Бөгелмә авазы

Авылым һәйкәлләре

Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан минем дә үзем яшәгән Карабаш авылы тарихын тирәнтен өйрәнәсем килә. Аны авылдагы тарихи урыннарны барлаудан башларга булдым.

Динара ӘБҮЗӘРОВА,
Карабаш 2 нче урта мәктәбенең
7 "А" сыйныфы укучысы.

Биcтәдә 30дан артык урам бар. Ул урамнарның Камил Якуб, Василий Чапаев, Совет, Мулланур Вахитов, Ленин урамы Октябрь революциясе елларын чагылдырса, Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Шакир Насыйров исемендәгеләре татар дөньясының сәнгать әһелләре исемнәрен саклап тора. Шунысы күңелле: кайсы урамга керсәң, шунда һәйкәл.

Менә Тукай урамы. Ста­дион­ның Боз сараена керү юлында сөекле шагыйребез - Габдулла Тукайга стела куелган. Биредә һәр елны Шигырь бәйрәме үт­кәрелә.

Ленин урамы. Ул - Карабаш бистәсенең иң матур урыны. Мәйданда - В.И.Ленин һәйкәле. Бүгенге тормыш белән безнең әби-бабайларның үткәне бергә кушылып яши.

Мөхәммәтҗанов урамы. Бу урамда Бөек Ватан сугышында әсир­леккә эләгеп, фашист ла­­герьларын үткән җә­­лил­­­­че якташларыбыз - Га­­­рәф Фәхретдинов, Зәки Әһлиуллин, Гомәр Сәйфиевка һәйкәл куелган.

Бераз гына барсаң, Совет урамы. Биредә авылның иң истәлекле урыннарының берсе - мәчеткә тап буласың. 1905 елны торгызыла ул. Аны Сембердән килгән осталар таудан чыгарган таштан салалар.

Шакир Насыйров урамы. Би­редә авылдашлары хөр­­­мәтенә Фазыл абый Вәли­әхмәтов үз инициативасы белән сәяси репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл ачты (рәсемдә). Һәйкәлдә на­хакка гаепләнеп, туган нигезләреннән сөрелгән, атып үте­рергә хөкем ителгән 42 кешенең исеме язылган. Шунда ук тагын бер истә­лекле урын: бу - Һади Атласи исемендәге музей- китапханә. Ул Фазыл Вәлиәхмәтовның әти­­­­сеннән калган
йортта урнашкан.

Биредә булган һәр­кем Фазыл абыйның күпкырлы иҗади шәхес булуына сок­ланмый калмый. Музей-китапханә көн дә ачык, шу­ңа күрә бирегә килү­че­ләрнең киме­гәне юк.

Мин кайтыр юлыма чыгам. Карабашта халыкның үткәнен чагылдырган тарихи урыннар күп. Аларны сакларга һәм хөрмәт итәргә кирәк.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: