Бөгелмә авазы

Бер очрашу – үзе бер гомер

Һәрбер ел фасылының үзенә бер матурлыгы булган кебек, кеше гомеренең дә һәр мизгеленең үз матурлыгы, үз яме бар. Яшьлегендә адәм баласы эш, балалар үстерү, тормыш мәшәкатьләре белән мавыгып, олыгаюын, гомер көзе җиткәнен сизми дә кала. Әйе, картлык шатлык түгел дип әйтергә яратабыз, ләкин язмышлардан узмыш юк, исән булсак, барыбыз да...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

"ТНГ-Групп" җәмгыяте үзенең ветераннарын, өлкәннәрен хөрмәтләү, аларның күңелләрен күрү җәһәтеннән күршегә керә торганнардан түгел. "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" дигән мәкальне бервакытта да исеннән чыгармый биредә җитәкчелек. Бөгелмәдә генә дә җәмгыятьнең лаеклы ялдагы мөхтәрәм затлары - 778 кеше. Предприятие һәрвакыт игелекле гамәлләре белән олысын да, кечесен дә сөендереп яшәргә ярата.

1 октябрь көнне җәмгыять төшке ашка үзенең 130га якын ветеранын бәйрәм табынына җыйды, шулай ук барлык олыларга матди ярдәм күрсәтелде. Гомерләрен ил күләмендә танылган компаниягә быгышлаган мөхтәрәм затларны көзнең күркәм бәйрәме - Өлкәннәр көне белән котларга җәмгыятьнең генераль директоры урынбасары Атлас Әсәтов һәм профсоюз комитеты рәисе Шамил Мәһдиев, "Геосервис" идарәсе җитәкчесе Николай Романов та килгән иде.

Өлкәннәрнең йөзләрендә - чиксез шатлану хисе. Алар, йөз ел күрешмәгән туганнар кебек, аралашалар, хәтта дулкынланудан кайберләренең күзләре яшьләнә. Әйе, яшьлек елларын, бергә эшләгән хезмәттәшләрен бик сагынганнар алар. Бер-берсенең кайгы-шатлыкларын уртаклашу, бергәләшеп эшләгән елларын исләренә төшереп, бик озаклап гәпләшү, әле 18 яшь кенә тулып үткән егет-кызлар кебек, әкрен көйгә бөтерелеп-бөтерелеп бию искиткеч мизгелләр бүләк итте. Техника йорты артистлары бу бәйрәмне аларның исләрендә озак вакытларга сакланырлык итү өчен бик матур концерт номерлары белән сөендерде. Әнә ветераннар советы рәисе Валентина Николаевна Панарина да өлкәннәр белән бергә шатлана, бергә юана. Аларны кадерләп,
саклап кына, һәрберсенә якты йөз, тәмле сүз белән мөрәҗәгать итеп, кайгы-шатлыгын үзе аша үткәреп, бик игелекле гамәл кыла ул.

Билгеле инде, "Бер очрашу - үзе бер гомер" дигән кебек, өлкәннәр үзләренә күрсәтелгән игътибардан бик канәгать. "Аллага шөкер, җәмгыять бүгенге көндә дә онытмый, без эшләгән чаклардагы җитәкчеләр күптән алышынуга карамастан, әгәр берәр сорау белән барсаң, һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар, моң-зарларны тыңлыйлар, булдыра алганча, ярдәм кулы сузалар", - диләр алар бертавыштан.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: