Бөгелмә авазы

Америка татарча сөйли, Америка Тукайны сөйли!

"Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы узып баручы атнаның телевизион вакыйгасын тәкъдим итә. "Татарлар" тапшыруы кысаларында Америкада яшәүче кардәшләребез Г.Тукайның "Шүрәле" поэмасын укыячак. Бөек шагыйрь Габдулла Тукай тууына быел 130 ел. Шул уңайдан үткәрелә торган дистәләгән флешмоб-акцияләрдә Татарстан халкы гына түгел, чит төбәкләрдә, хәтта чит илләрдә яшәүче татарлар да катнаша. Америкада...

"Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы узып баручы атнаның телевизион вакыйгасын тәкъдим итә. "Татарлар" тапшыруы кысаларында Америкада яшәүче кардәшләребез Г.Тукайның "Шүрәле" поэмасын укыячак. Бөек шагыйрь Габдулла Тукай тууына быел 130 ел. Шул уңайдан үткәрелә торган дистәләгән флешмоб-акцияләрдә Татарстан халкы гына түгел, чит төбәкләрдә, хәтта чит илләрдә яшәүче татарлар да катнаша.

Америкада яшәүче милләттәшләр дә шундыйлар рәтендә. Узып баручы атнаның якшәмбесендә Нью-Йорктан башлап Гавайи штатына кадәр сибелгән татарлар Г.Тукайның "Шүрәле" поэмасын укыячак.

"Әлеге чараны Калифорния штатының Сан-Диего шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Эльвира Хәлил оештырган. Чыгышы белән ул Пермь краеның Барда авылыннан. "Шүрәле" поэмасын 4әр юлга бүлеп, төрле штатларда яшәүче татарлар арасында бүлеп чыкканнар. Нәтиҗәдә әлеге проектта 40тан артык кеше, 30га якын штат вәкиле катнашкан. Бу бик кызык күренеш булачак. "Яңа гасыр" корреспонденты Лилия Сираҗиева, мәсәлән, Нью-Йоркның Таймс-скверында, Эльвира Хәлил үзенең эш кабинетында, Сиэтл шәһәрендә яшәүче берсе йөк машинасы янында, икенчесе Голливудта "Йолдызлар аллеясы"нда шигырь укыячак", - дип сөйли "Татарлар" тапшыруының баш мөхәррире Раил Өметбаев.

"Татарстан - Яңа гасыр" каналы тамашачысы бу күренешне 17 апрель көнне, якшәмбе, 14:30 "Татарлар" тапшыруында карый алачак.


http://matbugat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: