Бөгелмә авазы

Алтын Урда

Кадерле укучылар! Сезгә Фәрит Мәсәбих улы Нәбиуллинның ат үрчетү утарында күргән-ишеткәннәрне бәян итәбез. Утарда барлыгы йөзләп ат исәпләнә. Барысы да бер токымнан - кымыз атлары.

"Бөгелмә-Карабаш юлыннан Лениногорск ягына борылгач та, безне күрерсең", - диде Фәрит. Карана-карана әкрен генә барам. Нәрсә күрермен соң мин, Фәрит? Нәрсә ул? Әгәр күрмичә узып китсәм? Күзем дә ерактан бик шәп күрми бит... Шунда кинәт - о-о! Мин күрәм! Моны күрми мөмкин түгел! Юл буйлап, җир өстеннән, галәмәт зур өч байрак сузыла: аклы-зәңгәрле Россия флагы, яшелле Татарстан байрагы, аннары сарыга кара сәнәк тамга төшкән Алтын Урда әләме! Бәй, өч ферма бинасының өч түбәсе бит болар! Өчесе дә шундый төсләр белән өр-яңа профнастилдан түшәлгән. Әллә каян күренеп, кояшта ялтырап ята. Менә нинди икән ул, Алтын Урда!

Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.

- Ай, рәхәт тә соң монда, Раилә (әйтерсең, Карабаш би үзе миңа каршы чыга). Менә син шәһәрдән килдең: анда кырмыска күчедәй мәш киләләр, дөнья куалар, ә биредә - тынычлык. Атлар үз көенә ашап йөри, гырт та гырт, муеннарында кыңгырау чыңлый, чың да чың. Шундый тыныч... Чыңгыз хан заманыннан бирле бернәрсә дә үзгәрмәгән.

Менә ташлар гына мүкләнеп беткән - ничәмә мең еллар шушында яталар бит!
Мин, беләсеңме, Раилә, нәрсә эшләр идем? Бирегә татар балаларын китерер идем. Күтәрелеп килгән кояшны күргәннәре юк бит аларның. Даланы - төркинең бишеген - күргәннәре юк. Укытучыларга әйтеп карадым, программа диләр алар, автобус диләр, ә балалар үсә тора. Аннары алар дөнья куа башлый, тик нигә куганын, тормышның мәгънәсен аңламый...

Аһ! Без ник болай соң?

Кылт итеп искә төшәдер намнары,
исемнәре,
Ак бабайларның, моны күрсәң,
бөтен дәүләтләре!
Ачыла алдыңда
тарихтан театр пәрдәсе:
Аһ! дисең, без ник болай соң?
Без дә Хакның бәндәсе.

- ...Мин бәләкәйдән үк атта йөреп үстем: бабай гел мине үзе белән ала иде. Аннары олыгая-олыгая, башыма уй керде: һәрбер кеше бу дөньяга ни өчендер килгән бит һәм ул гомеренең ахырына чаклы ниндидер эзне табарга тиеш. Шунсыз күңел тынмый. Ә мин соң ничек булыйм икән? Ничек ата-бабамны хак-лыйм?.. Җитте, Фәрит, сиңа ял итәргә, әйдә, җиң сызганып, хезмәт итәргә, дигән кебек инде. Уйлана-уйлана шундый теләк туды - ат үрчетергә! Бөтен нәселебез гел ат асраган ич. Әти яклап бабайның айгырлары гына да өчәү булган. Уйлап кара - димәк, бияләре алт-мыштан да ким булмаган, дигән сүз. Үземнең Карабаш бабайда да өч ат бар иде, колхозга кергәндә ул аларны үз ирке белән илтеп биргән: "Егетләр, бу власть озакка килде, менә күрерсез", - дип.

Шуннан соң нинди атлар асрарга микән дип, кызыксына башладым. Алтайга бардым, Бурят иле һәм Туваны әйләндем, Казакъстанда йөрдем, карап-карап... Аннары гына атның ниндие кирәген аңлый башладым.

Ир-егеткә кирәк бер ат

Сөлек кебек гаҗәп кыр ат,
Үзе чабып, шәхсин сыйрат,
Әйтегез, бәһасе бармы?
Дәүләтъяр дип, атсыз булма,
Атлы булсаң, сүзгә калма.
Әйтегез, егетләр, оялма,
Бәдәүнең бәһасе бармы?

-... Шулай төрекмәннәр генә, атны сөеп, "бәдәү" дип дәшәләр, "Сөләйман тәхете өсте бәдәүнең", - дип, сокланалар. Һәр елны апрельдә "Бәдәү бәйрәме" үткәрәләр. Казан асалар, атларга чабыш ясыйлар. Казакъстанда да бу шулай. Менә шул бәйрәмнәрне күрәсе иде.
Ә бит бөтен җиһанны без авыр йөк аты белән гизеп чыга алмас идек, әйеме: ул тиз арый. Димәк, көненә бер йөз чак-рымны армый үтә торган шәп ат кирәк! Без шундый атларны таптык - бар икән алар. Аларны казакълар үрчетә - казакъ аты диләр, башкортлар үрчетә - башкорт аты диләр, ә ул шул бер үк ат икән - татар аты. Менә кара, аларның аягында боҗра сыман буй-буй эз. Бу әкияти Тулпарга якын.....Берке, Берке, кил әле! Ай, акыллы кыз бит ул, ай, матур кыз! Аркасында каешы да бар, күрәсеңме? Татар атының аркасы шундый каешлы булырга тиеш. Берке беренче колынлады, шуңа исемен шулай куштык.

Әнә кара, ике генә атна элек туган колын инде үсеп килә. Китә инде бу болай булгач! Кышкылыкка без аны эчкә кертәбез. Кертмичә булмый, шулай бит, Марсель? Әнә тегендәрәк - ак биянең колыны. Тайларның барысын да кертербез инде, әйеме, Марсель? Ә зурлар кышын тибендә йөри, үзләрен үзләре туендыра. Татар атының кай ягы әйбәт - ул кылган ашый. Чөнки аңарда микроэлемент күп. Бер якта да юк мондый кылган - бездә генә! Иң сихәтле кымыз - шушы кылганнан.

Аннары, беләсеңме, даланың экологик системасына атның файдасы зур. Алар артыннан тизәк калдыра, димәк, кыр тычканнары күбәя, суырлар үрчи, әнә тырнаклары белән чокып, нинди ташлар чыгарганнар җир астыннан! Марсель белән игътибар итәбез - әле монда, әле тегендә яңа үләннәр чыга, су
чистара - чишмә кебек.

- Кара, Фәрит, монда таулар да курган кебек басканнар. Литосфера плитәләре шулай, берсе белән берсе бәрелеште микән?
- Нинди көч, әйеме? Бөтен нәрсәне куптарган, тауны тауга каплаган - галәмәт! Менә хәзер шундый мәхшәр купса, без нәрсә эшли алабыз? Бернәрсә дә эшли алмыйбыз. Ул кем дә, без кем...
Хәтеремдә, бу тауга Кытайдан килгән татар егетләре белән бергә мендек. Ай, ны-ык арыдылар! Алар безгә карый гәүдәгә тазарак икән. Шуңа үзләре дә салмаграк, битләре дә түгәрәгрәк. Ә без бит - нугай татарлары - юка, җил кебек. Без арымыйбыз. Татарлар әнә борынгы уйгыр каласы Каракорымнан Болгарга бер ай килгәннәр, бер ай кайтканнар. 30 көн! Уйлап кара. Поезд атна буе бара! Исең китәр. Ә греклар шул ук араны ике ел йөргәннәр: бер ел килгәннәр, бер ел кайтканнар... Көненә йөз чакрымнан да күбрәк араны үткәннәр - атлары нинди булган?!

Ни өчен ат асрый татар?

Атлар килә! Матур атлар килә,
Оныттырып бөтен уенны!
Ә атлары шундый зифа буйлы,
Ә атлары - аккош муенлы!

Киләчәктә атларның санын ярты меңгә җиткерергә уйлыйбыз. Хәзерге технологияләрне куеп, чын кымыз ясый торган цех та ачарбыз. Әлегә без аны гөбедә язып, иске ысул белән ясыйбыз.
Иң тугры ярдәмчем - Марсель. Кая китсәм дә, атларны аңа ышанып калдырам. Ансыз бу эшне башкарып чыгып булмас иде. Күпме кеше эшкә килде - эшли алмый китте, азы гына калды. Ат карар өчен нык булырга кирәк: кышкы челләдә чыгып китәргә, алып кайтырга. Рус елъязмаларындагы "нукер" сүзе шул "нык ир" дигәнне аңлатадыр, дип уйлыйм.

Чыннан да, ни өчен ат асрый татар? Аңа МӘҢГЕЛЕК кирәк, шуңа, дип уйлыйм. Чыңгыз империясенең дә бит төрки исеме монгол түгел, ә МӘҢГЕЛ булган диләр хәзерге тарихчылар. Шул ук Чыңгыз яраткан улы Җүчи яудан кайтмагач, ни дип сыктаган: "Кулан алган колындай колынымнан аерылдым, колынымнан аерылдым", - дип сыктаган... Алтыным дими бит - "колыным" ди. Моны күреп торган әмир-бәкләрнең күзләреннән яшь тама. Чыңгыз хан үзе шуннан соң ярты ел да тормый, үлә... Ә атка мәхәббәт үлми, төркинең асылы булып, каннан-канга күчеп, яши бирә! "Сөт калыр, ватан китәр! Сөт калыр, ватан китәр!", - димәгәнме бабайлар?! Сөт ул - ата-баба йоласы, ата-баба шөгыле.
2012 ел. Алтын Урда.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: