Бөгелмә авазы

Аланнарда балан тамчы-тамчы…

30 сентябрь көнне Халыклар дуслыгы китапханәсе "Балан бәйрәме" уздырды. Ә бер көн алдан көзге кояшның алтынсу нурларында балан җыюлар, бөтен өйгә хуш исләр таратып, балан бәлеше пешерүләр булды. Бу язманы укыгач, бәлки, башка яшь әнкәйләр дә, ял көнендә балаларга чын татарча итеп, татлы бәлеш пешерерләр. "Аланнарда балан ак чәчәктә, -...

30 сентябрь көнне Халыклар дуслыгы китапханәсе "Балан бәйрәме" уздырды. Ә бер көн алдан көзге кояшның алтынсу нурларында балан җыюлар, бөтен өйгә хуш исләр таратып, балан бәлеше пешерүләр булды. Бу язманы укыгач, бәлки, башка яшь әнкәйләр дә, ял көнендә балаларга чын татарча итеп, татлы бәлеш пешерерләр.
"Аланнарда балан ак чәчәктә, -
Яшь гомернең баллы тәлгәше.
Болыннарга, күңелләргә патша -
Чәчкә таҗы кигән җәй башы.
Аланнарда балан тамчы-тамчы, -
Ак чалмалы салкын кыш башы.
Янып тора балан, тамып тора,
Кышлау кошлар язга чыкканчы.
/Саҗидә Сөләйманова/.
Нәкь шигырьдәгечә, аланнарда балан кызыл тамчы… Балан җыяр чак җитте.
Балан куагын күрүгә, бала чагымда әнием пешергән балан бәлеше, су буйларында, әрәмәлекләрдә нәнәем (Башкортстанда әбине нәнәй дип атыйлар) белән бергәләп балан җыеп йөрүләр искә төшә.
Элек авыл халкы баланның әһәмиятен аңлагандыр, чөнки балан өлгерүгә, җәяүләп тә, ат белән дә, капчыклап балан җыярга дип, куаклыкларга, сазлыкларга йөриләр иде. Хәзер табигатькә чыгып, балан җыюлар бетте. Хәтта үз бакчаларындагысы да җыйналмыйча кала. Ул кыш буе, кыргый кош-лар ашап бетергәнче, кызарып утыра.
Сүзебез бу көнне баланның файдасы, аны әзерләүнең халыкка билгеле ысуллары турында иде. Чыннан да, балан - сәламәтлегебезне саклау һәм туклану өчен Ходай тарафыннан җибәрелгән бер хәзинә бит.
Кичә барышында 2 нче лицейның 5 нче сыйныф укучыларының (аларны татар теле укытучысы Фидания Бәдретдинова әзер-ләде) сәнгатьле итеп балан турында шигырь сөйләүләре өлкәннәр күңеленә хуш килде.
"Мирас" халык фольклор ансамбле башкарган "Балан", "Көз мизгеле" җырлары кичәбезгә ямь өстәде. Нинди бәйрәм кичәсе биюсез узсын инде: Даимә апа Ракаеваның башкорт биюен тамашачы көчле алкышларга күмде.
Бу күңелле бәйрәм кичәсеннән балан бәлеше белән чәй эчеп таралыштык.
Әлфирә ӘГЪЗАМОВА,
Халыклар дуслыгы
китапханәсе хезмәткәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: