Бөгелмә авазы

Бөгелмә шәһәренең 235 еллыгын каршылап

Узган гасырның 60 нчы еллары ахырына кадәр Татарстан Республикасында халык саны һәм мөһимлеге ягыннан Казаннан кала икенче урында булган чал тарихлы борынгы Бөгелмәбез быел үзенең 235 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шушы күркәм датага әзерлек барган көннәрдә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, хәтер яңартып, сезнең белән шәһәр тарихы битләрендә виртуаль экскурсиядә булып кайтыйк...

Узган гасырның 60 нчы еллары ахырына кадәр Татарстан Республикасында халык саны һәм мөһимлеге ягыннан Казаннан кала икенче урында булган чал тарихлы борынгы Бөгелмәбез быел үзенең 235 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шушы күркәм датага әзерлек барган көннәрдә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, хәтер яңартып, сезнең белән шәһәр тарихы битләрендә виртуаль экскурсиядә булып кайтыйк әле.

…1981 елда безнең шәһәргә 200 ел тулу уңаеннан халык хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлары өчен Бөгелмә "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнә. Үзенең чирек гасырга якын тарихында шәһәр Пугачев восстаниесе, 1905 - 1907 елларда Самара губернасындагы крестьян хәрәкәте үзәгендә була. Бөек Октябрь революциясе дә шәһәр елъязмасына үзенең данлы юлларын язган. Гражданнар сугышы елларында Бөгелмәдә легендар маршал М. Тухачевский командалык иткән 5 нче Кызыл Армия штабы булган. Шәһәрдә берара Бөгелмә хәрби коменданты ярдәмчесе, чех язучысы, сатирик һәм коммунист-интернационалист Ярослав Гашек та яшәгән һәм эшләгән.

Бөек Ватан сугышы елларында Бөгелмәдән фронтка 14 меңнән артык бөгелмәле киткән. Аларның һәр өченчесе сугыш кырыннан туган нигезенә әйләнеп кайта алмаган. 8 якташыбыз Советлар Союзы Герое дигән горур исемгә лаек булган.

Татарстан нефте Бөгелмәбезгә дә яңа сулыш өрде. Хәзерге вакытта ул Татарстанның көньяк-көнчыгышында эре сәнәгать-транспорт үзәге булып санала.

Бөгелмә тарихы төрле истәлекле вакыйгаларга һәм сәхифәләргә үтә бай. Аның турында беренче белешмә 1736 елга карый. ‰анлы сәүдә юлы булган Казан - Оренбург трактының Бугульминка елгасы буенда татарлар һәм башкортлар яшәгән авыл булган. Аның урынында 1741 - 1745 елларда Бөгелмә бистәсе барлыкка килә.

Шәһәр Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар күтәрелеше чорында аеруча киң таныла. Бу төбәктә крестьяннарның ярлылыгы, аларның изелүе халык чуалышларының барлыкка килүенә сәбәпче булгандыр да инде. Пугачевның ярлыларны яклап, аларны эксплуататорларга каршы көрәшкә чакыруы халык күңелендә киң яклау таба. Бу чуалышларда бик күп бөгелмәләр дә катнаша. Патша хөкүмәте гаскәрләренә Муса Мостафин, Осип Кыдалычев, Степан Синебрюхов кебек Бөгелмә атаманнары җитәкчелек иткән отрядлар көтелмәгән һөҗүмнәр ясыйлар. Патша тарафдарлары Бөгелмәнең географик торышын һәм җирләренең бай булуын исәпкә алып, анда крестьяннар һәм казакларга каршы көрәшү өчен терәк пункты булдырырга телиләр. Бөек рус шагыйре А.С. Пушкин үзенең атаклы "Пугачев тарихы" дигән әсәрендә Бөгелмәдәге бу хәрәкәтне берничә тапкыр искә алып үтә. Ул крестьяннар һәм казакларның патша гаскәрләре белән бәрелешләре турында кызыклы фактлар китерә.

1781 елда Екатерина II Указы белән Бөгелмәгә өяз шәһәре статусы бирелә.

XVII гасырда һәм XIX гасыр башларында Бөгелмә шәһәре Россия дәүләтенең бик күп күренекле галимнәре, язучылары, медицина һәм дәүләт эшлеклеләренең исемнәре белән бәйләнгән. Берәүләр өчен ул туган шәһәре булса, ә икенчеләре, безнең шәһәребездә һәм аның тирә-якларында булып, үзләренең сәяхәт көндәлекләрендә Бөгелмә һәм өяз турында кыйммәтле юллар язып калдырганнар. Шулар арасыннан беренче булып, хаклы рәвештә Россия Фәннәр Академиясенең беренче әгъза-корреспонденты Петр Иванович Рычков исемен атыйбыз. 1760 елда Петр Рычков Бөгелмә өязенең Спас авылында урнашып, байтак фәнни тикшеренүләр алып бара, Оренбург губернасының топографиясен төзи, төбәктә кәҗә йоныннан мамык шәл бәйләү промыселы ачарга тәкъдим итә.

Бүгенге көндә Спас авылында мәктәп бинасында күренекле якташыбыз П. Рычков бюсты һәм мемориаль такта куелган, мәктәптә туган якны өйрәнү музее эшли. Бөтенроссия тарихи һәм культура һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Бөгелмә бүлеге Спас авылындагы 1765 елда төзелгән һәм Рычков җирләнгән чиркәүне төзекләндерүгә акча җыю максатында махсус исәп счеты булдыра.

Галимнең тормышын һәм фәнни эшчәнлеген өйрәнү буенча Бөгелмә шәһәренең 6 нчы урта мәктәбе математика укытучысы, педагогия фәннәре кандидаты А. В. Ефремов үз вакытында зур эш алып барды. Аның тарафыннан А.И. Рычков турында "Оренбург тракты. Спас Несторы" дигән драма да язылган.

Безнең шәһәрдә Россия земство медицинасының күренекле вәкиле Евграф Алексеевич Осипов туган. Россия буйлап сәяхәт вакытында Бөгелмә аша атаклы рус шагыйре һәм тәрҗемәче Василий Андреевич Жуковский узган.

Революциягә кадәр Бөгелмә бер аулак, провинциаль шәһәр булган. 1914 елгы халык санын алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, биредә ул чорда нибары 8,5 мең кеше яшәгән икән. Шәһәр үзәгендә ( ул элек базар мәйданы булган) ул чакта сәүдәгәрләрнең берничә кибете булган. Шәһәр, нигездә, салам яки такта түбәле йортлардан торган. Еш кына янгыннар чыгып, берьюлы 250 - 300әр йорт янып бетә торган булган.

Хәзер үзәк мәйдан танымаслык булып үзгәрде. Биредә балалары белән яшь әниләр дә, өлкән яшьтәгеләр дә рәхәтләнеп ял итәр өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Мәйданны тагын да күркәмләндереп, музыкаль фонтан эшли башлады. Үзәк мәйданда"ТатНИПИ нефть" институтының проект бүлеге, ЗАГС биналары, Татар мәдәният үзәге (элекке Хәким бай йорты) урнашкан.

Элек биредә шәһәребезнең алдынгы эшче-хезмәткәрләре, почетлы гражданнарның рәсемнәре куелган Мактау тактасы да торды. Анда елга бер тапкыр алдынгы галимнәр һәм табиблар, төзүчеләр һәм нефтьчеләр, эшчеләр һәм колхозчыларның рәсемнәре урнаштырыла иде. Мәсәлән, Ефим Соломонович Сигал. Ул - РСФСРның атказанган табибы, танылган остаз. Ул үзенең белемен һәм дәвалау өлкәсендәге бай тәҗрибәсен армый-талмый табиблар һәм шәфкать туташларын тәрбияләүгә бирде. Сигал берничә мәртәбә җирле Советларның депутаты булып сайлана. Аның сугышчан һәм хезмәт уңышлары хөкүмәтебез тарафыннан югары бәя алган. Ул икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Октябрь революциясе орденнары һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Ул - Бөгелмә шәһәренең почетлы гражданины.

Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Степанович Исаев 1944 елда Кызыл Йолдыз ордены, 1945 елда "Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән. Бу әле аның сугышчан бүләкләре генә. Бөек җиңү яулап кайткан фронтовик тыныч тормышта гомере буена 32 нче төзелеш идарәсендә экскаватор машинисты булып эшли. 1965 елда А. Исаев "Газ сәнәгате министрлыгы отличнигы" билгесе белән бүләкләнә. Хезмәтендә ирешкән югары уңышлары өчен Алексей Исаевка Социалистик Хезмәт Герое дигән олы исем бирелә, тугызынчы бишьеллык нәтиҗәләре буенча Октябрь революциясе орденына лаек була, ТАССР Верховный Советы депутаты итеп сайлана.

…XIX гасыр ахырына өяздә 21 башлангыч мәктәп төзелә. Алар, нигездә, земство хисабына эшли. Мәктәпләр, кагыйдә буенча, уңайлыклары булмаган биналарда һәм фатирларда урнаша. Һәр мәктәп өчен елына 6 сум акча тотылган. Архив материалларыннан күренгәнчә, 1914 елда шәһәрдә 8 уку йорты була. Болар: шәһәр техник, реаль училищелары, хатын-кызлар гимназиясе, чиркәү-мәхәллә мәктәбе, ирләр һәм хатын-кызларның мәхәллә училищесы, ике класслы башлангыч мәктәп, татар балалары өчен мәдрәсә. Нигездә, уку йортларында шәһәрненң бай һәм урта хәлле кешеләре балалары гына укыган. Аның каравы, яхшы итеп төзелгән соборларда чиркәүләрдә, монастырьларда һәм мәчетләрдә урнашкан дини уку йортлары хәттин ашкан булла. Шәһәрдә бердәнбер кечкенә генә китапханә, 1897 елда төзелгән Халык йорты була. Ул да озак та тормый купецлар һәм алпавытлар өчен клуб итеп үзгәртелә.

Шәһәрдә заводлар саны 20гә җитә (10 кирпеч заводы, 6 май заводы, йон тетү һәм сыра кайнату заводлары), 90лап кибет, палаткалар саналган. Башка төр учреждениеләрдән монда балалар приюты (әти-әниләре үләт чиреннән вафат булган балалар өчен), театр, чәйханә, җәмәгать җыелышы (клуб), 40 койкага исәпләнгән земсвто хастаханәсе, ике аптека булган. Суүткәргеч эшли башлый. 6 аттан торган янгын сүндерү оешмасы булдырыла. Шул еллар мәгълүматлары буенча, Бөгелмәдә 111 дворян, 25 дин әһеле, 122 монашка, 63 почетлы сәүдәгәр һәм гражданнар, 28 хәрби, 1 020 крестьян һәм 5 488 мещан яшәгән. 1917 елгы февраль вакыйгалары чорына шәһәрдә 500дән артык эшче була. Бу сан бүгенге масштаблар өчен үтә кечкенә кебек тоелса да, бу бик яхшы әзерлекле пролетариат отрядының Бөгелмәдә һәм өяздә халык массаларына җитәкчелек итүен онытмаска кирәк. Шәһәрдә эсер-меньшевиклар власте урнаша. Бөгелмәдә бу вакытта бер генә большевиклар оешмасы да, Кызыл Армия отряды да булмый. Бу хәл Бөгелмәдә Совет власте урнаштыруны тагын да кыенлаштыра. Шәһәргә Совет власте 1918 елның 22 февралендә генә килеп җитә.

Экскурсовод ролендә - Әлфия МОСТАФИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: