Бөгелмә авазы

Бөек Тукайның тууына – 130 ел

Җылы эзли сабый күңеле... (Шагыйрь биографиясе битләрен актарганда) Дөньяда бер генә шагыйрь­нең дә, җылы эзләп, үз го­мерендә җиде-сигез хатын­га "әни" дип дәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә. ...Бераз соңрак аны үз әни­се яңа гаиләсенә алдыра. Ша­гыйрьнең "Исемдә калганнар" автобиографик әсәрен укыган­да шул урынга җиткәч, иркен сулап куясың:...

Җылы эзли сабый күңеле...

(Шагыйрь биографиясе битләрен актарганда)

Дөньяда бер генә шагыйрь­нең дә, җылы эзләп, үз го­мерендә җиде-сигез хатын­га "әни" дип дәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә.

...Бераз соңрак аны үз әни­се яңа гаиләсенә алдыра. Ша­гыйрьнең "Исемдә калганнар" автобиографик әсәрен укыган­да шул урынга җиткәч, иркен сулап куясың: рәхәткә тарыды сабый, диясең. Ләкин бу рәхәт озакка бармый: әнисе дөнья куя да Габдулла дөм ятим кала. Сас­на мулласы бу ятимне Өчилегә - Габдулланың әнисенең атасына кайтарып бирә. Монда исә аның үги әбисе, күп балалы гаилә. "Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине еласам - юатучы, иркәләним дисәм - сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, ми­не эткәннәр дә төрткәннәр" ... -
дип яза шагыйрь.

Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлык­ны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балала­рын ачка үлүдән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга бару­чы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Те­ге ямщик исә Печән базарына килгәч: "Асрарга бала бирәм, кем ала?" - дип кычкырып йөри.

Халык арасыннан бер кеше чыгып, малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай, шулай итеп, ма­лайлы булалар. Тукай өчен исә бу - бишенче оя. Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә ике ел буена ярый­сы гына тормышта яшәгәч, та­гын артык булып кала; әти-әнисе авырып китә һәм: "Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк..." - дип, аны яңадан Өчилегә озаталар. "Ин­де миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу гаиләнең мине ничек каршы алганлыкларын уй­лап белергә мөмкин", - ди ул. Ты­рыша торгач, малайны Кырлай авылына ир баласыз Сәгъди аб­зыйга уллыкка озаталар. Шулай ул алтынчы гаиләгә күчә.

Оядан ояга күчеп, җылы эз­ләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Бе­ренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга кара­ганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кыр­лай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый.

Тукай иҗатын аңлау өчен аның туган ягына барырга кирәк. Дөрес, бу якның табигате йөз ел эчендә байтак үзгәргән инде. Монда -ас­фальт юллар, сарайлар, музей­лар... Әмма Тукайның бала чагында Кырлай янында куе кара ур­ман булган әле. Ул урманга Кыр­лай малайлары белән бергә ат сакларга барулар, андагы учак­лы, әкиятле, ябалак тавышлары ишетелгән сихри төннәр, таң ал­дыннан изрәп йокыга китүләр, күккә ашкан сихри-мәһабәт төз чыршылар һәм инде, бер дә шик­сез, каяндыр гына малайларны күзәтеп торган Шүрәле - бо­лар барысы да сизгер күңелле баланың ятимлек каһәре белән имгәтелгән рухын баеталар.

Крестьян хезмәте бик кызык ул: бер яктан, авыр, газаплы. Ләкин шул газап янында хезмәт поэтикасы, игенчелек эшенең ләззәте: көн үзәгендә басудан кайткач, тал астындагы буага төшеп, кушаяклап тибеп йөзә-йөзә су керү... Баздан катык алып менеп, шуны чишмә суында болгатып, салкын әйрән эчү... Те­ге буа, андагы хикмәтле тирән чоңгыллар тагын... Ә кичке Кырлай урамнары! Тальян гармун оста­лары, халык җырларын бөтен нечкәлеге белән җырлаучылар, иң тирән моң, хәсрәтле моң - ба­ры тик Казан артында гына...

Ка­зан арты төбәге, аеруча Кырлай авылы - Тукайны шагыйрь иткән шартларның иң әһәмиятлесе. Ак киндер алъяпкычлы, киндер бияләйле, татарча бүрек кигән эшчән Сәгъди абзый - Тукай­га рухи азык биргән тыйнак, эш­лекле татар крестьяннарының иң олы җанлысы. Кырлай тирәсе -бөтен буа-чишмәләре, кара ур­маннары, уен-җырлары, йолала­ры белән шагыйрьгә үз гомеренә җитәрлек рухи азык биргән.

Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән-беркөнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле ке­шесе эзләп таба да Уральскига алып китә. "Ахырда әни: "Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмуг кисәве булырсың!" - дип, ахыр сүзен кычкырды да, без авылдан чыгып киттек", - ди ул.

Кайгы-хәсрәте, ятимлегендә изгән, сихри табигатендә рухи яктан баеткан бишеге белән сау­буллашып, Габдулла әнә шундый билгесез сәфәргә чыгып китә. Алда ниләр көтә инде бу ятим­не? Моны яшь Габдулла үзе дә, аны чанага утыртып алып бару­чы ипле Сапый абзый да белми әле... Алда - һөнәрчеләр, лав­калар тулы, мәчетле, чиркәүле, мәктәпле, мәдрәсәле, милли-чуар Җаек - Уральск шәһәре. Хуш, Казан арты...

Кирилл МАЛИКОВ, Айрат СЕМЁНОВ,

лицей-интернат, 8 нче сыйныф укучылары.

(Укытучылары - Сиринә Хәмидуллина)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: