Бөгелмә авазы

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылап

Камил СОЛТАНОВ: " Күкрәк кагып яшәмәде алар"... Автор турында Камил Хуҗа улы Солтанов 1932 елда дөньяга килә. Әтисе дә, абыйсы да фронтта булу сәбәпле, сугыш елы михнәтләре тулысынча гаиләдәге ир бала буларак, аның җилкәсенә төшә. Сугыш елларында, олылар белән бер дәрәҗәдә, иңгә-иң торып колхозда эшли: чәчү чәчә, үз сыерларын җигеп,...

Камил СОЛТАНОВ: " Күкрәк кагып яшәмәде алар"...

Автор турында

Камил Хуҗа улы Солтанов 1932 елда дөньяга килә. Әтисе дә, абыйсы да фронтта булу сәбәпле, сугыш елы михнәтләре тулысынча гаиләдәге ир бала буларак, аның җилкәсенә төшә. Сугыш елларында, олылар белән бер дәрәҗәдә, иңгә-иң торып колхозда эшли: чәчү чәчә, үз сыерларын җигеп, ындыр табагына көлтә ташый...

Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, озак еллар Бөгелмә тимер юлында эшләп, лаеклы ялга чыга.

Актив җәмәгать эшлеклесе. Озак еллар Бөгелмә районы һәм шәһәре Ветераннар советы рәисе вазифаларын башкарды.

"Почёт билгесе" ордены кавалеры, "За трудовое отличие", "Ветеран труда", юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Бөгелмә муниципаль районының Мактаулы гражданины.

Бөгелмә шәһәрендә яши.

Бөгелмә тимер юлында хезмәт иткән Бөек Ватан сугышы ветераннары турында шактый гына хатирәләрем газета битләрендә узган елларда басылып чыккан иде инде. Бүген дә хәтеремә тирән уелып калган шундый мөхтәрәм затлар турында истәлекләремне дәвам иттерәсем килә.

Василий Алексеевич Пеньков. Курск дугасы сугышында катнашкан кеше. Аның тездән өстәрәк аягы яралана. Җәрәхәте тирән, хәле начар булганлыктан, тылга - Уфага озаталар. Юл - Бөгелмә станциясе аша. Ул болай дип искә ала иде: "Җәйге көн. Вагонда чыдап булмаслык эссе. Юлда аягым тагын да ныграк шеште, яра урыны хәтта кортлап чыкты. Доктор карады да: "Арытаба көтәр чама юк, тизрәк операция ясарга кирәк, югыйсә, аягыңны төптән үк кисәргә туры киләчәк", - диде. Аннары, башка бернинди дару да юк дип, бер стакан спирт салып бирде. "Авыртыр, түз, улым", - диде. Ике кеше кулымны тотып тора, тагын икәү - аякларны. Доктор шулай операция ясап, тирән кереп кадалган ярчыкларны чүпли...

Исән кала Василий. Сугыштан соң Югары посёлокта хәзерге почта бинасында урнашкан кондукторлар резервында хезмәт итә, аннары локомотив депосына күчә. Озак еллар инструменталь цехта мастер булып эшли. Тәҗрибәле җитәкче җәмәгать эшләрендә дә катнаша - депоның остазлар советы рәисе була. Шактый гына яшь егетләрне ялгыш юлга кереп китүдән саклап кала ул.

Бер очрак һич исемнән чыкмый. Әтисе тимер юл оешмаларының берсендә җитәкче булып эшләүче егет (әнисе дә шәһәрдә күренекле кеше) бер дә эш сөйми иде. Алмагачлар шау чәчәктә утырган матур бер язгы көндә бакчага чыга да бу, бал кортын тотып, кулын чактыра. Кулы, билгеле, өреп кабарткандай була. Мастер янына китә егет: "Ялгыш кулыма чүкеч белән суктым, шеште менә, эшли алмыйм, җибәрегез әле", - ди. Мастер Василий Алексеевич, күз төшерү белән ниндидер шик уянып, егетне каршысына утырта: "Ничек син уң кулдагы чүкеч белән уң кулыңа суктың соң әле?" Сүз иярә сүз чыгып, егет үзенең кылган кыңгыр эшен танырга мәҗбүр була.

Мин үзем ул чакта парторг идем, егетнең әти-әниләре белән сөйләшергә туры килде. Күп еллар үткәч, инде мин пенсиягә чыккан идем, әтисе н очраттым. Улына теге вакытларда игътибар биргәнебез өчен рәхмәт әйтте. Файдасы тигән күрәмсең, егет югары уку йортын тәмамлап, хәзер көньяк шәһәрләрнең берсендә прокуратурада эшли икән. Ә В.А. Пеньков депода пенсиягә киткәнче эшләде. Хәзер вафат инде.

Хәнәфи Вафин. Берничә сүз белән генә булса да, бу ветеранны да искә алып узмый булдыра алмыйм. Бөгелмәгә ул сугыштан кайтышлый, фронтташ дустына биргән вәгъдәсен үтәргә дип сугыла. Һөҗүмгә күтәрелер алдыннан, кем исән кала, шул дустының туганнарын, якыннарын эзләп табып, аның ничек сугышканлыгы турында сөйләргә дип, бер-берсенә сүз куешкан була алар. Иптәше һәлак була, ә Хәнәфи исән. Менә шул амәнәтне үтәргә дип килә ул безнең шәһәргә. Дустының әти-әнисе вафат булганнар инде, шәһәр-район мәгариф бүлегендә эшләүче абыйсы Зыя Садриевны эзләп таба ул һәм аның эш бүлмәсендә сугышчан дустының ничек һәлак булганлыгын сөйләп бирә. "Бик авыр булды", - дип искә ала ул бу мизгелләрне. Шул очрашуда Зыя Тәхауович Хәнәфидән кайда яшәргә, кайда эшләргә җыенуы турында сорап куя. Егет исә: "Хәзергә белмим әле", - дип җавап бирә. Шунда аңа: "Кал Бөгелмәдә, тимер юлга эшкә керергә була", - дип тәкъдим итәләр. Менә шулай итеп, Хәнәфи тимер юлчы булып китә. Кондукторлар резервында эшли, оешма кыскартуга эләккәч, локомотив депосына күчә. Пенсиягә чыкканчы тепловозларның ягу аппаратларын ремонтлаучы слесарь булып эшли. Коллекетивның җәмәгать эшләрендә актив катнаша, яшьләр остазы буларак таныла. Югары Посёлокта йорт салып керә, озак еллар шунда гомер итеп, бакыйлыкка күчә.

Минем танышларым, хезмәттәшләрем - сугыш ветераннары берсе дә үзенә бернинди өстенлекләр, льготалар да таләп итмәде. Гомер буе намус белән эшләделәр, "Мин - җиңүче!" - дип, күкрәк кагып йөрмәделәр, тыйнак яшәделәр. Мәңгелек дан аларга, совет сугышчыларына, ил сакчыларына!

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: