, практик дәресләр оештырылды. Курслар соңында, имтиханнар биргәч, барлык катнашучыларга квалификация алулары турында сертификатлар тапшырылды.
Рәфис хәзрәт СӘЙФУЛЛИН.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: