Бөгелмә авазы

Бөгелмә эзтабарлары мөрәҗәгате: Исемнәре кайтсын халыкка

Хөрмәтле газета укучылар! Сезгә Яшел Үзән шәһәреннән Татарстан Республикасында "Хәтер китабы" редколлегиясе әгъзасы Әхәт Шәйхи улы Садриев һәм хәбәрсез югалганнарны эзләүче Рәхимулла Кәлим улы Гарифуллин мөрәҗәгать итә. Без Казан Кремле Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире, Хәрби-тарихи фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Михаил Валерьевич Черепанов җитәкчелегендә, Бөек Ватан сугышында катнашкан, СССР орден-медальләре белән...

Хөрмәтле газета укучылар! Сезгә Яшел Үзән шәһәреннән Татарстан Республикасында "Хәтер китабы" редколлегиясе әгъзасы Әхәт Шәйхи улы Садриев һәм хәбәрсез югалганнарны эзләүче Рәхимулла Кәлим улы Гарифуллин мөрәҗәгать итә. Без Казан Кремле Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире, Хәрби-тарихи фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Михаил Валерьевич Черепанов җитәкчелегендә, Бөек Ватан сугышында катнашкан, СССР орден-медальләре белән бүләкләнгән, шулай ук хәбәрсез югалган сугышчыларны һәм аларның туганнарын эзләү эшләрендә ярдәм итәбез.

Бөек Ватан сугышы кырларында каһарманлык үрнәкләре күрсәтеп, бик күп сугышчылар һәлак була. Еш кына аларның үлгәнлеген раслап, сүз әйтерлек кеше дә калмый. Йөрәкләрне тетрәтер дәрәҗәдә дулкынландыргыч документлар - землянкаларда һәм окопларда кулдан гына язылган, аннары шунда ук, яисә дивизия штабында, армия корпусларында командирлар тарафыннан имзаланган бүләкләү кәгазьләре, сугыштан соң да озак еллар буе Оборона министрлыгы архивларында "секретно" тамгасы белән озак еллар сер булып сакланып ята биргән. Михаил Валерьевич әйткәндәй: "...бу документларның кыйммәте дә шунда - алар күптән түгел, әле шушы гасыр башында гына сер пәрдәсе артыннан чыгарылды, ә бүләкләнүчеләрнең ни өчен ул бүләккә лаек булганлыгы турында тарихчылар, аларның туганнары түгел, күп вакыт үзләре дә белмәгәннәр". Сугышчан бүләкләргә лаек булганнар арасында Бөгелмә район хәрби комиссариатыннан чакырылганнар да бар. Без үзебезгә мәгълүм булган хәрби хезмәткәрләрнең исемлеген һәм алар эшләгән батырлык турында сезгә дә хәбәр итәбез (исем-фамилияләр һәм башка мәгълүматлар архивтагыча бирелә):

1. Александров Дмитрий Петрович. 11. 1913 елда туган, туган җире Бөгелмә шәһәре, РККАда (РККА - Эшче-крестьяннар Кызыл Армиясе. Ред.) 1935 елдан, ВКП(б) члены, капитан, РГКның (Баш Командование Резервы) 18 нче артдивизиясе 65 нче җиңел артбригадасының 1428 нче батарея командиры, Ленфронт, 2 нче Удар Армия. "За оборону Ленинграда" медале, 1944 елның гыйнварында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Капитан Александров Дмитрий Петрович 1944 елның февралендә аның кул астындагы батарея Кирикукюль авылы тирәсендә (Эстония) барган сугышта немецларның 5 һөҗүмен кире каккан, 4 тубын, үзйөрешле орудиесен, күп солдат һәм офицерларын юк иткән өчен, 1944 елның 2 мартында Ленин орденына тәкъдим ителгән. Әмма 2 нче Удар Армия командующие генерал-лейтенант Федюнинский һәм Армия Хәрби Советы члены Мжаванадзе 1944 елның 30 апрелендә Дмитрий Петровичны Кызыл Байрак ордены белән бүләклиләр.

2. Беркутов Анатолий Фёдорович. 1920 елда туган, туган җире Кече Бөгелмә авылы, РККАда 11. 1940 елдан, 1945 елның мартында җиңелчә яралана, ВКП(б) члены, гвардия кече лейтенанты, 2 нче Белоруссия фронты 116 нчы танк бригадасы 3 нче танк батальоны командиры. 1945 елның 26 маенда кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1985 елның 23 декабрендә Анатолий Фёдорович шулай ук I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

3. Гаврилов Николай Семёнович. 1923 елда туган, туган җире Бөгелмә районы Салояз авылы. РККАда 1942 елдан, ВЛКСМ члены, кече лейтенант, 2 нче Украина фронты 5 нче гвардия Армиясе, 13 гв. сд, 32 нче артполк орудие наводчигы. 1943 елның 26 октябрендә "За отвагу" медале, 1944 елның 11 гыйнварында кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.

4. Григорьев Михаил Дорофеевич. 1906 елда туган, туган җире Бөгелмә шәһәре, РККАда 1942 елдан, Бөгелмә (Башкортстан АССР, Караидел) район хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган, 2 нче Украина фронты 53 армия, 214 сд 780 сп составында сугышкан, өлкән лейтенант. 1942 елның декабрендә "За боевые заслуги медале" һәм 1943 елның октябрендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.

5. Гришин Владимир Афанасьевич. 1914 елда туган, туган җире Бөгелмә районы Салояз авылы., РККАда 1936 елдан, ВКП(б) члены, өч тапкыр яраланган, 53 нче Армия 13 нче гвардия һава-десант укчы полкы артиллерия командиры урынбасары, гвардия капитаны. 1942 елның маенда "За отвагу" медале белән, Кызыл Йолдыз, 1944 елның гыйнварында һәм 1985 елда I дәрәҗә Ватан сугышы, 1942 елның июлендә Кызыл Байрак, 1945 елның сентябрендә Александр Невский орденнары белән бүләкләнгән.

6. Гриценко Филипп Семёнович. 1915 елда туган, туган җире Бөгелмә шәһәре, Совет урамы, 61, РККАда 15.11.1937 елдан, ВКП(б) члены, өч тапкыр яралана, 1944 елда 3 нче Украина фронты 37 нче Армия отрядында армия курсларында укый. 1943 елның сентябрендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1944 елның 21 һәм 22 февралендә Филипп Семёнович разведка взводы белән Кривой Рог электростанциясен һәм плотинасын яулап алу һөҗүм-сугышларында катнаша, зур батырлыклар күрсәтә, шуның өчен 37 нче армия Командующие тарафыннан 1944 елның 24 февралендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

7. Зуев Василий Александрович. 1923 елда туган, туган җире Бөгелмә шәһәре, РККАда 1942 елдан, ВКП(б) члены, өч тапкыр яралана, гвардия лейтенанты, 1 нче Белоруссия фронты 5 нче Удар Армиясе РГК 3 нче аерым артполкы истребитель-танкка каршы артбригадасы 280 нче гвардия истребитель-танкка каршы артполкында взвод командиры. 1943 елның июлендә Кызыл Йолдыз, 1944 елның августында 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, 1945 елның маенда һәм 1986 елның 21 февралендә 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.

8. Ильин Илья Петрович. 1922 елда туган, туган җире Бөгелмә шәһәре, Л. Толстой урамы, 23, РККАда 03. 1941 елдан, ВЛКСМ члены, гвардия өлкән лейтенанты (гвардия өлкән сержанты), Воронеж фронты 21 нче гвардия танк бригадасы 152 нче танк батальонында Т-34 танкын йөртүче механик. 1943 елның 1 июлендә 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, 1944 елның ноябрендә Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

9. Ишков Даниил Андреевич. 1918 елда туган, туган җире Забугоровка авылы, РККАда 10. 1939 елдан, өлкән лейтенант, 74 нче укчы Корпус 309 нчы Кызыл Байраклы Пирятинск укчы дивизиясе 957 сп. 7 нче укчы рота командиры. 1943 елның июлендә Кызыл Йолдыз, 1945 елның 17 маенда 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.

10. Краснов Иван Андреевич. 1903 елда туган, туган җире Бөгелмә районы, Соколка авылы, РККАда 26. 08. 1941 елдан, старшина, 69 нчы Армия 117 сд. 275 сп взвод командиры ярдәмчесе. 1944 елның октябрендә "За отвагу" медале, 1944 елның июлендә Кызыл Йолдыз, 1944 елның ноябрендә 3 нче дәрәҗә Дан, 1945 елның 1 гыйнварында 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, 1945 елның маенда Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнә. 1945 елның апрелендә Фюрстенвальде шәһәре өчен барган сугышларда старшина Краснов, штурм төркеме җитәкчесе буларак, курку белмичә, батырларча эш итә. Дошман ут яудырып торган полосаны тиз генә үтеп, урап узу маневры ясап, алар немецларның тылына үтеп керәләр һәм дошманның ут яудыра торган терәк пунктын алалар. Красновның бу инициативасы полк алдында торган сугышчан бурычны уңышлы үтәп чыгарга мөмкинлек бирә. Моның өчен полк командиры Корчагин 1945 елның 8 маенда Иван Андреевич Красновны Ленин орденына тәкъдим итә. 69 нчы Армия гаскәрләре командующие генерал-полковник В. Колпакчи Иванны Кызыл Байрак ордены белән бүләкли.

11. Кулагин Василий Георгиевич. 1901 елда туган, туган җире Кырым АССР, РККАда 1919 елдан, Бөгелмә район хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган, ВКП(б) члены, Гражданнар сугышы ветераны, Кавказ фронтында сугышкан, полковник, 3 нче Украина фронты каршындагы Кызыл Армия Генераль штабы вәкиле. Өч тапкыр Кызыл Байрак ордены, Ленин ордены белән бүләкләнгән. Соңгы тапкыр алган бүләге - 1945 елның 9 апрелендә 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены.

12. Лисунов Фёдор Емельянович. 1904 елда туган, туган җире Бөгелмә шәһәре, РККАда 10. 1926 елдан, ВКП(б) члены, 1939 - 1940 елгы акфиннәр белән сугышта катнашкан, 1939 елда Белоруссия фронтында булган. Бөек Ватан сугышында 20. 08. 1942 елдан, подполковник, 1 нче Украина фронты 3нче гвардия армиясе 1209 укчы корпусы элемтә начальнигы. "За оборону Кавказа" медале, 1943 елның апрелендә, 1945 елның мартында һәм 1985 елның апрелендә 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 1945 елның 8 маенда 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

13. Малыгин Иван Павлович. 1906 елда туган, туган җире Бөгелмә районы Соколка авылы, РККАда 1929 елдан, гвардия подполковнигы, 4 нче Украина фронты 38 нче Армиянең махсус частьлары политбүлеге начальнигы, авыр яраланган. 1942, 1943, 1944 елларда Кызыл Йолдыз орденнары , 1945 елның 22 гыйнварында I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

14. Рыжаков Филипп Семёнович. 1903 елда туган, туган җире Кече Бөгелмә авылы, РККАда 1925 елдан, ВКП(б) члены, полковник, 3 нче Удар Армиянең 7 нче укчы корпусы штабының элемтә бүлеге начальнигы. 1944 елда 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Байрак, 1945 елда 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Александр Невский орденнары белән бүләкләнгән. Сүз уңаеннан - Рейхстаг өстенә Җиңү Байрагын 3 нче Удар Армия сугышчылары кадаган.

15. Сидоров Иван Дмитриевич. 1920 елда туган, туган җире Бөгелмә районы, Забугоровка авылы, РККАда 05. 11. 1941 елдан, лейтенант, 1 нче Прибалтика фронты 43 нче Армия 262 Демидов сд. 950 сп. взвод командиры, ВКП(б) членлыгына кандидат, 21.11.43 елда контузия ала. 1943 елның мартында Кызыл Йолдыз ордены, 1944 елның гыйнварында Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

16. Снегирёв Александр Дмитриевич. 1910 елда туган, Бөгелмә район хәрби комиссариатыннан чакырылган, РККАда 1941 елдан, ВКП(б) члены, гвардия капитаны, Сталинград, Дон, Воронеж, Степной фронтларында сугышкан. 2 нче Украина фронты7 нче гвардия Армиясенең 27 нче аерым танк бригадасы ротасы командиры. 1943 елның сентябрендә 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. 1944 елның 4 июнендә гвардия капитаны Снегирёв Александр Дмитриевич үлгәннән соң 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Кривоград шәһәрендә җирләнгән. Хатыны Анна Сергеевна Бөгелмә шәһәрендә яшәгән. Хәтер Китабы, 7 нче том, 178 нче бит.

17. Хитёв Мирон Максимович. 1913 елда туган, туган җире Бөгелмә районы Иске-Сәмәрканд авыл Советы (Иске Сумароководыр дип уйлыйбыз), РККАда 08. 1942 елдан, ВКП(б) члены, гвардия рядовое, 1 нче Белоруссия фронты 37 нче гвардия миномёт полкы гвардия миномёт дивизионының 449 нчы номерлы орудиесе. 1943 елның 12 августында "За отвагу" медале, 1944 елның 22 августында үлгәннән соң 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 1944 елның 5 июлендә Будилово районында Мирон Максимович, иптәшләре белән бергәләп, немецларның батареяга һйҗүмен кире кага, шул сугышта һәлак була. Минск өлкәсенең Будилово авылында җирләнгән. ТР Хәтер Китабы, 7 нче том, 203 нче бит. Хатыны Хитёва Валентина Ивановна...

18. Шәрәфетдинов Сализ Зыяевич. 1921 елда туган, туган җире Бөгелмә шәһәре, РККАда 20. 02. 1939 елдан, ВЛКСМ члены, старшина, 1 нче Белоруссия фронты 65 нче Армиянең Суворов һәм Кутузов орденлы 68 нче аерым Калинковическая 1 нче танк батальоны Т-34 танкы механик-йөртүчесе. 1945 елда Кызыл Байрак һәм 3 нче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнгән.

19. Шиян Иван Степанович. 1923 елда туган, туган җире Бөгелмә районы Яңа Александровка авылы, РККАда 03. 04. 1942 елдан, гвардия старшинасы, 6 нчы Гвардия Армиясе 51 гвардия сд. 52 нче аерым гв. Разведка ротасының взвод командиры ярдәмчесе., өч тапкыр яралана. 1944 елның маенда "За отвагу" медале, 3 нче һәм 2 нче дәрәҗә Дан орденнары, 1945 елда Кызыл Йолдыз ордены, ике тапкыр 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.

20. Шушпанов Николай Петрович. 1925 елда туган, РККада 9.01. 1943 елдан, Бөгелмә район хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән, гвардия өлкән сержанты, Брянск фронты, Көньяк оператив төркем, Кравцов бригадасы, "ДУКА" партизан отрядлары составында Бөек Ватан сугышында катнашкан. Югары башкомандующий Сталин күрсәтмәсе нигезендә, "ДУКА" отряды каршына Десна елгасы аша салынган тимер юл күперен шартлату бурычы куела. Күпер шартлатыла. Операция вакытында взвод командиры һәлак була, Шушпанов аны алыштыра, чигенгәндә авыр яралана, самолёт белән госпитальгә эвакуацияләнә. 1946 елның апрелендә махсус службаларның 2 нче Мәскәү авиамәктәбе курсанты Шушпанов Николай Петрович 3 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. 1947 елның 6 ноябрендә чыккан 228/1ё64 номерлы СССР ПВС Указы.

Без, эзләүчеләр, югарыда исем-фамилияләре саналган, төрле сугышчан бүләкләргә ия булган сугышчы һәм командирларның исемнәре онытылмагандыр, аларны белүчеләр булса, яисә туганнары табылса, бу мөрәҗәгатькә битараф калмаслар дип ышанабыз. Бу каһарманнар нинди батырлыклары өчен әлеге югары бүләкләргә лаек булганны беләсе килүчеләр 8 (84371) 5-88- 71 телефоны аша Рәхимулла Кәлим улы Гарифуллинга яки 8 (843) 567-80-44, 8908-332-0968 телефоны аша Казан Кремлендәге музей-мемориалга шылтырата алалар. Электрон почта: echovoyni@ya.ru.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: