Бөгелмә авазы

Алыплар кая киткән?

Алыплар дигәннән, әле дә хәтерлим, кечкенә чагында әбиебез белән дүрт бертуган кыз җиләккә йөри идек. Авылыбыз каршында гына таулар тезелеп киткән. Бер уемтыктан икенчесенә йөгереп, җиләк җыйганда түгәрәк өем янында туктап калдым: "Әбекәй, кара әле нинди матур тау!" - димен. "Кызым, биредә Алып батыр үзенең чабатасын салып каккан, менә шуннан...

Борын заманнардан ук алпамша, ягъни зур кешеләр турында дөнья ның бик күп халыкларында менә шундый риваятьләр яшәп килә. Чынлап та, кайчандыр гаять көчле, зур гәүдәле кешеләр яшәве турында бик күп мәгълүматлар сакланган. Бу хакта археологик табылдыклар, борынгы язма чыганаклар, безнең көннәргә кадәр сакланган, зурлыгы белән таң калдыручы корылмалар да сөйли.

Дөньяның төрле кыйтгаларында андый корылмалар байтак. Шуларның берсе - Ливандагы Баальбек террасасы. Ул гаять зур ташлардан салынган. Баальбекта дөньяда эшкәртелгән иң зур таш урнаштырылган. Аның борынгы исеме - Гайяр әл-Кыйбли (Көньяк ташы). Ташның зурлыгы 433 куб метр, авырлыгы, фаразлануынча, 1300 - 2000 тонна. Белгечләрнең исәпләве буенча, 60 мең кеше берьюлы тартса гына бу таш блокны урыныннан кузгатып булыр иде. Террасаның төньяк-көнчыгышында өч зур плитә бар. Аларның һәрберсенең зурлыгы - 300 куб метр, ә авырлыгы - 800 тоннага якын. Алыплардан башка бу кадәр зур ташларны кем бирегә алып килә һәм эшкәртә алсын?

Мисырдагы фиргавен Хефренның гыйбадәтханәсендә 500 тонна авырлыктагы ташлар куелган. Ә Грециядәге Тринфа кальгасы диварларының калынлыгы - 20 метр, алар 125 тонна авырлыктагы ташлардан салынган. Алыпларның Мисыр һәм Мексикадагы пирамидаларны, Стаунхенджны төзүдә катнашуы бик мөмкин дип исәпли галимнәр.

Төрле чыганакларда алыплар хакында документаль дәлилләр бар. Тарихчы Иосиф Флавий: "Аларның гәүдәләре зур, йөзләре кешенекеннән аерыла, сөйләшкәннәрен ишетсәң, куркыныч булып китә", - дип язган.

II гасырда яшәгән Павсаний Сириядә табылган 5 метрлы скелет турында бәян итә. Коръән-Кәримдә зур гәүдәле халык - гадлар турында телгә алына. Алар Һуд пәйгамбәрнең динен кабул итмәгән өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан юк ителгән. Коръәннең "Әхкаф" сүрәсенең 21 нче аятендә гадларның яшәгән урыны "әл-Әхкаф" ("Ком тавы") дип күрсәтелә. "Пәйгамбәрләр тарихы"нда бәян ителгәнчә, гадлар озын буйлы, алыптай бәдәнле булган, көч-куәтләре белән дан тоткан, курку белмәгәннәр. Гад кешесе җиргә басканда аяклары туфракка батып кергән, аларның эзен күргән кеше дә, коты очып, бу тирәдән ераккарак китү ягын караган. Һуд пәйгамбәр шушы халыкны кырык җиде ел буена иманга чакыра, әмма гадлар үзләреннән дә зуррак потлар ясап, шуларга табына. Аллаһы Тәгалә алар яшәгән җиргә бер тамчы яңгыр бирмәс була. Бервакыт гадлар, яңгыр теләп, корбан чалырга уйлый. Моның өчен өч кешене Мәккә шәһәренә җибәрәләр. Алар Һуд пәйгамбәр янына килә.
- Аллаһ сезгә рәнҗеде, өстегезгә җил җибәреп, үзегезне үлемгә хөкем итте, - ди аларга Һуд пәйгамбәр.
Гад халкы, бу сүзләрне ишеткәч, балаларын, хатыннарын, малларын тау куышлыкларына яшерә, әмма потларга табынуын ташламый. Шул ук өч кеше, Мәккәгә барып, корбан китерә. Шунда аларның баш очында өч болыт пәйда була. Берсе - кызыл, икенчесе - сары, өченчесе - кара. Күктән: "Кайсы болытны сайлыйсыз?" - дигән сорау яңгырагач, алар: "Кызыл болыт яңгыр китермәс, сары болытның нәрсә яудырганын белмибез, ә кара болыт яңгырныкы булыр", - дип, соңгысын сайлыйлар.

Чынлыкта исә кара болыт җил болыты була. Күктән хәбәр килгәч, Җәбраил галәйһиссәламнең әмере белән фәрештәләр җил ишеген энә күзе кадәр генә ача. Кара болыттан бик көчле давыл кубып, гад халкы өстенә ташлана. Ташка ябышкан кешеләрнең итен сөяктән аера, тау куышларына качканнарны күтәреп җиргә бәрә. Гад халкы өстендә җиде көн һәм җиде төн давыл котырып, барчасын да үтереп бетерә. Шул рәвешле, гад халкы һәлак була.

Кайбер чыганакларга караганда,
алыплар безнең ил территориясен-дә дә яшәгән. Атап әйткәндә, бу хакта
татар риваятьләрендә бәян ителә. Татар халкының борынгы бабалары булган Идел буе болгарларының тарихы,
этнографиясе, ышанулары, риваятьләре буенча бай гына материаллар X - XII гасырда гарәп сәяхәтчеләре Ибн Фазлан һәм Әл-Гарнати сәяхәтнамәләрендә сакланып калган. 922 елда Багдад хәлифәсе Әл-Моктадирдан Болгар ханы Алмышка җибәрелгән илчелек
секретаре Ибн Фазлан Болгарда язып алган һәм үзенең Идел буена сәяхәте турындагы китабында китергән "Зур гәүдәле кеше" риваяте бар. 1135 елда Болгар шәһәрендә гарәп сәяхәтчесе Әбү Хәмид Әл-Гарнати "Болгар пәһлеваны" һәм "Дәфгый һәм аның сеңлесе" риваятьләрен язып ала. Соңгы риваятьтә шундый юллар бар: "520 елда (милади 1135 ел) мин Болгарда гад халкы токымыннан булган тере кеше күрдем. Аның буе җиде терсәктән (терсәк - якынча 58 сантиметр) артык иде. Аны Дәфгый дип исемлиләр".

Язучылар Иван Тургенев һәм Владимир Короленко Швейцариянең Люцерн шәһәре музеенда алып сөяк-ләрен күргәннәр. Бу гаять зур кеше сөякләрен 1577 елда тау мәгарәсендә табиб Феликс Платнер тапкан булган.
Әлбәттә, 4 - 6 метр буйлы кешеләр иң зурлары түгел. Американы яулап алу вакытында испаннар ацтек- ларның бер гыйбадәтханәсендә
20 метр озынлыктагы скелет тапканнар. Бу скелетны алар Рим папасына бүләк иткәннәр. Ә XIX гасыр башында АКШ хөкүмәте каршында баш археолог булып эшләүче Уитни исемле кеше Огайо штатындагы бер шахтада табылган кешенең 2 метр диаметр-лы баш сөяген тикшергән. Бу кадәр зур баш иясенең буе, ким дигәндә, 50 метр булырга тиеш. Әле күптән түгел генә, 2000 елда Грузиядә ике кеше тау мәгарәсендә 4 метрлы алыпларның скелетларын таба.
Шунысы гаҗәп: ни өчен әлегә кадәр алыпларның сөякләрен музейга куеп, кешеләргә күрсәтмиләр? Кайбер галимнәр фикеренчә, Дарвинның кешенең маймылдан килеп чыккан дигән эволюция теориясе тәмам җиме- реләчәк дип куркалар, шуның өчен дә ул табылдыкларны махсус яшерәләр.
Югарыда китерелгән мисаллар алып-алпамшаларның җирдә яшәвен дәлилли һәм алар әле дә очрый диләр. Галимнәр аларны аерым расага кертә, алыплар бик борынгы гигантопитек һәм мегантроплардан килеп чыккан дип исәпли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: