Бөгелмә авазы

Безнекеләр сөендерә

22 сентябрь көнне Казанда "Парк Хаус" сәүдә-күңел ачу комплексы каршындагы мәйданда инде дүртенче мәртәбә ярминкә узды. Республика күләмендә оештырыла торган бу ярминкәнең үзенчәлеге шул, биредә башлангыч һәм урта һөнәр бирү йортларында, гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә һәм мәктәпара уку-укыту комбинатларында белем алучылар кулы белән җитештерелгән авыл...

"Бөгелмә аграр көллияте" урта һөнәри белем бирү дәүләт учреждениесе ярминкәгә уку йортының ярдәмче хуҗалыгында үстерелгән арпа, солы, бодай һәм башкаларны, шулай ук арзан гына бәягә тозлаган яшелчә, кайнатма, гөмбә, йомырка, ипи, төрле хуҗалык товарлары алып барган иде.

Ярминкә нәтиҗәләренә йомгак ясап, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау минис-тры А.Шәфигуллин Тарихи-мәдәни мирас елына багышланган бу ярминкәдә актив катнашып, нигъмәтләре белән Казан халкын сөендергәннәре өчен Бөгелмә аграр көллиятенең педагоглар һәм укучылар коллективына Рәхмәт хаты тапшырды.

Бөгелмә аграр көллияте
матбугат хезмәте.
А.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: