Бөгелмә авазы

Барыбызга да гадел бәя бирелер

Вәли бабай авыл мәчетендә: "Иң югары һәм гадел хөкем иясе АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ барыбызны да күреп-ишетеп тора, гөнаһ эшләүдән сак булыйк, саваплы гамәлләр генә кылыйк, хәрамнан ерак торыйк, ахирәттә барысы өчен дә җавап бирергә туры киләчәк", - дип, җыелган җәмәгатькә вәгазь сөйли икән. Бервакыт аңа авыл мәдәният йортында уза торган коммунистлар...

Вәли бабай авыл мәчетендә: "Иң югары һәм гадел хөкем иясе АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ барыбызны да күреп-ишетеп тора, гөнаһ эшләүдән сак булыйк, саваплы гамәлләр генә кылыйк, хәрамнан ерак торыйк, ахирәттә барысы өчен дә җавап бирергә туры киләчәк", - дип, җыелган җәмәгатькә вәгазь сөйли икән.
Бервакыт аңа авыл мәдәният йортында уза торган коммунистлар җыелышында чыгыш ясарга туры килгән.
- Иң югары һәм гадел хөкем иясе - ТАРИХ фәне безнең барлык эшләребезгә дә дөрес бәя бирер, шуңа күрә киләчәк буыннар безне җылы сүзләр белән генә искә алырлык гамәлләр кылыйк, - дип төгәлләгән ул анда үз чыгышын.
Соңыннан, һәр нәр-сәдән хәбәрдар булырга тырышып, бар җиргә дә тыкшынып йөри торган Котбетдин абзый түзмәгән, Вәли картка сорау биргән:
- Син, Вәли абзый, мәчеттә шулай-шулай дип сөйләгән идең, ә монда болайрак сөйлисең, кайсысы дөресрәк була соң инде моның?
Вәли карт аптырап калмаган:
- Мәчеттә сөйләгәнем - дин тотучылар өчен, ә монда сөйләгәннәрем дәһриләр (атеистлар) өчен дөрес. Алла юк ул, без бернидән дә курыкмыйбыз дип, азынып-тузынып йөрмәгез, гадел бәядән беркем дә котыла алмый, - дип җавап кайтарган.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Карабаш бистәсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: