Бөгелмә авазы

Безнең кечкенә дусларыбыз

Хайваннарның кешеләргә уңай тәэсирен борын заманнардан ук белгәннәр. Ә бит чынлап та алар кешеләргә тулысынча ачылып бетәргә ярдәм итәләр, чөнки киң күңелле булып кыланып булмый, мәрхәмәтлерәк булырга гына мөмкин.

Зөлфия НУРИЕВА,
тәрбияче.

"Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә йорт хайваннарын яклау буенча акция уздырылды. Балалар бу чарада үзләре өчен күп кенә файдалы нәрсәләр белделәр, өйләрендәге яраткан хайваннары турында бик теләп сөйләделәр, кызыклы фактларны искә төшерделәр. Мәсәлән, песиләр байтак дәвалау ысулларына ия, алар бу үзлекләрен хуҗалары янында булганда кулланырга мөмкиннәр. Алгы тәпиләре белән массаж да ясыйлар, авырткан урынга килеп ятып, шул урынны җылыталар да.

Безнең тере почмактагы җәнлекләр дә тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларга уңай йогынты ясыйлар. Күп кенә балаларның анда яраткан хайваннары да бар. Гадел, мәсәлән, бик рәхәтләнеп Тобик кушаматлы тиктормас җирән әрлән (хомяк) белән уйнарга ярата. Ә менә Сережа исә кечкенә ташбакаларны тәрбия кыла. Җәнлекләр белән уйнау, алар турында кайгыртучанлык күрсәтү кешедә, бигрәк тә балаларда стрессны, киеренкелекне киметә, савыгырга ярдәм итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: